Тау түбәләренең биеклеген ничек үлчиләр?
Төрле илләрдә хисап башлангычын төрлечә алалар.
Эльбрус тавының иң биек түбәсе - 5642 метр, Эверест — 8849 метр. Шундый биек түбәләрне ничек үлчиләр соң? Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Башта тау түбәсенең биеклеген барометрик альтиметр белән үлчәгәннәр. Һәр 100 метр биеклеккә менгән саен, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 12 миллиметры зурлыгына кими. Әлеге җайланма атмосфера басымына карап, биеклекне үлчәргә ярдәм итә. Хисаплар төгәл булсын өчен, һава температурасын да исәпкә алалар. Мондый ысул 10 метрга хаталанырга мөмкин.
Тау биеклеген геодезия үлчәүләре белән дә хисаплыйлар. Кирәкле тау түбәсен координаталары һәм биеклеге билгеле булган нокталардан күзәтәләр, алар арасындагы почмакларны исәплиләр, аннары тауның торышы һәм биеклеген исәпләп чыгаралар.
Төрле илләрдә хисап башлангычын төрлечә алалар. Мәсәлән, Төркиядә нуль итеп Анталия шәһәрендә Урта диңгезнең 1936-1971 еллардагы биеклеге алынган. Нидерландыда исә хәзергә кадәр нуль итеп Амстердам шәһәренең үзәгендәге ноктаны алалар. Германиядә 1992 елдан башлап, нуль ноктасы итеп Валленхорст шәһәрендәге Изге Александр чиркәвендәге тамга алынган.
Хәзерге вакытта планетаның орбитасында иярчен системалары урнашкан, алар ярдәмендә тау биеклеген берничә сантиметрга кадәр төгәллек белән үлчәп була, диелә хәбәрдә.