Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә

Анда Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Бәйгенең гомуми бюджеты 1,5 млрд сум тәшкил итә.

news_top_970_100
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә

«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.

Болар – «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният» кебек юнәлешләр. Анда Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша ала.

Бәйгенең гомуми бюджеты 1,5 млрд сум тәшкил итә.

Грантлар бәйгесе – Компания социаль инвестицияләр масштаблы системасының бер өлеше. «Татнефть» муниципалитетларга үзенең партнерлары буларак карый һәм төбәкнең үзендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алырга омтыла, шуңа да проектларны сайлап алуның төп критерие – актуальлек һәм әһәмиятлелек, шулай ук башка чыганаклардан уртак финанслауның булуы да роль уйный.

«Безнең кертемнәр – нефть төбәгенә социаль инвестицияләр ул. Кешеләр безнең уртак эшнең әҗерен тойсын өчен, соңгы нәтиҗә мөһим, – дип ассызыклады «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов. –  Компания беренче көннәрдән үк үзе эшчәнлек алып бара торган территорияләрне үстерүдә катнаша, һәм без моны дәвам итәбез. 1,5 млрд сумлык грант акчалары – социаль инвестицияләребезнең бер өлеше генә. Төбәгебез хакына тормышка ашырылучы башка масштаблы проектларыбыз һәм программаларыбыз да бар».

Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән tatneft.ru һәм bf-tatneft.ru сайтларында танышырга була.

 

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100