news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татьяна Ефремова кызының исемен әйтте

news_top
Татьяна Ефремова кызының исемен әйтте
Фото: "Татар-информ" / Салават Камалетдинов

Татьяна Ефремова күптән түгел әни булды. Алар, тормыш иптәше Владислав белән, кызларына Василиса дип исем кушкан. Татьяна социаль челтәрдә ул бу исемне күптәннән уйлап йөргәне турында сөйли. Булачак ире белән танышкач, аңа ире дә нәкъ шушы исем ошавын әйткән булган.

«Миңа 16 яшь булганда, совет мультфильмнарында бу исемне ишетеп калдым. Бу мультфильмның нәрсә турында икәнен дә хәтерләмим, әмма төп геройның исеменә гашыйк булган идем. Бу исем турында бик озак уйлап йөрдем... Һәм аның сирәк булуына исем китте! Бу исемне һәрвакыт матурлык, мәхәббәт белән тиңли идем. Һәм шунда... кызым була калса, аңа һичшиксез шул исемне кушармын, дип уйладым. 10 ел узды... 2 август! Мин – Татьяна, Анна кызы һәм Мария белән Татьяна оныгы, кызым Василисаны дөньяга китердем! Василиса Владиславовна», – дип язган Татьяна Ефремова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар