Тау Иле авылында яшәгән Шәрәфетдин Ногман улының 1950нче елларда язылган хатирәләре
Кулъязмаларда Шәрәфетдиннең революциягә кадәрге татар мәдрәсәсендә укуы һәм авылында тегүче булып эшләве, армиядә хезмәт итүе кыскача язылган.
12 декабрьдә Кышкы китап фестивале кысаларында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә гарәп графикасында язылган борынгы көндәлекләрне тәрҗемә итү буенча лаборатория булды. Лабораториянең бурычы — элек бастырылмаган кулъязмалардан рус һәм татар телләрендә уникаль материал алу.
Гарәпчә кулъязмаларны Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов укыды. Катнашучыларны тәрҗемә эшенә җәлеп итү һәм текстны компьютерда җыю өчен социаль челтәрләрдә open call игълан ителде. Монда барлык теләүчеләр дә катнаша алды. 20дән артык кеше теләк белдерде, алар арасында КФУ студентлары — филологлар, тюркологлар һәм Казандагы югары уку йортлары мөгаллимнәре бар иде.
Язмада Ногман улы Шәрәфетдин истәлекләрен тәкъдим итәбез. Бу мемуарлар 1950 еллар урталарында язылган. Автор 1883 елда Татар Тау иле (Татарстанның хәзерге Питрәч районы) авылында крестьян гаиләсендә туган. Кулъязмаларда Шәрәфетдиннең революциягә кадәрге татар мәдрәсендә укуы һәм авылында тегүче булып эшләве, армиядә хезмәт итүе кыскача язылган. Истәлекләрнең күп өлеше ХХ гасыр башында Пермьдә ит һәм бакалея кибетендә приказчик булып эшләвенә, өйләнүенә, совет чорындагы көнкүрешкә багышланган. Көндәлек образлы телдә язылган.
Мин, Шәрәфетдин Ногман әл-мәрхүм угылы, туган 1883 елда искечә гыйнвар 10ында Татреспублика Питрәч районы Тау Иле карьясенең (авылының) урта тормышлы гаиләдән. Без булган алты бала: Борһанетдин, Шәрәфетдин, Әхмәдкәрим; кызлардан: Маһирә, Сабира, Факиһәдер. Хайваннардан бер ат, бер сыгыр (сыер), дүрт-биш баш сарык асрый идек.
Бездә җир аз иде. Безем (безнең) авыл тирә-ягында кругум боярлар иде. Бөтен җирләр алар кулына кереп беткәнлектән, икмәк үзебезгә дә бер елга ашарга йитми (җитми) иде. Шунлыктан боярларга эшләргә тугры (туры) килә иде. Чөнки алар безгә кыш көне, җәй көне аларга эшләү шарты илән (белән), көтәргә он бирәләр иде. Шулай итеп авырлык илән көн итә идек. Авыл зур гына иде. Ир балаларга бер мәдрәсә иде. Җитмешләп бала укый иде (кадимчә). Шуларга бер мөгаллим иде. Әгәр дә өйдә ата-ана өйрәтеп-укытып җибәрмәсәләр, ул хәтле баланы бер мөгаллим генә укытырга һич мөмкин түгелдер. Бар иде шундый балалар: өчәр ел иман шарты укып йөриләр иде. Шулай да безем (безнең) әнкәбез яхшы гына укыган иде. Бер абый илән икемез дә бергә укыганлыктан, без инде сигез яшь тулганда мәдрәсәгә укырга кердек. Чөнки безне әнкәй укытуы аркасында, без Һәфтиякне ике мәртәбә иҗекләп, ике мәртәбә сүрәләп чыгып, Коръәнгә кергәч, без мәдрәсәгә керү илән Коръән укый һәм китаплар укый башладык. Шулай итеп, биш ел укыдык. Гарәп-фарсыдан да күп кенә китаплар укыдык.
Биш елдан соң әткәй безне инде мәдрәсәгә бирмәде. «Шул укуыңыз җитәр, мулла булмассыз», — дип абыйны бер тегүче илән өйрәнчек малай булып, тегү тегәргә өйрәнергә чыгып киттеләр. Сентябрь аенда китеп, март аенда кайттылар.
