Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәвәккәл кеше – тәкъвалы кеше»: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете вәгазе

news_top_970_100
«Тәвәккәл кеше – тәкъвалы кеше»: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете вәгазе

Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, барлык сәхабәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.

Ураза гаете намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Газиз дин кардәшләрем, ничек кенә кызганыч булмасын, айларның солтаны – рамазан ае, рамазан мәдрәсәсе тәмам. Барыбызның да гыйбадәтләре һәм тырышлыклары кабул булсын! Иң мөһиме – без рамазаннан үзебез өчен күп төрле сабак чыгардык:

1) Бер йотым су һәм бер телем ипинең кадерен, мохтаҗларның авыр хәлен аңладык;

2) Төгәл булырга өйрәндек – ифтарга беркем соңга калмады;

3) Нәфеснең һәм ихтыярыбызның көчен күрдек – теләк булса, без ураза да тотабыз, сәхәргә һәм иртәнге намазга да, тәравих һәм тәхәҗҗүд намазларын укырга да йокыдан тора алабыз икән;

4) Телефон һәм социаль челтәрдән башка да тормыш бара икән – Коръән укып, җәмәгать белән мәчетләрдә гыйбадәт кылып без 2-3 сәгать буе телефоннарны онытып тордык.

Бу сабаклар киләсе рамазан җиткәнче онытылмасын иде.

Җәмәгать, рамазанның хәтердә сакланырга тиешле башка сабаклары да бар. Кем белә: рамазан ае өммәтебез өчен нинди тарихи вакыйгалар белән истәлекле? Чынлыкта рамазан аена мөселманнарның иң бөек көрәшләре һәм җиңүләре туры килгән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре рамазан аенда сугыш кырларында бик күп батырлыклар күрсәткән! Без уразалы, дип тормаган, ә динебез өчен арысланнар, пәһлевәннар кебек көрәшкән! Мәсәлән, рамазан аеның 17нче көнендә Бәдер сугышы була, 5 елдан соң рамазан аеның 20 нче көнендә Мәккә яулап алына. Бу ике вакыйга ислам өчен зур әһәмияткә ия, һәм икесендә дә мөселманнар җиңүче була.

Батырлар үзебезнең әби-бабалар арасында да күп. Аеруча Бөек Ватан сугышы елларында. Аларның батырлыклары – хәтеребезнең иң түрге урынында. Алар – изге әманәт кебек, алар турында без киләсе буыннарга җиткерергә тиеш. Сабак алсыннар өчен, Ватанның һәм тыныч тормышның кадерен белсеннәр өчен. Мөселманнарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары – бихисап. Җәлилчеләр дисеңме, Габдрахман Рәсүлевның атаклы фәтвасы дисеңме, Газинур Гафиятуллинның каһарманлыгы булсынмы, Гази Заһитовның рейхстагны штурмлавы булсынмы... Бер немец ефрейторының хаты табылган. Ул анда болай яза: «Биредә безгә каршы сугышучы татарлар бик күп. Алар – коточкыч кешеләр, мин алар белән хәтта төшемдә дә күрешергә теләмәс идем».

Каһарманнар бүген дә бар: алар – махсус хәрби операциядә. Һәм мөселманнар анда Туган илгә тугрылыкны гомерләрен аямыйча исбатлый. Бу – безнең Ватан, монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, монда безнең балалар үсә, монда без динебезне саклыйбыз, дип, мөселман сугышчылары төрле милләтчеләрнең һәм исламофобларның авызын томалый.

Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау. Россиянең мөселман сугышчылары бүген Донбасста шушы максатлар белән хезмәт итә. Алар динебезнең асыл кыйммәтләре өчен көрәшә, илебезне куркынычтан саклый, без тыныч тормышта үзебезнең динебезне тотып яши алсын өчен, фронтка китте.

Җәмәгать! Россиядә һәм Татарстанда 2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде, Диния Нәзарәтендә – «Каһарманнар елы», быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Шуңа күрә бүген гаеттә батырлык турында сөйләшик әле.

Көрәш – пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте

Сөекле пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә, сәхабәләрнең дә, милләтебезнең күп кенә галимнәре һәм имамнарының исемнәре дә тарихта батыр булып уелып калган. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, рәсүлебез бик көчле һәм куркусыз, дошманнарга бик каты бәрә торган булган. Әл-Бәра (радыйаллаһу ганһү) әйткән:

«Аллаһ белән ант итәм: сугыш кызган чагында без рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм артына сыена идек. Арабызда батыр булып, аннан калышмаганнар санала иде» (Мөслим).

Сугыш кырында гына түгел, ул көрәш мәйданында да бик күпләрне аяктан еккан. Ул көрәшче булган! Ибне Габбастан (радыяллаһу ганһү) хәбәр ителә:

«Батха дигән бер җирлектә рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына сарык көтүен көткән Рукана исемле бер кеше килә. Ул корәешләр арасында иң көчле саналган. Бервакыт Рукана: «И Мөхәммәд, син мине җиңә алырсыңмы?» – дип сорый. «Нәрсә өчен көрәшәбез соң?» – дип җавап кайтара пәйгамбәр. «Мине җиңсәң, 1 сарыгымны бирәм», – дигән Рукана. Килешәләр. Ярыш алдыннан икесе дә дога кыла: Рукана – үзенең потларына, ә Пәйгамбәр – Аллаһка. Пәйгамбәр җиңә. Рукана, җиңелүенә ризалашмыйча, тагын алышып алырга тәкъдим итә һәм тагын 1 сарыгын оттыра. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң Рукана әйтә: «Ант итәм: сиңа кадәр мине беркемнең җиңгәне юк иде әле, һәм минем сиңа карата нәфрәтем иң көчле иде. Әмма син мине үз көчең белән түгел, ә Аллаһтан бирелгән көч белән җиңдең, һәм мин бу ярыштан соң шәһадәт әйтәм: Аллаһтан башка илаһ юк, һәм син – Аның илчесе!». Бу сүзләрдән соң Рәсүлебез аңа бөтен сарыкларын кайтара да әйтә:

«Аллаһ өчен көчле мөселман көчсез мөселманга караганда сөеклерәк, гәрчә икесендә дә хәер бар» (Мөслим, Кадәр, 34. Ибн Мәдҗә, Зухд, 14). Ни өчен көчле мөселман хәерлерәк? Чөнки аның гыйбадәте дә камилрәк, дин юлында хезмәте дә нәтиҗәлерәк, өммәт өчен файдасы да күбрәк.

Ә үзебезнең Мәрҗани? Сабантуйларда аңа тиң көрәшчеләр булмаган бит! Шагыйрь Акмулла аның турында: «Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт», – дип яза.

Гомумән, төрле гасырларда яшәгән мөселманнарның батырлыкларында безнең өчен искиткеч күп гыйбрәт бар!

Бәдер һәм Өхед сугышларының батырлары

Бәдер сугышын алыйк. Ислам тарихында иң беренче һәм иң зур җиңү белән тәмамланган сугыш ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм гәскәре нибары 313 кешедән тора, ә дошман ягында – 2000 хәрби! Шуңа карамастан, мөселманнар җиңә. Ничек итеп? Коръәндә бу хакта болай әйтелә:

«Ул, курыкмасыннар дип, сезне җиңел йокыга талдырды, сезне пакьләү, өстегездән шайтанның пычрагын юып ташлау өчен, калебләрегез ныгысын һәм аякларыгыз какшамасын өчен, өстегезгә күктән су иңдерде. Раббың фәрешләтәргә: «Һичшиксез, Мин сезнең белән бергәмен! Иман китерүчеләргә ныклык бирегез. Мин кяферләрнең йөрәкләренә курку салачакмын.. – дип вәхи итте. («әл-Әнфәл» сүрәсе, 11-12 аятьләр). Ничек аңларга бу аятьләрне? Йокы һәм яңгыр ничек итеп җиңәргә ярдәм итәргә мөмкин? Беренчедән, йокы аралаш мөэминнәрнең күзенә дошманнарның саны аз булып күренә, рәсүлебезнең салләллаһү гәләйһиссәлләм төшенә дә аларның гаскәре бәләкәй булып керә. Нәтиҗәдә, аларның йөрәкләреннән курку кача, алар киресенчә, Аллаһ ярдәме белән җиңүгә ирешербез, дип, дәртләнеп китә. Кяферләрнең күзенә дә мөселманнар бик аз булып күренә, һәм алар, җиңел генә җиңәчәкбез, дип уйлап, уяулыкларын җуя. Яңгыр исә мөселманнар аяк астындагы туфракны ныгыта, ә мөшрикләрнең җирләрен тайгаклый. Җиңүгә шулай Аллаһның ярдәме белән ирешәләр.

