Татьяна Навка Камилә Вәлиева белән допинг-җәнҗал турында:«Бу - кыз баланы мыскыл итү»
Җәнҗал бармактан суырып алынган, ди Навка.
Олимпия чемпионы Татьяна Навка Камилә Вәлиева белән допинг-җәнҗал турында катгый фикерен әйткән. Навка фикеренчә, бу низаг халыкара түрәләр китереп чыгарган хәл. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Вәлиева белән җәнҗал? Минемчә, ул бармактан суырып алынган. Без халыкара спорт түрәләрнең ямьсез тәртибен, аларның кыз баланы мыскыл итүен күрдек. Бу ямьсез очрак аны чыныктырыр, көчлерәк итәр, ул чыдар һәм зуррак уңышларга ирешер дип өметләнәм. Ул Россия өчен алтын медаль яулар әле. Ә бу кешеләргә үзләрен шулай күрсәткән өчен оят булырга тиеш», — дигән Навка «Спорт день за днём» басмасына.