Тәүбә итү нәрсә ул, һәм ул ничек башкарыла?
Безнең тормышыбызда дин әһелләре фикерен белү мөһим булган вакыйгалар һәм сораулар күп була. Аллаһ алдында кылган гөнаһларыбызны үз теләгебез белән тану һәм тәүбә итү турындагы сорауларга алар ничек җавап бирә?
1. Үз гөнаһыңны тану нәрсә ул?
2. Моның өчен мәчеткә яки чиркәүгә килергә кирәкме?
3. Гөнаһыңны тану һәм ярлыкау сорау ничек башкарыла?
4. Кешеләр тәүбә итәргә еш киләме?
5. Хыянәт турында әйтергә ярыймы?
Мәлик хәзрәт Ибраһимов, Халыкара Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы:
1. Үз гөнаһларың турында башка кешегә, аерым алганда, дин әһеленә сөйләү һәм аларның кичерелүенә өмет итү ислам динендә тыела. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр, үз гөнаһларың һәм җинаятьләрең турында кешеләргә сөйләргә ярамый, дип әйткән. Әмма Исламда «тәүбә итү» сүзе бар, һәм гөнаһ кылган кеше тәүбә итәргә тиеш.
2. Гөнаһларның 2 төрле булуын белергә һәм аңларга кирәк. Мәсәлән, кеше Аллаһка буйсынмаган һәм намазын калдырган, уразасын тотмаган икән, әмма соңрак бу кеше үз гаебен аңлаган, чын күңелдән тәүбә иткән, дөрес юлга баскан, яхшы, игелекле эшләр кыла башлаган икән, Аллаһ аның, әгәр теләсә, элеккеге гөнаһларын юып кына калмый, ә элеккеге гөнаһларын яхшы эшләр белән дә алыштыра. Ләкин бу тәүбә итү кеше алдында түгел, арадашчыларсыз башкарыла. Әгәр дә кылган гөнаһта башка кеше рәнҗетелгән, мыскыл ителгән, кыйналган, акчасы урланган яки бурычын кайтармаган икән, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итмәячәк. Тәүбәнең кабул булуы өчен бу кешедән гафу үтенергә, зыянны капларга кирәк.
3. Кеше ниндидер гамәл кылган һәм аның гөнаһ булу-булмавын белми һәм, моны ничек төзәтергә, дип уйлый. Мондый очракларда шәригатьне, исламны белгән галим кешегә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Ул барысын да аңлатыр, өйрәтер һәм шулай итеп үз проблемаларыңнан котылу мөмкинлеге барлыгын күрсәтер. Үтенечләребез белән һәм гафу сорап, без Аллаһка гына мөрәҗәгать итә алабыз. Моның өчен арадашчылар кирәкми.
4. Әйе, еш кына кешеләр белмәүләре һәм яшьлекләре сәбәпле хаталар ясый һәм соңыннан аңлый, тәүбә итә һәм борчыла. Алар башкаларның мәнфәгатьләренә һәм язмышларына кагылганда, бу инде зур проблема. Күптән түгел бер кеше мөрәҗәгать итте, ул, игътибарын җәлеп итү өчен, бер кызга сихер ясаган. Алар барыбер бергә була алмаганнар. Ир ислам динен кабул иткән һәм кылган гөнаһының авырлыгын аңлаган. Монда чыгыш юлы шундый – шул кызны табып, аннан гафу үтенергә һәм аннан соң Аллаһ алдында тәүбә итәргә. Сихерчелек, бозым ясау, башка кешенең шәхси киңлегенә аның теләгенә каршы үтеп керү – исламда иң авыр гөнаһларның берсе. Шуны белергә кирәк: әгәр гаепле кеше гафу ителмичә үлсә, аның өчен җәһәннәм – котылгысыз җәза.
5. Хыянәт – дәлилләп булмый торган хәл. Ислам тарихында кешенең шәхсән моны тану очраклары булган, әмма пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) аны моннан туктаткан. Бу – бик интим, гөнаһта яшеренгән зина кылу дигәнне аңлата. Кеше тәүбә итә ала, ләкин моның алдыннан үз гаебен капларга тиеш. Ул үзенә җәза сорап, казыйга мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Дмитрий Половников, Кама аръягы благочиниясе протодиаконы:
1. Гөнаһ кылуны танып, ярлыкау сорау («исповедь») – ул рух өчен хастаханә. Танылмаган гөнаһ авыр йөк булып эленеп торачак. Савыгу өчен барлык кылган гөнаһларыңны танырга кирәк. Яшерергә кирәкми, югыйсә кешенең икеләтә гөнаһы булачак.
2. Гөнаһларыңны танып, бу турыда сөйләү чиркәүдән тыш та, теләсә кайсы урында да мөмкин. Шулай да чиркәү өстенлекле урын булып тора. Православие гыйбадәтханәләрендә рухани һәм кеше арасына ширмалар куелмый, бу – католикларның традициясе.
3. Гөнаһларны тану йоласы билгеле бер вакытта расписание буенча башкарыла, бу хакта гыйбадәтханәдәге хезмәтләр расписаниесендә белергә мөмкин. Башлар алдыннан рухани махсус догалар укый, һәм бу вакытта гөнаһларын танырга килүчеләрнең барысы да бергә була. Шуннан соң алар берәм-берәм рухани янына киләләр һәм үз гөнаһлары турында сөйлиләр. Моны телдән дә, алдан ук кәгазьгә язып башкарырга да мөмкин. Әгәр моның өчен беренче тапкыр килгәнсез икән, бу хакта барысын да аңлатсын өчен, руханига алдан әйтергә кирәк.
4. Һәр көн кешеләр Аллаһтан гафу сорап, тәүбә итәргә киләләр. Һәркем үз гөнаһлары турында үзе сөйли. Бу йола әзерлек һәм хәтта кыюлык таләп итә. Ләкин тәүбә итмәгән һәм төзәлмәгән җан газаплана, үзенә тынычлык таба алмый һәм канәгатьлек хисе кичерә алмый.
5. Барлык гөнаһлар өчен дә гафу сорарга була. Гөнаһларны тану турында (татар теленә тәрҗемәдә) болай дип әйтелә: «Христос монда, күзгә күренмичә, синең гөнаһларыңны танып, гафу соравыңны кабул итеп тора; оялма һәм курыкма һәм миннән бернәрсә дә яшермә, кылган бар эшләреңне ач һәм Раббыбыздан, Гайсә пәйгамбәрдән гафу алачаксың. Әгәр миннән берәр нәрсә яшерсәң, икеләтә гөнаһка төшәрсең. Шулай итеп, игътибарлы бул, чөнки син дәваланмыйча китмәс өчен хастаханәгә килдең.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Ләлә Гайфетдинова