Хәзер, гыйбрәт чыгарганчы, мөселманнарның бер җиңелүен дә искә төшерик. Өхед сугышы. Ул шәүвәл аеның 3 нче көнендә була, ягъни рамазан ае беткәннән соң 3 көн үткәч. Бәдер сугышында җиңелгәннән соң, мөшрикләр Өхед тавы янында реванш алырга тели һәм 3 мең кешелек гаскәр җыя. Мөселманнар 1 мең кеше генә була. Өстәвенә, болай да бәләкәй гаскәр эчендә монафыйклар булуы ачыклана, һәм, аларга ияреп, 300 кеше бу сугышта катнашудан баш тарта. Күз алдына китерәсезме: армиянең рухы сынды дигән сүз бит бу! Шуңа карамастан, мөселманнар арасында 700 иң тугры сугышчы була, һәм шушы 700 каһарман рәсүелебез салләллаһү гәләйһиссәлләм янында иңгә-иң сугышып, аның өчен гомерләрен дә куярга әзер була. Азчылыкка карамастан, менә-менә җиңәләр дигәндә, мөселманнар зур бер хата ясый. Җиңү исен сизгәч, тау өстендә тылны саклау өчен куелган 40 укчы, ганимәтләргә кызыгып, постларын ташлап китә. Мөшрикләр тылның саксыз калганын күреп, мөселманнарны камалышта калдыра. Мөэминнәрнең гаскәре җиңелә, бик күп тугры сәхабәләр һәлак була.

Бәдер һәм Өхед сугышларыннан сабаклар

Бу ике сугыштан нинди сабаклар чыгара алабыз? Икесендә дә чын батырлар көрәшә, әмма нәтиҗәләре төрле. Ни өчен?

Беренчедән, һәр эштә – сугыштамы, тыныч тормыштамы – ният дөрес булырга тиеш. Бәдергә чыкканда, мөселманнар милек өчен генә түгел, ә хаклык өчен, Аллаһының Сүзе өчен көрәшә. Мөшрикләр исә Аллаһка каршы сугыша. Ә менә Өхед сугышында мөселманнар үзләре дә малга кызыгып харап була. Димәк, беренче гыйбрәт: батырлык көчтә түгел, ә иманда!

Икенчедән, мөселманнар Бәдер сугышында Аллаһының ярдәменә ышанып кулга корал ала, ә мөшрикләр үз көченә генә таяна. Нәтиҗәдә, хәтта һава торышы да мөэминнәрнең файдасына үзгәрә, ә кяферләр койрыкларын кысып качып китәләр. Аллаһка таянып гамәл кылу – ул тәвәккәл кылу дигән сүз. Татар телендә «смелый» яки «решительный» сүзен «тәвәккәл» дип тәрҗемә итәләр. Юкка түгел: кеше Аллаһка таянганда кыю була. Татарның канына сеңгән ул – һәр эшне «Бисмилләһ»тән башлау. Аллаһның ризалыгы өчен эшләнсә, һәр эшебездә бәрәкәт булыр иде. Тукайның «Таян Аллаһка» шигырен хәтерлисезме?

«Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдим таян син Аллага!»

Татарлар – иманлы халык, гасырлар буе мөселман булган. Ә бүген татарлар арасында атеистлар да бар, башка диннәргә күчүчеләр дә бар. Әгәр дә милләтебезнең язмышына төшкән бәхетсезлекләрнең сәбәбен аңлыйсыбыз килсә, аларны иманыбызның дәрәҗәсеннән эзләргә кирәк.

Өченче сабак: сугышта да, тыныч тормышта да дисциплина булырга тиеш, җитәкчелекнең сүзеннән чыгарга ярамый. Өхед тавындагы укчыларны пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тылны саклау өчен бастырып куйган, сугыш нинди генә әйләнеш алмасын – безнекеләр җиңәме-җиңеләме – аларның урыннан кузгалырга хакы юк иде. Ә алар җитәкченең сүзеннән чыга, күзләрен дөнья малы томалый. Шул сәбәпле динебезнең күпме көчле һәм тугры пәһлеваны яу кырында ятып кала! Батырлык акылсызлык белән бергә атласа, менә шулай була.

Батырлык һәм акылсызлык

Җәмәгать, батырлыкның өч төре бар:

- акылсыз батырлык – кеше хәтәрнең масштабларын аңламый һәм шуңа күрә курыкмый;

- кеше хәлнең никадәр хәтәр икәнен аңлый һәм куркуын җиңә;

- һәм иң югары дәрәҗәдәге батырлык: кеше үзенең гыйлеме сәбәпле хәтәрдән чыгу юлын белә һәм шуңа күрә курыкмый.

