Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татуировкасын таныганнар»: Армиядә контракт буенча хезмәт иткән егет үлгән

Башкортстанда яшәүче 21 яшьлек егетнең мәетен тимер юлда табып алалар.

news_top_970_100
«Татуировкасын таныганнар»: Армиядә контракт буенча хезмәт иткән егет үлгән
http://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Әлшәй районының Раевский авылында яшәүче 21 яшьлек Андрей Михайлов Хабаровск өлкәсендә армиядә контракт буенча хезмәт итә. Раштуа бәйрәме алдыннан аның әти-әнисенә шалтыратып кайгылы хәбәр җиткерәләр. 6 гыйнварда Андрейның әти-әнисенә линия полициясе хезмәткәре шалтырата һәм балаларының үлеме турында әйтә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Ул безгә кайгылы хәбәр булуын әйтте. Улыбызның мәетен Бикини шәһәрендә тимер юлда тапканнар. Хезмәттәшләре аны татуировкасы буенча таныган. Шуннан соң өч көн узды, без хәрби частька шалтыратып җавап ала алмадык. Безнең шалтыратуга җавап бирмиләр. Тикшерүче дә „әлегә частька барырга кирәкми“, ди. 9 гыйнварга кадәр мәетне тикшерәләр. Шуннан соң безгә кайчан барасын әйтәчәкләр», — дип сөйли кайгыга баткан ана.

Әти-әнисе Андрей белән соңгы тапкыр 4 гыйнварда аралаша. «Барысы да яхшы иде», — ди солдатның якыннары.

«Башинформ» агентлыгы чыганагы сүзләренчә, егет 2019 елның декабрендә үк армия хезмәтеннән киткән булуы ихтимал. Бу турыда агентлыкка әлеге вакыйга белән таныш кешеләр әйткән. Шуңа күрә мәрхүм егет армиядәге солдат түгел, ә гади гражданин булып санала.

Агентлык чыганагы Андрей Михайлов үлеме криминал белән бәйле түгелдер дип саный.

Мәрхүм егетнең туганнары Бикини шәһәренә бару өчен күп акча кирәк булуын әйтә.

Соңрак билгеле булганча, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән солдат-контрактникны җирләү өчен чыгымнарны хәрби часть каплаячак. Бу турыда солдатның апасына хәбәр иткәннәр.

«Кичә безгә хәрби частьтан шалтыраттылар. Мәетне кайтару өчен чыгымнарны хәрби часть түли, диделәр», — дип сөйләгән Лидия Бондарева.

Мәетне Уфа аэропортына Мәскәүдән кайтарачаклар. Аннары Әлшәй районы администрациясе аны Раевский авылына кайтаруны оештырачак. Солдатны шунда җирлиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100