Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татуировка һәм гель-лак тире яман шешен китереп чыгара аламы?

Кояштан таралучы ультрафиолет нурланыш тире күзәнәкләрендә генетик мутация барлыкка килүгә сәбәп була.

news_top_970_100
Татуировка һәм гель-лак тире яман шешен китереп чыгара аламы?
«Челнинские известия»

Яман шеш авыруларыннан Татарстанда беренче урында тире рагы тора. Ультрафиолет нурлар тәэсирендә, җәйләрен шеш барлыкка килү яки үсү куркынычы тагын да арта. «Челнинские известия» корреспонденты Юлия Зәйнуллинага онколог Виталий Любов шешнең бу төре килеп чыгу сәбәпләре турында сөйли.

Ни өчен тире яман шеше беренче урынга чыккан?

– Тире рагы – тышкы шеш, димәк, аны тизрәк күрә, игътибар итәләр. Шешнең бу төре белән табибка да ешрак мөрәҗәгать итәләр дигән сүз. Ягъни, аны күреп алу җиңелрәк, тизрәк. Шулай ук, авыруларны беренчел карау кабинетларында хәзер яктылык көчле, бөтен җирдә дә дерматоскоп бар. Урында ук шешнең бер өлешен кырып алып (соскоб), аның яманмы әллә зарарсыз шешме икәнлеген ачыклау өчен, цитологиягә җибәрергә мөмкинлек бар.

Тире яман шешләренең нинди төрләре бар? Кайсылары ешрак очрый? Алар ничек аерыла?

– Базалиома бар, яссы күзәнәкле шеш һәм меланома бар. Иң киң таралганнары – базалиома һәм яссы күзәнәкле шеш, 80% очракта нәкъ менә шулар белән очрашабыз. Сиздерми генә, әкрен үсүләре һәм метастазаларны сирәк бирүләре белән аерылып торалар. Меланома – ракның иң агрессив төре, ул сирәк очрый, әмма аннан үлүчеләр саны күп.

Базалиома һәм яссы күзәнәкле шешнең кырыйлары тигез түгел, җәрәхәт алсу төстә, уртасында яра булырга мөмкин. Меланома исә куе коңгырт төстә, асимметрик формада, кычытырга мөмкин.

Тире яман шеше ничә яшьтәгеләрдә ешрак очрый?

– 90% очракта – өлкән яшьтәгеләрдә.

Тире рагы белән авыручыларның бик күбесен кояшта кызынырга артык нык яраткан кешеләр алып тора, дип әйтү дөреслеккә туры киләме?

– Әйе, ультрафиолет нурланыш – тире рагы өчен төп куркыныч. Ул тире күзәнәкләрендә генетик мутация китереп чыгара. Кояшка сизгерлек һәм яман шешнең үсеше буенча тән тиресен 6 төргә аералар. Чиргә иң аз бирешүчеләр – афроамерикалылар. Шуңа күрә махсус кызынырга, бигрәк тә солярийларга йөрергә киңәш ителми. Бакчага эшкә чыкканда яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кояштан саклаучы кремнар сөртергә кирәк. Тире яман шеше сәбәпләре арасында генетика, нәселдәнлек тә бар. Миңне җәрәхәтләү аркасында килеп чыккан шешләр чама белән 30% тәшкил итә. Мәсәлән, бюстгальтер баулары миңне кырырга, сытарга мөмкин. Шуңа күрә, ышкылган-сыдырылган урыннарда иң яхшысы – миңне алдыру.

Әгәр кызыну хупланмый икән, Д3 витаминын каян алырга соң?

– Без ел дәвамында кояшны аз күрәбез, шул сәбәпле, бик күпләрдә Д3 дефициты күзәтелә. Шуңа күрә, көзен, кышын һәм язын Д3 витаминын кабул итәргә кирәк. Җәй җиткәч, тәнәфес ясарга була.

