Татпотребсоюз: «Быел да авылларга бушка 20 млн сумлык орлык таратачакбыз»
Сез хөкүмәттән бушка орлыклар алып булганны беләсезме? Ул орлыклар кайсы районнарга таратыла һәм кемнәргә бирелә? Белмәсәгез, әлеге әңгәмәне игътибар белән укып чыгыгыз.
«Күзгә-сүз» тапшыруының бу атнадагы чыгарылышына Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисенең чимал әзерләү буенча урынбасары Ренат Бикбов килде. Аның белән фәкать Татарстанда эшләүче уникаль программа – авыл халкына бушка орлык тарату турында сөйләштек, РайПОларны искә алдык, сарык тиресен һәм йонын урнаштыру юлларын ачыкладык.
– Ренат Робертович, һәр адым акчага бәйләнгән заманда, сез бушка орлык таратасыз...
– Халыкка орлык тарату программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2016 елдан бирле яшәп килә. Таратуы бушлай булса да, халык белән кире элемтә булдырылган. Без таратылган орлыктан үскән уңышның 30%ын, ягъни артыгын җыеп алабыз. Һәрбер районда РайПО, кооперативлар бар. Уңышны районнарда әлеге оешмаларга китерәләр. Язын чәчүлек материалы биргәндә үк, без өчьяклы килешү төзибез.
– Быел Татарстан кулланучылар җәмгыяте авылларга никадәр орлык таратырга җыена?
– Былтыр бу максатларга республика бюджетыннан 10 млн сум акча бүленгән иде. 28 тонна суган орлыгы, 600 шәр кило кызыл чөгендер һәм кишер орлыгы бирелде. Ел саен бәяләр арту сәбәпле, хат язып, 20 млн сум сорадык, һәм Рөстәм Миңнеханов быелгы бакча сезонына шул сумманы раслады. Хәзер без шушы орлыкларны эзләү юнәлешендә эшлибез. Бер фирма белән элемтәгә кердек, орлыклар Голландиядән кайтачак. Бюджет арткач, орлык күләме дә артты, билгеле. Быел 33 тонна суган орлыгы алырга ниятләп торабыз, кишер һәм кызыл чөгендер орлыгының күләмен дә 1 тоннага җиткердек. Шулай ук май аенда Татарстанда үскән кәбестә рассадалары да таратачакбыз. Алар Лаеш районы Нармонка хуҗалыгы һәм Әлмәт районының авыл хуҗалыгы катнаш кооперативында үстерелә. Чаллы яклары – Әлмәт, Казанга якын районнар Лаеш кәбестәсе үстерәчәк.
– Бу орлыкларны үзебездә яки тирә-күрше өлкәләрдә җитештерүче юкмы?
– Чувашиядә орлык ясаучылар бар барын. Без, беренче чиратта, орлыкның тишелеп чыгу сәләтен ачыклыйбыз, икенчедән, якын-тирәдә безгә җитәрлек күләмдә орлык җитештерүчеләр юк әлегә.
– Әлеге орлыкларны халыкка кайчан өләшә башлыйсыз?
– Узган ел март аенда алып кайткан идек. Быел да шул тирәдә булыр, дип уйлыйбыз.
– Аларны барлык районда яшәүчеләр ала аламы һәм аның берәр нинди бүленеше бармы?
– Орлыклар Татарстанның 43 районына да җитә. Районнан килгән заявкалар нигезендә бүлеп кайтарабыз. Әйткәнемчә, быел күбрәк орлык кайтачак.
– Алдан бирелгән заявка нигезендә, дигән сүз әйттегез, халык бушлай орлык алу теләген кемгә җиткерергә тиеш? Моның өчен гариза язарга кирәкме?
– Авыл җирлеге башлыклары, РайПОлар, башкарма комитетлар – барысы да бу турыда хәбәрдар. Гариза язасы түгел, алар белән элемтәдә торырга кирәк. Бүген бу эфирны караган, әңгәмәне укыган кеше орлык алырга уйлый икән, теләген бүген үк авыл җирлегенә җиткерә ала. Тагын кабатлап китәм, без биргән орлыктан алган уңышның 30%ын кире бирергә туры киләчәк. Без алар белән язгы-көзге ярминкәләрдә сату итәбез. Искәртеп үтәм, без бу уңышны бушка түгел, сатып алабыз.
– Бушка таратасыз, сатып аласыз: шулай да орлык таратуның максаты нәрсәдә?
– Кызганыч, әмма авылларда буш җирләр күп хәзер. Шундый җирдә яшелчә үстерүчеләр бар. Аннары «балаларны эшкә өйрәтү» дигән максаты да бар инде. Орлык сатып алырга мөмкинлеге булмаган гаиләләр бар, аларга да нык ярдәм бу. Бу – программада фәкать безнең республикада гына эшли, Россиянең башка бер генә төбәгендә дә мондый программа юк.
– Көз җиткәч, алынган уңышны кая тапшырасы яки аны авылларга килеп җыялармы?
– Һәрбер районда диярлек заготконторалар бар. Кулланучылар җәмгыяте булмаган Казанга якын районнарда – Яшел Үзән, Биектауда – кооперативлар оешты. Менә бу эшләр белән шул оешмалар шөгыльләнә.
– Орлык бирү турындагы мәгълүматны авыл кешеләре кайдан укый ала?
– Татарстан кулланучылар җәмгыятенең сайты бар. Анда бар да аңлаешлы, кем генә кереп укыса да, ул шушы системада эшләгән кеше кебек, барлык яңалыкны белеп бара. Шулай ук «Телеграм» каналга https://t.me/tatsoyuz язылып та, барлык яңалыклар белән танышып барырга мөмкин.
– Ренат Робертович, ел саен таратылган орлыклар яхшы нәтиҗә бирәме?
– 2022 елда 5 мең тоннадан артык яшелчә җыеп алынды. Шуның 1400 килодан артыгы ярминкәләрдә сатылды. Шулай ук узган ел халыктан 6700 кило бәрәңге җыелды. Быел да 2022 елдагыдан ким булмаган уңыш алырга планлаштырып торабыз. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында.
– Шулай да орлыклар таратып, «минуска» киткән очракларыгыз булмадымы?
– Системада эшләгән кешенең «минусы» да, «плюсы» да була, билгеле. Күп очракта Татарстан кулланучылар җәмгыяте республикада социаль миссия үти. Аның гел «плюсы» гына да булып бетми. Без төрле чараларда хезмәт күрсәтәбез, сату белән дә чыгабыз. Кайдадыр – «плюсы», кайдадыр «минусы» була.
– Түбән Кама районыннан килгән сорау: «Ел саен орлык тараталар, әмма аз керемле гаиләләргә генә өләшәләр, күпбалалы гаилә саналсак та, бу ташламадан файдаланганыбыз юк». Бу орлыкларны ниндидер льготалы категорияләргә генә бирәләрме, яки монысы – район һәм үзидарәләр карарымы?
– Беренче планда – күпбалалы гаиләләр күздә тотыла. Быел орлыклар күбрәк кайта, барысына да җитәр, дип уйлыйм.
– Казан бакчачылары бу орлыкларны ала аламы?
–- Төптән уйлап караганда, бу сумманы икеләйтү генә түгел, өчләтсәк тә, барлык республика халкын орлык белән тәэмин итеп бетереп булмый. Никадәр генә яхшы булма, халыкта барыбер канәгатьсезлек кала.
– Ренат Робертович, бүген берничә тапкыр РайПОлар турында телгә алып үттегез. Мин – 90нчы еллар баласы, РайПОлар, РайПО кибетләренең гөрләп торган чагында үстем. Ләкин хәзерге буын бу сүзне белми дә хәтта. Кайсы районнарда РайПОлар сакланып калган? Алар халыктан нәрсәләр җыя?
– Дөрес, республикада бүген классик РайПОлар бармак белән генә санарлык. Шуңа карамастан, Казанга якын районнарда яңа кооперативлар ачылды. Алар барысы да безнең белән бер системада, килешү нигезендә эшлиләр. Элек нинди схема буенча эшләгәннәр, эшчәнлек бүген дә шул тәртиптә бара. Мәсәлән, элек заготконтора тире, ит, дару үләннәре җыйган булса, хәзер дә алар үтәлеп барыла.
– Элек сарык тиресен РайПога тапшыралар иде. Хәзер дә тапшырырга буламы? Мин үзем дә авылга кайтып йөрим, авылларда сарык тиресен бушка җыючы да юк...
– Сарык тиресе мәсьәләсе бүген зур проблема булып тора. Шуңа карамастан, файдасы булмаса да, заготконторалар аны җыюны дәвам итә, бүген дә тапшырырга мөмкин. Казанда иң эре тире сатып алучы – «Русская кожа» ширкәте. Без җыелган тирене аларга тапшырабыз. Билгеле, аларга да аз күләмдә тире алып китү файдалы түгел. 5әр мең тоннага җыелгач, алып китәчәкләр. 5 мең тоннаны 2 район да җыя ала. Корбан бәйрәмнәреннән соң, тире мәсьәләсе тагын «кабыргасы белән» баса. Бу эшне уңай якка хәл итәргә тырышабыз, шулай булса да, бу – әле зур проблема.
– Элек каен бөресе, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәре җыеп та РайПога тапшыручылар бар иде. Хәзер бу эш белән шөгыльләнәләрме?
– Әлбәттә, хәзер дә РайПОларга җыеп тапшырырга була. Лаеш районы Сокуры авылында «Заготовитель» ССПК бар. Алар безнең аша җыелган үләннәрне алып, төрле чәйләр эшләп чыгара. Ел саен яз көне Мәгариф министрлыгы белән килешүләр төзибез. Укучылар да бу эш белән шөгыльләнә. Җәй көне шулай итеп акча эшлиләр. Былтыр да ул нәтиҗәле булды. Менә хәзер февраль ахыры – март башы каен бөресе җыя торган чак. Дару үләннәре үстерү, җыю һәм киптерү тәртибе буенча махсус брошюра да чыгардык. Анда үләнне нинди озынлыкка җиткәч өзәсе, нинди температурада киптерәсе – барысы да язылган.
– Бүген бер кило каен бөресенең бәясе ничек йөри?
– Каен бөресе – 600 сум. Нарат бөресенең бер килосы 240 сумнан йөри.
– Әгәр, язга чыккач, өйләрдә артык калган дару үләннәре, мәтрүшкәләр булса, аны тапшырып буламы?
– Бик рәхәтләнеп. Аларны ваклап, төрле күләмдә кушып, чәй ясыйлар.
– Ренат Робертович, укучыларыгызга әйтәсе тагын нинди яңалыкларыгыз бар?
– Узган атнада безнең отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда Мәскәү кунаклары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, район башлыклары катнашты. Алар, үз күзләре белән, нинди бинада утыруыбызны, ниләр эшләвебезне күреп китте. Бүген без алга барабыз, аякка басып киләбез. Производствода икмәкләр, башка камыр ризыклары пешә. Шулай ук Казанда быел җиештерү комбинатында макарон эшләү цехы ачырга җыенабыз.