Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа» коллегиясе: фикерле журналистика, хезмәт хакы һәм тиражлар

Татарстан Милли китапханәсендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышы узды. «Интертат» утырышта яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Татмедиа» коллегиясе: фикерле журналистика, хезмәт хакы һәм тиражлар
Рамил Гали

Айдар Сәлимгәрәев: «Журналистикада төп сүз – кыйммәтләрне яңача бәяләү булды»

Коллегияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев башлап җибәрде. Ул узган елга йомгак ясады һәм хәзерге вакытта халыкка фикерле журналистиканың кызыклы булуын әйтте.

– Без барыбыз да беренче булып яңалыкны тиз арада хәбәр итәргә ияләшкән идек. Инде бу алым да искерде. Интернет барысын да үзгәртте, тизлек аермасы минутны, секундны тәшкил итә. Яңалыклар ташкыны шулкадәр зур, кулланучылар өчен вакыйга үзе мөһим түгел. Бу вакыйгага мөнәсәбәтне билгеләү мөһим. Шундый шартларда фикерле журналистикага сорау арта.

Узган ел Россия һәм Татарстан журналистикасында борылышлар күп булды. Журналистлар язганы һәм әйткәне өчен җаваплы. Журналистикада төп сүз – кыйммәтләрне яңача бәяләү булды. Һәркайсыбыз үзгәреш кичергән дөньяны йөрәге аша үткәрде.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка рәхмәт, 90нчы елларда республика халкы гражданнар сугышындагы кебек авырлыкларны күрмәде. Бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтен хөрмәт итү, дөньяга карашын саклап калу – безнең төп байлыгыбыз.

Россиянең бер генә төбәге дә массакүләм медиа өлкәсендә аудиторияне колачлау күрсәткече белән мактана алмый. Республика матбугаты сайтларда да, социаль челтәрләрдә дә аудиториясен арттыра. Республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары социаль челтәрләрендә язылучыларның гомуми саны – 7,5 млн. Бу – узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк. 2022 елда сайтларга керүчеләр саны 10 проценттан артып киткән.

Барлык Татарстан редакцияләре чыгарган хәбәрләрне көненә якынча 340 мең уникаль кулланучы карый. Редакцияләр көн саен чыгара торган яңалыкларның уртача саны – 3 мең уникаль хәбәр. Бу саннарга бәя бирү авыр. Кабатлыйм: бер генә төбәк тә мондый күрсәткечләре белән мактана алмый. Бу – безнең барлык хезмәткәрләрнең казанышы.

Телевидение элеккечә иң популяр медиаларның берсе булып кала: халыкның 97 проценты телевизорны айга 1 тапкыр булса да карый, 63 проценты – көн саен. Карауның уртача вакыты – көненә 3,5 сәгать. Шуңа күрә Татарстанда республика һәм җирле тапшыруларны саклап калу гына түгел, алга таба да үстерү дәвам итә. Республика халкыннан сорау бик зур.

Моннан тыш, Татарстанда яшь буынны милли рухта тәрбияләү һәм патриотлык хисен формалаштыру буенча зур эш алып барыла. Бу юнәлештә без Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия белән берлектә зур эш башлап җибәрдек. Актуаль, максатчан аудиторияләрдә кирәкле контент җитештерүче балалар басмасы редакцияләренең техник ресурсы камилләштерелә. Балалар, яшүсмерләр басмаларына республиканың барлык белем бирү учреждениеләренә дә аларны күбрәк файдалану мөмкинлеген тәэмин итү чаралары күрелә, – дип белдерде ул.

Илшат Әминев журналистларның 30 меңлек хезмәт хакы турында: «Гадел түгел бу!»

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев журналистика өлкәсенә кагылган берничә мәсьәләне күтәрде.

– Бүгенге көндә журналистикада төп проблема – хезмәт хакы. Журналистларның уртача хезмәт хакы 30 мең сум. Үз вакытында мин 230 сум ала идем. Ул хәзерге акча белән 200 мең сум. Мин 500 сум отпускной алдым, шул акчага гаилә белән ял итеп кайттык, – дип сөйләде ул һәм «хәзер дә шулай итәсем килә» дип, катнашучыларны көлдерде. 

– Минемчә, бу – бик үк гадел түгел, – дип дәвам итте Әминев. 

– Исеме танылган журналистлар аз. Мин журналистикага килгәндә, Яшел Үзән газетасында Венера Абдуллина, Федотов һ.б. бар иде. Без алардан үрнәк ала идек. Без «исемле» журналистлар булсын өчен мөмкинлекләр тудырырга тиешбез.

Кадрлар җитенкерәми. Бүгенге журналист – күпкырлы кеше. Хәзерге шартларда журналистларга төрле мәгълүмат форматлары белән эшли белергә кирәк: фото, видеога төшерә, кеше белән аралаша, диктофонга яздыра, видео монтажлый, расшифровка ясый, җөмләләрне дөрес итеп яза, укучыга тәкъдим итә. Редакцияли, тикшерә, кирәк икән, тәрҗемә дә итә. Социаль челтәрләргә урнаштыра һ.б.

Бу урында Илшат Әминев журналист вазифаларын тиз арада укып чыкты, аның очы-кырые күренмәс кебек иде... Илшат Әминев залны көлдереп алды да дәвам итте.

