Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таушалган акчаларны ничек алыштырырга була һәм нинди купюраларны алыштыру мөмкин түгел?

Тушалган, ертылган акчаларны алмаштырырга мөмкинме? Моның гомуми кагыйдәсе бар: кәгазь һәм тимер акчадагы бозылулар артык зур түгел икән, алар белән түләргә була. Әгәр инде алар шактый зур икән, аларны банкта яңада алмаштырырга мөмкин. 

news_top_970_100
Таушалган акчаларны ничек алыштырырга була һәм нинди купюраларны алыштыру мөмкин түгел?

 Кыршалган һәм пычрак акчалар

Әгәр банкнот кыршылган, пычранган яки анда таплар (май, буя таплары) булса, ләкин акчадагы рәсем ачык күренә икән, аны кибеттә кабул итәргә тиешләр.

Чит символлар

Кагыйдә буенча банкнотта чит-ят язмалар, рәсемнәр бар икән ул тузган булып санала һәм юкка чыгарыла. Ләкин кибеттә бу акча белән түләргә ярамый дигән сүз түгел. Бары тик шулай гына мондый купюралар банкка эләгә һәм аларны юкка чыгаралар.

Җитештерүче билгесе

Әгәр Гознакның “Образец”, “Тест” билгеләре куелган купюра алгансыз икән, мондый акча белән түләп булмый һәм аларны банкта да алмаштырмыйлар.

Ертылган акчалар

Әгәр купюрада тишекләр, ертыклар бар икән, почмаклары, кырыйлар ертык булса мондый акчаны кибеттә алырга тиешләр. Әгәр купюраның күбрәк өлеше ертылган булса, аны банкта алмаштырырга була. Тик банкнотның 55% тан ким өлеше генә калган икән, аны алыштырып булмый.

Кисәкләргә ертылган акча

Әгәр банкнот тулысынча ертылган яки аны кискәннәр икән, аны барыбер беркетергә һәм алмаштырырга була. Ләкин кисәкчекләрдән җыелган өлеше тулы купюраның 55% нан ким булмаска тиеш. Шулай ук барлык фрагментларның да бер купюраныкы булуы шарт.

Буялган акчалар

Әгәр ялгышып акчаларны керләр белән югансыз икән, аларның төсе уңарга һәм башка төскә керергә мөмкин. Бу “юылган” купюраларны банкта алмаштыралар. Әгәр акчаның бер ягы тулысынча кыршалып беткән икән, алмаштыру мөмкин булмый.

Тимер акчалар

Тимер акчаның формасы үзгәрмәгән, тик бераз тырналган һәм кыршалган эзләр генә бар икән, аның белән түләп була.

Акча бөгелгән, игәүләнгән, тишемнәре бар икән һәм массасының 75% ын саклап калган икән аны банкта алмаштыралар.

Тәңкә эретелгән һәм төсе үзгәргән булса да алмаштырырга мөмкин. Тик башта бу тимер акчаны Россия Банкы чыгарганын ачыкларга кирәк.

Рәсеме бөтенләй булмаганда һәм тәңкәнең бер өлешен генә алмаштыру өчен алмыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100