Мәсәлән, өммәтебез тарихында Хөдәйбия килешүе батырлыкның кайсы төренә карый, ничек уйлысыз? Мөшрикләр белән сугышканчы, рәсүлебез алар белән килешү төзүне сайлый. Килешү мөселманнарның файдасына түгел, ә мөшрикләр өчен генә отышлы була. Кайбер мөселманнар моңа нык ярсый, аларның рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күңелләре кайта. Ләкин ахыр чиктә бу килешү өммәтебез өчен зур җиңү алып килә. «Кайчакта җиңү өчен җиңелергә кирәк», – дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Менә Хәдәйбия килешүе дә шундый була: ул Мәккә мөшрикләре һәм мөселманнар арасындагы низагларны бетерә, мөшрикләр күңелләре белән исламга тартыла башлый һәм күпләп аны кабул итә. Хөдәйбия килешүенә кадәр пәйгамбәребез 10 ел буе дәгъват кыла, әмма шушы килешү нәтиҗәсендә 2 ел эчендә иман китерүчеләрнең саны аннан да күбрәк була. Менә пәйгамбәрнең алдан күрүчәнлек сәләте нинди булган!

Батырлык белән янәшәдә салкын акыл һәм хикмәт атларга тиеш шул! Динебез чәчәк атсын һәм җәмгыятьтә киңрәк таралсын өчен, аны көчләп тагудан бернинди мәгънә юк. Бу мәсьәләдә динара һәм милләтара ызгышлар зыян гына китерә. Динебез таралсын өчен, тыныч шартлар кирәк.

Тагын бер мисал: фетнәчеләрне еш кына гаделлек өчен көрәшүче батырлар итеп күрсәтәләр. Алай түгел. Галимҗан Баруди фетнәче шәкертләрдән күпме зыян күрә, беләсезме? Уйлап карагыз әле: гомерен, бөтен мөлкәтен һәм гыйлемен дингә, милләткә багышлаган шәхескә, үз остазларына каршы баш күтәргән алар! Мәдрәсәдә мохтаҗ шәкертләргә уку бушлай була, алар бушлай пансионда яши, кием һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителә. Әмма рәхмәт әйтү урынына, шәкертләр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә погром ясый. Бумы батырлык? Юк, бу – хыянәт. Раббыбыз Коръәндә әйтә:

«Фетнә үтерүдән начаррак» («Бәкара» сүрәсе, 191 аять).

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Тәкъвалы кеше Аллаһтан гына курка. Аллаһтан башка кемнәндер курку – зәгыйфь иман билгесе. Аллаһ Коръәндә безне кисәтә:

«Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. Сабыр итүчеләрне сөендер!» («Бәкара» сүрәсе, 155 нче аять). Күрәсезме, Раббыбыз «курку белән сыныйм» ди. Бу сынауны рухи ныклыгы һәм тәвәккәллеге булган кешеләр генә үтә, һәм алар гына бәхеткә ирешәчәк, ди. Рәдиф Гаташның «Ирләр булыйк!» дигән шигырендә шундый юллар бар:

«Ирләр булыйк! Һәрвакыт һәм һәр адымда,

Малай чакта – уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда.

Ирләр булыйк – мәхәбәттә җиңелгәндә,

Чигенгәндә, кайгы һәм шатлык килгәндә,

Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә. Вәгъдәләрдә.

Ирләр булыйк – ир булгач та, картайгач та.

Ирләр булыйк!»

Рамазан ае беткәч нәсыйхәтләр

Менә шулай, җәмәгать! Аллаһ безне тән һәм акыл гайрәтеннән аермасын. Өммәтебез көчле булуын теләсәк, тәнебез дә, гамәлләрәбез дә, фикерләребез дә сәламәт һәм көчле булырга тиеш. Чөнки, һичшиксез, кешеләр үзләрен үзгәртми торып, Аллаһ аларның хәлен үзгәртмәс.

Ураза гаетенә нәфесебезне җиңеп кердек. Әмма рамазан аенда гына түгел, башка вакытларда да нәфестән көчлерәк булырга кирәк. Алда – шәүвәл ае уразасы. Нәфес белән көрәшү өчен менә дигән форсат! Үз нәфесен җиңгән – иң зур батыр! Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһиссәлләм болай дип әйткән:

«Рамазан бәйрәменнән соң 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки (аятьтә) «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән 10 тапкырга артыграк әҗер ирешер» (Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б., Тирмизи, «Саум», 53, №759). Шушы 6 көн уразаны гает узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым-аерым тотсаң да ярый.

Иртәгә – яңа атна башлана. Дүшәмбе ураза тоту – сөннәт гамәл. Яңа атна башыннан яңа, ихлас тормыш башларга чакырам сезне.

Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100