news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа» хезмәткәрләрен медиахолдингның 19 еллыгы белән котладылар

news_top
«Татмедиа» хезмәткәрләрен медиахолдингның 19 еллыгы белән котладылар
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Бүген «Татмедиа» медиахолдингы 19 еллыгын билгеләп үтә. Туган көн уңаеннан бәйрәм чарасы «Татмедиа» бинасында узды, дип яза «Татар-информ».

«Татмедиа» – республикабызның казанышы. Юллар – кан тамырлары, дигән бер гыйбарә бар. Тик кан тамырларыннан тыш, нейрон элемтәләре дә кирәк һәм без шушы рольне башкарабыз. Һәр филиал бердәм механизмга берләшә, һәм баш мие биредә – шушы бинада урнашкан. Шушы механизм ярдәмендә республика бердәм организм буларак эшли, һәм сез көн саен башкарган хезмәтегез белән моңа өлеш кертәсез», – дип котлады «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов.

Медиакомпания хезмәткәрләрен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та котлады.

«Безнең бик бай тарихыбыз, йөз елдан озаграк чыгып килә торган газета-журналларыбыз, һәм йөз ел дәвамында безнең оешмабызны булдырган кешеләребез бар. Тик иң мөһиме, бездә киләчәкне аңлау, шушы киләчәкне төзү буенча системалы эш бар», – диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков сүзләренчә, алда компанияне яңа һәм кызыклы цифрлы тормыш көтә һәм бу юнәлештә бөтен хезмәткәр дә үсәргә тиеш. Мәсәлән, узган атнада Түбән Кама шәһәрендә Яңа медиалар фестивале булды, анда «Шәхси бренд», «Нәтиҗәле графика», «Вируслы ролик» һәм «AI-журналистика» номинацияләрендә иң яхшы хезмәткәрләрне ачыкладылар.

«Без шундый форматта эшләячәкбез», – диде Шамил Садыйков.

Оешма хезмәткәрләрен өчен татар эстрадасы артистлары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар чыгыш ясады. Соңыннан «Татмедиа» хезмәткәрләре арасында бүләкләр уйнаттылар.

  • «Татмедиа» медиахолдингы 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев указы буенча оештырыла.
  • «Бүген «Татмедиа» медиахолдингына 66 филиал керә. Басмалар мультимедиа форматында эшли һәм социаль челтәрләрдә актив үстерелә. Газета-журналлар дүрт телдә: рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә чыга. Холдингта якынча 1,5 мең хезмәткәр исәпләнә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар