Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таулы Алтай шәһәрендә чыгарылыш укучылары бала тудыру йорты янында биегән

Аларның укытучылары, бала табу сәбәпле, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә катнаша алмаган.

news_top_970_100
Таулы Алтай шәһәрендә чыгарылыш укучылары бала тудыру йорты янында биегән
https://www.instagram.com/lifen

Таулы Алтай шәһәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары бала тудыру йорты тәрәзәсе каршында үз укытучылары өчен вальс биегән. Бу видео социаль челтәрләрдә таралды.

Таулы Алтай шәһәре мәктәбендә эшләгән укытучы үз укучыларының «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә килә алмаган, чөнки аның улы туган.

Укучылар бала тудыру йорты янына килгән һәм укытучы ята торган палата тәрәзәсе каршында саубуллашу вальсын биегән.

Видеода тәрәзәдән бала күтәргән ханымның карап торуы күренә. Укучылар тәрәзә аша укытучыга чәчәк бәйләме дә бирә.

Бу видеоны караган инстачыларның күңеле тулган, кайберләре елаган да. «Димәк, укытучы яхшы. Шуңа нәтиҗәсе шундый», «Укытучы үзен көчләп яраттыра алмый», «Укытучыга һәм шундый балалар тәрбияләгән ата-анага баш иябез», «Хәерле юл, балалар», дип комментарий калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100