Һәм икенче елны мин дә Шакир исемле кеше илән, өйрәнчек булып, чыгып киттем. Без йөрдек Бирский өяздә. Танып, Сәйдәк, Колай авылларында йөреп, бер йөз сумлап эшләп, март аенда егерме сумга җиде яшьлек ат алдык җиккән килеш. Алты тегүчеләр бергә җыелып, сигез йөз километр җирне шулай ат илән кайттык. Шул җәйне мин әткәй илән Казанга барып, әткәй мине Мөбаракҗан тегүчегә бирде.
Анда мин дүрт ай эшләдем. Шул җәй безем әткәйнең бертуган энесе Гыйрфан абзый Казаннан күчеп китеп, Пермь шәһәрендә тора иде. Әткәй анда китте кунакка. Анда ул бер ай торды. Гыйрфан абзыйга кибеттә сату итәргә бер малай кирәк булганлыктан, әткәй мине Гыйрфан абзыйга җибәрергә булган. Бер елга утыз алты сумга килешеп, егерме сум задатка алып кайткан. Димәк, ул мине утыз алты сумга сатып кайткан. Балалар күп булгач, кайберсен сатса да гөнаһы булмас, дигәндер. Шулай итеп мин анда кибеттә хезмәт иттем алты ел.
Актык елларда минем жалуниям елга йөз сум иде. Шул жалуниянең яртысын һәр елны килеп алып китә иде. Шулай итеп, әткәйгә дә бу яхшы гына ярдәм иде. Һәм мин дә кибеттә сату итәргә өйрәндем дә һәм киендем дә.
Шуннан 1904 елны мине армиягә алдылар. Яшь солдат булып, хәзерге Польшаның Лодзь шәһәрендә хезмәт иттем дүрт ай. Шундан безне җибәрделәр сугышка Япония илән сугышырга. 1903 елда Япония безгә сугыш ачкан иде.
Безне төрле полклардан җыеп, ызборный (сборный) шалун (эшелон) илә Лодзьдән Харбинга чаклы бер ай бардык. Харбинда безне төрле полкларга бүлеп, җибәрделәр город Каунҗинзгә. Анда бер ай буенча окоп казып, проволочный загражденияләр ясадык. Ул вакыт инде Япония Порт Артурны, Лаяданны, Мукденны бездән сугышып алган иде, һәм Сахалинны да алган иде. Шулвакыт главнокомандующий Куропаткинны төшереп, аның урынына главнокомандующий итеп Линевичны куйганнар иде. Аны куйгач сугыш булмады инде. Шулай итеп, Япония безне җиңеп, килештеләр.
Без Маньчжуриядә алты ай торып, Россиядә Могилев шәһәрендә хезмәтне тәмам итеп, 1907 елда өйгә кайттым. Өйдә бер ай тордым да тагын киттем Перьмга, тагын Гыйрфан абзыйга кердем. Анда ит кибетендә сату итә башладым. Жалуния айга 15 сум илән. Бу ит илә сату итүне мин яратмадым, чөнки бөтен кием канга буялып беткәнлектән, Гыйрфан абзыйдан сорадым расчет. Шуның илән бергә: «Миңа тапмасыңмы урын бакалей кибетендә сату итәргә», — дигәч, ул миңа әйтте: «Алай булса, Шиһаб Садретдинев үз өе астында аның кибете бар, шунда сату итәргә ул приказчик эзлидер», — дигәч, мин абзыйга әйттем. «Ул үзендә хезмәт иткән кешеләрне, ачуы килсә, берничә ай тота да, бер тиен акча бирми куып чыгара, дип әйтәләр», — дигәч, абзый көлде дә: «Син кайдан ишеттең аның шундый усал кеше икәнен», — дигәч: «Анда андый эшләр юк түгел, бар. Түлке (только) һәркемгә түгел. Ул каршы ыспурлашкан (спорлашкан) кешене яратмыйдыр. Син аңа ярарсың, син каршы әйтмисең бервакытта да», — дисә дә, аның артык хыянәтче кеше икәнен күп кенә сөйләде.
