news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Таудан чана шуганда җиде яшьлек кызның муены сынган

Бала урында ук һәлак булган.

news_top
Таудан чана шуганда җиде яшьлек кызның муены сынган

Түбән Тагил шәһәрендә таудан чана шуганда 7 яшьлек кыз үлгән. Фаҗига Старатель бистәсендә булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, баланың үлемендә криминал билгеләре юк. Бала аягында басып торып кала алмаган, җиргә егылган. Сабый муены сынганнан соң һәлак булган.

«Бала әбисе белән кибеткә барырга чыга. Юлда барышлый, бала ишегалдында таудан чана белән шуып алырга сорый. Әби кибеттән әйберләр алганда, бала урамда калып торырга тели. Чана шуган чакта бала һәлак була», — дип сөйләгәннәр Свердловск өлкәсе буенча прокуратурада. 

Тауның иң биек өлеше 194 см «Түбән Тагилның Ленин районы буенча тикшерү бүлеге тикшерү эшләрен башкара. Кешеләрне сораштыралар, якынча версия буенча, бу — бәхетсезлек очрагы», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар