Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таудан кар ишелгәндә нәни баланы коткарганнар, данлыклы спортчы һәлак булган

Карачаево-Черкесиядә табигый бәла-каза урынында югалган кешеләр барысы да табылган.

news_top_970_100
Таудан кар ишелгәндә нәни баланы коткарганнар, данлыклы спортчы һәлак булган
https://09.mchs.gov.ru/

18 гыйнварда Карачаево-Черкесиядәге Домбай бистәсендә таудан кар ишелеп төште. Шул вакытта бер малайны коткарып калганнар. Башта коткаручы ир-ат баланың әтисе дип уйлаганнар. Тик соңрак ачыкланганча, баланы чит кеше — инструктор ир-ат гәүдәсе белән каплаган. Ул баланы коткарган, аннары кар астыннан казып чыгарган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл чаңгы курортында була. Даниил исемле малай биредә чаңгы белән шөгыльләнә. Мурат исемле ир-ат аның инструкторы була. 

Баланы коткару мизгеле видеога эләккән. Кар ишелә башлаганда Мурат белән Даниил тау түбәсенә менеп бара. Мурат гөрелте тавышын ишетүгә үк эшнең нидә икәнен аңлый, ул баланы артка таба сөйри, аннары кар куып җиткәнен аңлагач, Даниилны гәүдәсе белән каплый.

Соңрак ачыкланганча, биредә таудан карны махсус төшерү эшләре барган. Шул чакта курортта да кар ишелгән. Бер кеше һәлак булуы билгеле. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Домбай курортында югалган кешеләрнең барысы да табылу турында бүген көндез билгеле булды. Карачаево-Черкесия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре шул хакта сөйләгән.

Кар ишелеп төшкәннән соң элемтә югалган ир белән хатын Домбай бистәсендә булган. Тагын дүрт кеше кар астында калган дип шикләнгән булганнар, алар да табылган. 

300 метр биеклектән кар ишелү сәбәпле, кафе, чаңгылар бирә торган ике пункт җимерелгән. Дүрт кеше имгәнгән, республикада тау чаңгысы спорты федерациясе президенты Хаджи-Мурат Маршанкулов һәлак булган.

«Алты чаңгычы кар астыннан үзләре чыкты. Инструкторларның берсе — СССРның спорт мастеры Хаджи-мурат Маршанкулов һәлак булды. Ул озак еллар дәвамында тау чаңгысы тренеры булып эшләде, „Домбай“ тау чаңгысы федерациясен җитәкләде», диелә «Вести» каналы хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100