— Тире рагы ни дәрәҗәдә тиз үсә һәм аның нәкъ менә шул чир икәнен каян белергә? Аны, ешрак, кайсы стадиядә күрәләр?

— Гадәттә, берәр бетчә чыкса, ул 1 атна эчендә төзәлә. Әгәр инде сызлавык озак вакыт төзәлми, аның кырыйларны тигезсез, кан саркыштыра, кычыта, авырта икән, тизрәк табибка барырга кирәк. Базаль күзәнәкле шеш 1 айга яки ярты елга кадәр үсәргә мөмкин. Әгәр шеш яраланган икән – тагын да тизрәк. Гадәттә, тире рагын 1-2 стадиядә күреп алалар. Соңгы стадиягә калган вакыты бик сирәк була. Тире рагыннан үлем очраклары түбән, нигездә меланомадан үләләр. Ракның башка төрләре әйбәт дәвалана.

Виталий Любов

Фото: «Челнинские известия»

Татуировка ясату, шулай ук, тән тиресен җәрәхәтләү дигән сүз. Ул тире яман шешен китереп чыгарырга мөмкинме?

– Минем пациент татуировкасында шеш очратканым бар, ләкин ул шул татуировка аркасында килеп чыкканмы – белмим. Ни генә булса да, тәнгә тату ясатуга җаваплы карарга кирәк, бу – тән тиресен механик ярсыту һәм аны буяулар белән интоксикацияләү дигән сүз.

Лазер белән эпиляция ясату да бәхәс уята.

– Ул тире шеше килеп чыгуга сәбәп буладыр дип уйламыйм, чөнки ул тирегә түгел, төк фолликуласына тәэсир итә.

Тырнак асты меланомасы ни дәрәҗәдә киң таралган? Тырнактагы гель-лакны ультрафиолет белән киптерү аңа сәбәп булырга мөмкин, дигән фикер бар.

– Әгәр тырнак астында тап барлыкка килгән икән, башта аның нәрсә икәнен ачыкларга, диагностика ясатырга кирәк. Ул бәлки меланомадыр, ә бәлки гематомадыр. Әгәр тырнак бәрелгән, һәм тырнак үскән саен, бу караңгы тап та аның белән бергә өскә таба хәрәкәт итә икән, бу – гематома. Ә инде тап өскә таба бармый, бер урында кала, кимеми дә икән, табибка мөрәҗәгать итү зарур. Гель-лак белән маникюр ясатканда, без ультрафиолетның тән тиресенә тәэсир итүен, димәк, яман шеш килеп чыгу куркынычын күрәбез. Әмма минем практикамда тырнак асты меланомасы булган пациент белән очрашырга туры килгәне булмады.

Халыкның җылы илләргә миграциясе тире яман шеше үсешенә китердеме?

– Әйе, җылы илләрдә ял итү россиялеләр арасында бик популярга әверелде. Анда кояш нурланышы көчлерәк, шуңа күрә яман шеш куркынычы да зуррак. Мәсәлән, миңа күп еллар Төркиядә яшәгән ир-ат килде. Ул бу шеш белән бер ел йөргән, беркая да мөрәҗәгать итмәгән. Анализ анда базаль күзәнәкле рак икәнен күрсәтте. Безнең организм без туып-үскән, яши торган климат шартларына җайлашкан. Әйтик, кара тәнле кешеләрдә аны ультрафиолеттан саклаучы меланоцит күп.

Үзеңне тире яман шешеннән ничек сакларга?

– Миңнәрне күздән ычкындырмагыз. Әгәр алар үзгәрә, үсә башлаган икән, шундук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр җылы якларга җыенасыз икән, кояштан саклаучы крем, баш киемнәре, ябык киемнәрдән файдаланыгыз. Кояш агрессивлыгы түбән вакытта: көндезге 11гә кадәр һәм кичке 16.00 соң гына кызыныгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100