Чаллының «Тәүбә» мәчетендә махсус операциядә һәлак булган Рөстәм Галимовны соңгы юлга озаттылар, дип яза «Челнинские известия» газетасы журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова. Аны Дан аллеясында җирләгәннәр.
Рөстәм велосипед узышларында катнашкан, хәйрия чараларының актив әгъзасы булган.
«Рөстәм безнең йөрәкләрдә энергияле, шат, ярдәмчел кеше булып калыр. Аны сагынырбыз һәм якты исеме белән искә төшерербез», – дип язган дуслары.