Менә шул көнне Шиһаб агай үзе, яхшы күк ат җиккән, килеп туктады, безем ит кибете янында кычкырды: «Ата баласы, исәнме», — дип. Безнең Гыйрфан абзыйны күп кеше «ата баласы» дип йөриләр иде. Кибеткә кереп, ит байтак кына алды да, китәргә тора иде. Гыйрфан абзый әйтеп куйды: «Син приказчик сату итәргә эзли идең. Таптыңмы?» — дип. Сорауга: «Әле юк, тапмаган. Әллә синең белгән берәр кешең бармы?» — дигәч: «Менә тушы (шушы) энем ит кибендә сату итүне яратмый, бакалей кибетендә сату итүне телидер», — дигәч: «Алай булгач, бүген безгә килсен, сөйләшербез», — дип китте. Мин икенче көнне иртән бардым, хәл-әхвәлне озак кына сорашты, иртәгә җыенып килергә кушты. «Жалуния хәзергә унбиш сум булыр, алда күз күрер», –дигәч, мин инде күп сөйләшеп тормадым. Шул әйткәнгә разый булып, Аллага тапшырып, 15 июльдән 1908 елда Шиһаб Садретдиневкә кереп, эшли башладым. Ашау-эчү үзләре илән бер өстәлдә иде, аерым түгел. Минем өчен алар бар да яхшылар иде.
Шулай мин боларда 18 ай эшләдем. Кибетне бүтән кеше сдать иткәнлектән, мин болардан чыгып, Пермьдә зур кибеткә Сабирҗан Рәхмәтуллинга кердем. Монда дүрт приказчик идек. Түлке бу кибеттә аз гына эшләдем. Сәбәп? Шиһаб агай мине чакырып китте. «Кайтышлый безгә кереп чык, синең илән сөйләшәсе сүз бар», — дип. Шул көнне мин кайтышлый кереп, озак кына улынырга (булырга) туры килде. Ул әйтте: «Лысьвадагы минем кибеттәге ыстарший приказчик расчет сорыйдыр, акчасы күп ахры, үзеннән сату итмәкче буладыр. Менә шунда аның урынына барасыңмы? Жалуния айга алтмыш сум булыр һәм синең кул астыңда ике приказчик булыр. Алар синдә торырлар, — ди. — Әгәр дә барырга уйласаң, мондан ялгыз китмәссең, башлы-күзле булып, өйләнеп китәрсең. Фатыйманы сиңа бирермен», — дигәч, мин уйга калдым.
Озак кына җавап бирми торгач: «Нигә аптырауга калдың? Әллә Фатыйманы сиңа бирәм дигәч, курку бастымы?» — дип көлеп куйды. Мин: «Чынлап әйтәсеңме, уйнап кына сөйлисеңме? Мин сиңа ни дип җавап бирергә дә белмим», — дигәч, күп кенә сүзләргә җиттек. Шундан соң мин разый булдым. «Әгәр дә разый булсаң, син миңа хат үзең белгәнчә үтенеп язарсың инде». Мин икенче көнне озын гына түбәнчелек кылып хат яздым. Кулына тапшырып, укып күрсәттем. Менә мин бу хатны тиешле кешеләргә күрсәтеп, аларга киңәш итәргә барам. Шиһаб кызын үзендә торган приказчигына үзе әйтеп, көчләп биргән дип әйтмәсеннәр дип, алып калды.
