news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таудан шуып уйнаучы бала, 30 см озынлыктагы йомычкага бәрелеп, аягын ерткан

news_top
Таудан шуып уйнаучы бала, 30 см озынлыктагы йомычкага бәрелеп, аягын ерткан
Фото: https://sverdlovsk.sledcom.ru

Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәрендә таудан шуганда бер малай бик каты имгәнгән. Бу турыда «Комсомоляская правда» хәбәр итте.

30 декабрьдә 12 яшьлек малай агач таудан шуып уйный. Шул чакта ул тактадан чыгып торган йомычкага бәрелә. 30 см озынлыктагы агач кисәге малайның киемен ертып керә, аягын ерта. Баланы тиз арада хастаханәгә илтәләр, аны табиблар коткарып кала.

«Малайны сәламәтлек саклау оешмасын китерделәр, бирелә тиешле ярдәм күрсәтелде», – дигәннәр Свердловск өлкәсе прокуратурасында.

Хәзер күзәтчелек органы тикшерү башлаган. Куркыныч тауда шуарга рөхсәт ничек бирелгәнен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Тауны әлегә ябып куйганнар. Тикшерү комитеты да тикшерү эшләре башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар