Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татьяна Тарасова Камилә Вәлиева турында: «Үтерәләр, үтерәләр, үтерәләр һәм үтерделәр»

Камилә Вәлиева бүген дүртенче урында калды.

news_top_970_100
Татьяна Тарасова Камилә Вәлиева турында: «Үтерәләр, үтерәләр, үтерәләр һәм үтерделәр»

СССРның атказанган тренер Татьяна Тарасова Камилә Вәлиеваның Пекин Олимпиадасында дүртенче урынга калуы турында фикерен әйтте. Бу турыда НТВ хәбәр итте».

Татьяна Тарасова фикеренчә, Камилә үзе тирәсендәге җәнҗалга чыдый алмады. Аның сүзләрен рус телендә китерәбез: «Ее убивали, убивали, убивали и убили», — ди ул.

«Аны үтерәләр, үтерәләр һәм үтерделәр. Без бүген шуны күрдек, — ди данлыклы тренер.

Бүген Анна Щербакова ирекле программада җиңү яулады. Ул барлык элементларны да бернинди хатасыз башкарды һәм аның йомгаклау баллы 255,95 булды. 

Икенче урында — Александра Трусова. Ул үзенең биш дүртәрле сикереш булган катлаулы программасын бер тапкыр да егылмыйча башкарып чыкты. Трусова фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр ирекле программада биш дүртәрле сикереш башкарды. Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча гомуми бәя — 251,73 балл.

Өченче урынны Кари Сакамото яулады. Камилә Вәлиева дүртенче урынны алды. Ул үз программасында берничә хата җибәрде. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Пекин Олимпиадасы. Хатын-кызлар арасында ялгыз шуу. Ирекле һәм кыска программалар суммасы буенча йомгаклау баллары. 

1. Анна Щербакова (Россия) — 255,95

2. Александра Трусова (Россия) — 251,73

3. Каори Сакамото (Япония) — 233,13

4. Камила Валиева (Россия) — 224,09

5. Вакаба Хигучи (Япония) — 214,44

6. Ю Ен (Көньяк Корея) — 213,09

7. Алиса Лью (АКШ) — 208,95

8. Ким Йе Лим (Көньяк Корея) — 202,63

9. Луна Хендрикс (Бельгия) — 206,79

10. Мэрайя Белл (АКШ) — 202,30

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100