Чаңгыда шуу, Кыш Бабай резиденциясе һәм глэмпинглар: Яңа ел ялларын кайда уздырырга?
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Күпләр бәйрәм ялларын кайда һәм ничек уздырырга дип уйлана башлады. Кайсы урыннар иң популярлар исемлегенә керә, җирле истәлекле урыннар турында тулырак мәгълүматны кайдан табып була?
Яңа ел алдыннан Казан «Әкият шәһәрчеге»нә әверелә
Яңа ел каникулларына 1 айдан да азрак вакыт калды. Бу вакытта Татарстанда башка төбәкләрдән туристлар агымы көтелә. Эчке туризм да активлаша, татарстанлылар инде хәзер үк бәйрәм көннәрендә булырга теләгән республиканың төрле районнарындагы урыннарны сайлый. Оештыручылар алар өчен яңа ел мәйданчыклары, концертлар һәм шоу-программалар әзерли, дип сөйләде Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Мәсәлән, Казанда иң күп активлык шәһәр үзәгендә – Казан Кремлендә булачак. Бу шул исәптән Яңа ел чыршылары, тамашалар, күргәзмәләр. Республиканың төп чыршысы урнашачак «Казан» гаилә үзәге янында зур программа планлаштырыла. Спорт сараенда гадәттәгечә боз тамашалары узачак, Казан циркында яңа программа әзерлиләр, «Әкият» курчак театрында балалар өчен тамашалар көтелә.
«Программа бик бай булачак. Казан, гадәттәгечә, бик күп иллюминация, утлар белән «Әкият шәһәрчеге»нә әверелә. Кремль яр буе, Черек күл, Бауман урамы – бу безнең халык һәм кунаклар яраткан төп урыннар. Кешеләр өйдә утырмаслар, ә республика буенча мөмкин кадәр активрак сәяхәт итәрләр, дип ышанам», – ди Сергей Иванов.
Татарстанда Яңа ел каникуллары өчен төп локацияләр
Могҗизалар урманындагы Кыш Бабай һәм Кар Кызының Яңа ел резиденциясе, Мамадыш районындагы яңа тау чаңгысы комплексы һәм тагын өч – Зөя калкулыклары, Федотово тау чаңгысы комплексы, «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексы татарстанлыларны һәм республика кунакларын Яңа ел бәйрәмнәрендә көтеп кала. Сәяхәтчеләр арасында шулай ук Алабуга, Болгар, Зөя, Чистай, Тәтеш һәм башка урыннарга да ихтыяҗ зур.
Моннан тыш, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектында катнашу нәтиҗәсендә Татарстан эшмәкәрләре глэмпинглар булдыруга субсидияләр алды. 2023 елдан 2024 елга кадәр Хөкүмәт 16 шундый проектны хуплады, өстәмә рәвештә 129 номер булдырылды. Яшел Үзән районында һәм Кама аръягы зонасында яңа урыннар барлыкка килде.
«Татарстан теләсә нинди составта ял итү мөмкинлекләрен тәкъдим итә: балалар, яшьләр, гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләргә. Барысы да бик уңайлы. Әйтергә кирәк, Казан – Россиянең гастрономия башкаласы, һәм бүгенге көндә татып карарга мөмкин булган рестораннарның, кухняларның төрлелеге [гаҗәпләндерә]. Өстәвенә, хәзер югары татар кухнясы трендка әйләнде. Бу – бик шәп», – дип йомгаклады Сергей Иванов.
«Турист картасы»н 20 меңнән артык кеше йөкләгән
Татарстанда туристлар өчен «Турист картасы» кушымтасы эшли. Аны «iOS»та, «Android»та да йөкләп алырга мөмкин, дип ачыклык кертте туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе. Анда республиканың барлык туристик истәлекле урыннары турында мәгълүмат тупланган.
«Узган ел без анда аудиогидлар өстәдек, кушымтада уннан артык аудиоэкскурсия бар. Ягъни сез теләсә кайсы туристик локациягә киләсез, анда берничә маршрут күрсәтелгән, һәм мөстәкыйль рәвештә, хәтта экскурсовод катнашыннан башка да, аларны узасыз һәм барлык кирәкле контентны аласыз. Өстәвенә, анда безнең төп туристик локацияләр буенча видеоэкскурсияләр дә бар», – диде Сергей Иванов.
Хәзерге вакытта кушымтаны 20 меңгә якын кеше йөкләгән, аларның 99 проценты – республика кунаклары. Алар үзләре дә актив файдалана һәм аны башкаларга да тәкъдим итә.
«Анда вакыйгалар календаре бар, сезнең янда нәрсәләр барлыгын, нинди истәлекле урыннар булуын, аларның тасвирламасын, эш графигын карарга мөмкин. Анда бик күп юл күрсәткечләре бирелгән – бу сәяхәтләр өчен идеяләр. Мәсәлән, Алабугада 1 көнне яки Татарстанда 3 көнне ничек үткәреп була, нинди тәмле ризыкларны татып карарга мөмкин. Вариантлар бик күп, шуңа күрә бу кушымтаны йөкләргә, файдаланырга, безнең республика буенча сәяхәт итәргә чакырам», – ди спикер.
Татарстанга илнең төньягыннан һәм үзәк өлешеннән туристларга килү кулайлашты
Татарстанда ел саен яңа туристлык базарларына керү өстендә эш алып барыла, диде Сергей Иванов. Игътибарның төп фокусы – Россия Федерациясенең үзәк өлешендә. Республиканы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург туристлары аеруча кызыксындыра.
«Хабларының берсе Казан булган «Nordwind» авиакомпаниясенең актив эше нәтиҗәсендә, күпсанлы яңа туры авиа юнәлешләре ачыла. Быел бу – Омск, Новокузнецк, Бурятия һәм Улан-Удэ, шулай ук башка төньяк юнәлешләр. Бу – без яңа туристлар килүен көткән барлык төбәкләр», – дип өмет белдерде туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шулай ук «М-12» трассасы буенча шәһәргә килүче туристлар саны артуын көтәләр. Иванов сүзләренчә, узган ел Татарстанга яңа юл буенча бик күп сәяхәтчеләр килгән. Ул Яңа ел алдыннан гына ачылса да, башка төбәкләрдән бәйрәмнәрне Казанда уздырырга килүчеләр күп булган.
Мәсәлән, Татарстан башкаласында Иваново, Ярославль, Владимир, Кострома, Воронеж, Тула өлкәләреннән, Вологдадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән агымның артуына исәп тоталар.
Туристлык салымы – инфраструктураны яхшырту өчен мөһим чара
Сергей Иванов искә төшергәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан муниципалитетлары туристлык салымын мөстәкыйль билгеләргә хокуклы булачак. Аны гамәлгә кертү турында Казанда, Яшел Үзәндә, Алабугада, Болгарда, Азнакайда һәм республиканың берничә авыл җирлегендә карар кабул ителгән инде. Ул кунакханәдә яшәү бәясенә керәчәк һәм шуның якынча 1 процентын тәшкил итәчәк.
«Минималь сумма, әмма, шуңа да карамастан, бу – теләсә кайсы муниципалитет өчен туристлар куллана торган инфраструктураны яхшыртуны дәвам итү өчен бик мөһим чара. Һәм монда шуны да әйтергә кирәк, Казанда туристлар яратып килгән объектлар бик күп, аларга ярдәм итәргә кирәк. Кешеләр киләләр һәм шәһәрнең чисталыгын, җәмәгать киңлекләренең төзеклеген билгеләп үтәләр. Кунакларыбыз, халкыбыз файдаланган бар нәрсәне дә хупларга һәм үстерергә кирәк», – ди Иванов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, туристлык салымын кертүне хәзер Татарстанның тагын берничә муниципалитетында карыйлар. Аннан гражданнарның ташламалы категорияләре азат ителәчәк. Болар, мәсәлән, хезмәт геройлары, ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, 18 яшьтән кечерәкләр һәм башкалар.
«Татар-информ»нан тәрҗемә