Берничә көннән тагын минем янга кереп: «Бүген безгә кайтышлый кереп чык», — дип чыгып китте. Мин кайтышлый кереп, байтак кына улыныргач (булгач): «Син инде бар Гыйрфан абзыйга, аның илән киңәш итеңез. Ул ни сөйләр, миңа килеп әйтерсең», — диде. Мин инде икенче көнне Гыйрфан абзыйларга кереп, сәлам биреп, үземнең шатлыклы хәбәрне сөйләргә авыз ачкан идем, бу хәбәрне ул барын да белгән икән мин барганчы. Гыйрфан абзый миңа ябышты, кай җирең кычыта! Ул әйтә: «Мин сиңа кем, — ди. — Әткәң илә бер тугъма агаң түгелме? Кеше базарда ат ала, ат алган вакытта кеше илән киңәш йөретеп карыйлар, сорашалар һәм, сыгыр алса да, белгән кеше илән карыйлар, бар җирен тикшерәләр, белгән кешенең киңәше илән генә алалар. Син — дивана, үзең гомерлек иптәш аласың бер кешегә дә киңәш итми. Картларның бер сүзе бар: „Һәрвакыт кеше үз белмәгән эшне киңәш итеп эшләсә, ул кеше нидаматкә (зарлануга), ягъни үкенечкә төшмәс“. Менә хәзер син кемне аласың, беләсеңме? Ул Шиһаб үз гомеренә кеше рәнҗетеп, кеше хакын ашап һәм гомеренә төрле марҗалар илән зина кылып, зинадан туган кызыны син аласыңмы? Бер. Икенче, аның кызы кыз булса, ул аны сиңа аны көчләп такмас иде». Ул миңа алар хакында шундый хакәрәтле (хурлыклы) сүзләр сөйләде — моны язарга кул бармыйдыр. Мин абзыйга шуны гына әйттем: «Минем кулымда кырык биш сум акчам бар. Ул акча илән мин кыз ала алмыйм» — дигәч, ул әйтә: «Минем өйләнгән вакытта ул акча да юк иде, мин илле сум бурычка кердем, андый изге нияттә булсаң, Аллаһы булышадыр», — ди. «Әгәр дә безгә килеп киңәш итсәң, үзеңә тиң иптәш табар идең. Мин сиңа шуны гына әйтәм: кайт бу фикереңнән, нәселне черетмә, — ди. — Ул сиңа тиң түгел. Борынгы кешеләр әйтәләр иде: әүвәл — бай кызны алма, икенче — матур кызны алма, өченче — гаебен белгән кызны алма, дүртенче — балалы хатынны алма. Бу дүрт төрле хатыннар һич тә иргә буйсынмыйлар диләр иде. Аерата бай кызы. Тагы да әйтәм әле: вакыт узмаган, терсәгеңне тешләрсең — соң булыр», — дигәч: «Мин инде сүз бирдем, кайтырга уйламыйм», — дигәч, ул мине ачуланып өеннән куып чыгарды. «Моннан болай минем өемә эз басма, мәгънәсез татар», — дип.
Бу сүзләр миңа да бик авыр тәэсир итте. Төне буе йоклый алмадым. Шулай ук төрле-төрле төшләр күрдем. Төшемдә Идел аркылы чыга идем — суга баттым. Шулай тормыш өчен төшләр дә күңелсез булгач, өч көн Шиһаб агайга да бармадым. Ул үзе килде, сораша башлады. «Ни әйтергә дә белмим әле», — дигәч: «Ярый, борчылма, мин үзем барып кайтырмын, аңлашырбыз», — дип чыгып китте.
Берничә көннән тагы да Шиһаб агай керде. Тагы да: «Бүген кайтышлый безгә кер», — дип чыгып китте. Кайтышлый аларга кердем. Мине яхшы каршы алдылар. «Менә нәрсә: Гыйрфан абзый илән килештек. Ул каршы килмидер, шулай да сине безгә кереп чыксын, ди. Тагы да нинди сүзе бардыр», — ди. Дәхи дә (тагын да) кайтышлый кердем. Сүз башы: «Ни уйладың, сөйлә?!» дигәч: «Бернәрсә дә уйламадым, иске фикердә торам», — дигәч: «Ярый, абзаң сүзләре исеңә төшәр, соң булыр, мин хәзер каршы килмим, мин үзем өчен түгел, фәкать синең өчен, синең чын гаилә тормышы илән торуыңны теләгән идем — аңламадың», — диде. Абзыйдан чыгышлый тагы да Шиһаб агайга кердем, алар бер-берсеннән ерак тормыйлар иде — бер генә квартал.
Килеп керүгә: «Ни хәбәр алып килдең?» — ди. «Хәзер ачуланмый, үзең яхшы уйла, без каршы килмибез, дип әйтә», — дидем. «Алай булгач, син иртәгә расчет сора, мин сине Лысьвага җибәрәм. Анда алучылар илән туйга чаклы таныша торырсың», — ди. «Мин хәзер ничек расчет сорыйм — Пасха алды, расчет бирмәсләр», — дигәч: «Иртәгә мин үзем керермен, әйтермен, бирерләр», — ди. Шулай икенче көнне расчет алдым да, Лысьвага киттем. Һидият агайга хатны тапшырдым. Һидияттә ун көн тордым. Көтәргә алучылар илән таныштым. Бөтен маллар бәһасе — алар миңа мәгълүмдер.
Миннән башка туй булган, никах укыганнар, туй үткәч тугызынчы көнне мине чакырдылар — кияү булып барырга, ягъни кайтырга кияү булып. Дүрт көн кундым, эшләр абзый әйткәнчәдер. Дүрт кич кунгач, Лысьвага кайтып киттем. Икенче мәртәбә кияү булып бардым — кырык беренче көндә. Миннән Лысьва сәүдәгәрләре мыскыл итә башладылар: «Менә, бай кызын алсаң — айлап чакырмыйлар» — дип. Пермь ыстанциясенә килеп төштем, мине алырга беркем дә төшмәгән извозчик илән утырып. Мендем, капка төбендә беркем дә юк. Өйгә кердем кухнядан — беркем дә каршы алучы юк. Бераз уйга калып тора идем, бүлмәләрдән әби килеп чыкты, кычкырды: «Фатыйма, Шәрәфи кайткан», — дип (кияү түгел!). Гүя алар мин кайтасын белмиләр. Бу — беренче зур замечаниядер. Фатыйманың каршы алуы да салкын гына. Кундык. Иртән: «Барыгыз, мунча яккан. Мунчага», — дип әйттеләр. Фатыйма: «Мин бармыйм. Үзең генә бар», — ди. «Сиңа госел ваҗиб түгелмени?» — дигәч: «Мин үзем беләм», — дигәч, мин үзем генә мунчага кереп чыктым.
Шул көнне бер кешегә чәй эчәргә чакырдылар. Киттек кунакка. Мин алдан барам, ул арттан килә, ачуланган күк, нигәдер арттан мыдырдап килә. Барып кайттык һәм кундык. Икенче көнне җыенып Лысьвага киттек. Лысьвага кайткач, Фатыйма госел коенды. Бай кызы бит: кеше илән сөйләшә, минем белән күп сөйләшми. Әткәсе килде, бабай. Һидияттән кибетне принимать иттем. Һидиятнең биш йөз сум счеты тулмый. Һидият: «Һич мөмкин түгел тулмаска! Әйдә, яңадан саныйбыз», — ди. «Һәр елны артык чыга иде», — ди. Быел тулмый дип, артык спурлашсалар да, карт яңадан санарга разый булмады. Нотариальный кенәгәгә сдать иткәнлеккә Һидияткә кенәгәне бирми һәм мин дә кул куймыйм. Шулай итеп ул Перьмгә кайтып китте. Һәм без Һидият фатирында калдык.
Һидият икенче фатирга чыгып үзенә кибет ачты, үзенә сату итә башлады. Өч айдан соң килеп, судебныйны алып килеп, Һидиятнең кибетен пичәтләп китеп, Һидияттән биш йөз сумны түләтте. Һидият, мескен, юаш кына бер кеше иде — җылый-җылый түләде. «Анда дүрт ел хезмәт итеп, артык экономить итеп, биш йөз сум җыйган идем — аны да ниндидер юл табып, золым кыйлып алды», — дип сөйләгән иде. Инде килсәк безем тормышка, бабай һәр елны килә русларның Яңа ел бәйрәменә. Кибеттә булышырга килеп, өчәр көн кунып китә. Без кибетне ачабыз иртән сәгать җидедә, ул торып килә унда. Китәргә җыенса: «Әйдә, Фатыйма, киен, кайтабыз Перьмгә», — дип, Фатыйманы алып китә. Фатыйманы алып китәргә миннән бабай да рөхсәт сорамый һәм Фатыйма да: «Мин әти илән Перьмгә кайтыйммы?» — дип рөхсәт сорамый. Мин алар каршында беркем дә түгел.