Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тау шуганда 10 яшьлек малайның яңак сөяген сындырганнар

Таудан шуып төшкән бала өстенә икенче бер малай сикергән.

news_top_970_100
Тау шуганда 10 яшьлек малайның яңак сөяген сындырганнар
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәрендә балалар өчен ясалган тауда 10 яшьлек малай имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«10 яшьлек малай тауга үзе генә килгән. Ул күршедәге йортта яши, әнисен тәрәзәдән күзәтеп торган. Бала тыныч иде, беркем белән талашмады, кагыйдәләрне бозмады, матур гына шуды», — дип сөйли әлеге вакыйганы күреп торган Виктория. Ул бирегә балаларын уйнатырга алып килгән булган.

Өченче сыйныфта укучы малай таудан шуып төшкән. Шул чакта тауның икенче башында торган икенче малай аның битенә сикергән. Балалар таныш булмаган.

«Икенче бала зуррак гәүдәле, яшькә дә олырак. Ул шаярттымы, әллә ялгыш егылдымы — аңлашылмый. Ләкин ул балага сикергәч, бала егылды, елап җибәрде. Имгәнгән малай авыртудан аңын югалтты да тауның итәгенә кадәр шуып төшеп китте. Шул чакта елый-елый аның анасы да ишегалдына йөгереп чыкты», — ди Виктория. 

Тау янындагы олылар куркуга кала, ярдәмгә ашыга. Шул арада ашыгыч ярдәм дә чакыралар. Тауда уйнап йөргән баланы имгәткән олырак малайны исә иптәш кызы өйгә алып кайтып китә. 

«Имгәнгән малай бер-ике минуттан аңына килде, табиблар килеп җитмәгән иде әле. Аннары аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр», — ди Виктория.

Якынча диагноз буенча, баланың яңак сөяге сынган, баш мие селкенгән.

«Башта малай йөри дә алмады. Хәзер хәле яхшырган инде, табиблар яхшы фараз әйтә. Без аның анасы белән сөйләшеп торабыз», — ди Виктория.

Әлеге вакыйганы полиция тикшерә, тауда уйнап йөргән бала өстенә сикергән икенче малай белән балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар сөйләшә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100