Татьяна Буланова концертында «Не плачь» җырын башкарганда тамашачылар сугышкан
Күмәкләп сугышкан видео кадрлары төшерелгән видео социаль челтәрдә таралды.

27 февральдә Рязань шәһәрендә Татьяна Буланова концертында җәнҗал чыккан. Россиянең атказанган артисты, илле яшьлек Татьяна Буланова «Легенды 80-х и 90-х» тамашасы кысаларында концерт куйганда, тамашачылар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Артист үзенең хиты булган «Не плачь» җырын башкара. «Не плачь, ещё одна осталась ночь у нас с тобой, Ещё один раз прошепчу тебе: «Ты мой», — дип җырлый башлагач, беренче рәттән ике кеше сугыша башлый. «ВКонтакте» челтәрендә чыккан видеодан күренгәнчә, сугышучыларны туктаталар. Ләкин аннары конфликт тагын да ныграк кузый, өстәгерәк рәттә утырган кеше астагы рәттәгеләргә суга тотына. Аларны бераздан гына аералар.
«Рязань-инфо» сайты мәгълүматы буенча, сугышны хатын-кызлар китереп чыгарган. Аның сәбәпләрен полиция ачыклый.