«Тауга менү куркыныч»: ялгыз хатын-кыз Яңа ел кичендә Төркиягә китеп һәлак булган
Төркиянең Кемер төбәгендә тауларда югалган 40 яшьлек Надежда Ярыгинаның мәете табылган. Ул Төркиягә ял итәргә 31 декабрь көнне Кировтан киткән булган. Хатын-кыз 4 гыйнварда туганнары белән элемтәгә чыкмый башлый. 12 гыйнварда туристның үлеме фактын Россиянең Генераль консуллыгы раслады.
Надежда Төркиягә Яңа елны каршы алырга барган. Кемер янындагы Кириш бистәсендәге кунакханәдә тукталган. Ялгыз булган. Ял вакытында әнисе, дуслары белән язышып торган, Төркия табигатенә соклануын әйткән. 4 гыйнварда туганнарына тауларга йөрергә китүен яза. Берничә фото җибәрә, ә аннары югала.
Туристны, самолетка килмәве ачыклангач кына, 8 гыйнварда эзли башлыйлар. Аны полиция һәм волонтерлар эзләгән, алар кунакханә янын, буш йортларны карап чыккан.
Башта аның бәхетсезлек очрагына тап булырга мөмкин булуы күздә тотыла. Ләкин 11 гыйнвар кичендә ул йөргән тау итәгендә Надежданың телефоны табыла. Анда Надяның әнисенә җибәргән фотосы бар. Бу фотоны юллаганда, ул тауда кеше булмавын язган.
Хатын-кыз яшәгән бүлмәдә аның документлары, таблеткалары табылган, ягъни ул озак вакытка югалырга җыенмаган. Югалган хатынның дуслары полициягә мөрәҗәгать итеп, кунакханә һәм йортлардан эзләүдән кала, аны таулардан да эзләүне сорыйлар.
Бүген, 12 гыйнварда, Надежданың мәетен тапканнар. Рәсми булмаган мәгълүмат буенча, аны үтергәннәр. Моны күп детальләр күрсәтә: ни өчен Надежда телефонын сукмакта калдырган? Нигә берүзе таныш булмаган тауларга киткән? Бу җирлектә яшәүчеләр андагы күренешләрнең матур, ләкин куркыныч булуын әйткән. Аны төрек танышы да озата барган булырга мөмкин, дип яза «Комсомольская правда». Надежданы акча сорар өчен урлаган булулары да мөмкин, дигән фараз да бар.
Җирле халык һәм волонтерлар башка версия яклы. Алар Надежданың ялгыш кына кыядан егылып төшеп китәргә мөмкин булуын әйтә. Волонтерлар сүзләренчә, һәлак булган хатын-кызның гәүдәсе бик нык мәсхәрәләнгән. Алар «хатын-кызны кабаннар ашаган» дип фаразлый. Бу урында кабаннарны еш күргәннәр.
Без 1 ел элек Кемерда булдык, һәм безне үзебезгә генә тауларга менү куркыныч булуын, анда элемтә булмавын кисәттеләр, адашырга мөмкин булуын, өстәвенә, анда түбәндәгегә караганда салкынрак икәнен әйттеләр. Әмма анда шул җирләрдә йөреп кайтырга тәкъдим итүче җирле кешеләр бар – бәлки, Надежданың акчасы булгандыр, һәм озатып йөрүче кеше шуңа кызыккандыр, – дип фаразлый Казанда яшәүче Анастасия.
Җирле халык сөйләвенчә, күпләр «мәетне китереп ташлаганнар» дип фаразлый: эзләүдә катнашучыларның мәгълүматлары буенча, югалган туристны тапкан районны моңа кадәр карап чыккан булганнар инде.
Бу хәл туристларны һәм Төркиядә яшәүче, рус телендә сөйләшүче халыкларны борчый. Надежданың үлеме турында хәбәр ителгәннән соң, куркынычсызлык темасына фикер алыша башлаганнар.
Минем ирем төрек, ул «бу хәлне булдырмый калырга мөмкин иде» дип саный. Туристлар йөри торган урыннарда куркынычсыз булырга тиеш, күбрәк камералар, күбрәк патрульләр кирәк, – дип яза форумга җирле хатын-кызларның берсе.
Надежда туган шәһәре Кировта энергетика компаниясендә яхшы вазифада эшләгән, берничә югары белеме булган, инглиз телен белгән, укымышлы һәм акыллы, әмма гаиләсез булган. Өендә Надежданы әнисе көткән, хәзерге вакытта ул хәтта кызының дуслары белән дә аралашмый, дип язалар.