– Димәк, бу – массакүләм мәгълүмат чаралары өчен белгечләрне җентекләп әзерләүне, аларның эш урыннарында тиешле технологик шартларның булуын таләп итә.

Минемчә, таләпләрне төзеп, аны булачак журналистларны әзерли торган университетка тәкъдим итәргә кирәк.

Журналистларның яхшы шартларда эшләвен телим. Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларын нәтиҗәле һәм сыйфатлы үстерү өчен, хәзерге заман журналистларының ихтыяҗларына туры килә торган шартлар тудыруны активлаштырырга кирәк. Сүз югары уку йортларында белгечләр әзерләү, уңайлы эш урыннары булдыру турында бара. Матур эшләр башкаручы кеше матур шартларда эшләргә тиеш, – дип нәтиҗә ясады Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

Константин Чеченев гаҗәпкә калган: «Китап бастыру буенча Татарстан алдынгы урында»

Россия китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев нәшер ителгән китаплар саны буенча Татарстанның алдынгы булуын әйтте.

– Республикада узган ел якынча 100гә якын оешма басмаларының нөсхәләрен Кызыл палатага тапшырды, бу – бик зур күрсәткеч. Мин гаҗәпләндем. Аңлашыла, Татарстан китап нәшрияты кебек лидерлар бар, әмма университетлар да күп бастыра бит әле. Татарстан китап бастыру буенча Россиядә 4нче урында. Ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсеннән генә калыша. Яшьләр арасында китап укуга кызыксыну уятырга кирәк. Хәзер яшьләр вакытларын социаль челтәрләрдә уздыра, – дип искәртте ул.

«Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров: «Бүгенге көндә укучыны кеше язмышы кызыксындыра»

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров укучыны бүгенге көндә кеше язмышлары кызыксындыра дип саный.

– «Шәһри Казан» соңгы язылыш кампаниясендә тиражын үстерде – язылучыларыбыз саны 250 процентка артты. Иң элек, форматны үзгәрттек. Газетаның бер номерын «Шәһри Казан.Язмыш» дип атадык. 8 меңгә якын тираж булды. Укучыны бүгенге көндә кеше язмышлары кызыксындыра. Танылган яки танылмаган кешеме ул, аларның батырлыклары кызыклы. Геройлар газетабызның үзәгендә тора.

Барлык социаль челтәрләрдә видеоларны актив куеп барабыз. «Шәһри Казан» Телеграм каналының рус телле ресурслар арасында да алдынгы. Моннан тыш, «Шәһри Казан»ны сату нокталарын арттыруны да планлаштырабыз. Кибетләрдә дә газетаны бик теләп алалар. Хезмәткәрләребез социаль челтәрләрдә дә төркемнәр алып бара. Үсәргә, өйрәнүдән туктамаска кирәк, – диде баш мөхәррир.

Әсгать Сәфәров: «Милли журналистика туган телне саклау юнәлешенә һәрвакыт тугры калды»

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров милли журналистиканың туган телне саклауда ролен билгеләп узды.

– Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында 100 елдан артык тарихы булган милли журналистика турында да әйтеп узарга кирәк. Ул һәрчак төп юнәлешенә – мәдәни гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклауга тугры калды. Иң мөһиме: кыенлыкларга карамастан, милли басмалар үз эшен дәвам итә.

Татарстан Президенты карары нигезендә, «2023 ел – милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» дип игълан ителде. Этник һәм дини күптөрлелек, традицион кыйммәтләргә таяну барлык чараларда Россия җәмгыятенең тотрыклы нигезе булды. Массакүләм мәгълүмат чараларының мөһим бурычы – милләтара һәм динара хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итү.

Массакүләм мәгълүмат чаралары бурычларына бүгенге шартларда халыкка мәгълүмат җиткерү генә түгел, патриотизмны үстерү, җәмгыятьне ныгыту да керә. Автор материаллары патриотизм үсешенә һәм җәмгыятьнең берлеген ныгытуга юнәлеш тотарга тиеш. Хәрби дан, Бөек Ватан сугышында җиңү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы, хәрбиләргә ярдәм итүчеләр – волонтерлар, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмаларның, гади гражданнарның эшчәнлеге белән бәйле темаларга аеруча игътибар юнәлтү мөһим.

Яшьләр сәясәте өлкәсе, балалар хәрәкәте, «Созвездие – Йолдызлык» оешмасы эшчәнлеге, талантлы яшьләргә ярдәм итү, федераль һәм республика чараларын мәгълүмати яктырту мөһим. Татарстан сәләтле һәм ярдәмчел кешеләргә бик бай. Алар турында сөйләргә лаеклы шәхесләр күп безнең.

Россия 2022 елда чын мәгълүмати сугышка юлыкты: тышкы көчләр халык арасында шөбһә һәм хафа тудырырга тырышты, ләкин халыкка бу басымга бирешмәскә ярдәм итүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур булды. Мәгълүмат бирүгә аеруча зур игътибар юнәлтү кирәк. Коткы тарата торган башисемнәр, фикерне аңлатып бетермәү, контексттан аерым гыйбарәләр, фикерләрне генә чыгаруга юл куярга ярамый. Бу – халыкның ялган фикерләвенә китерә, шөбһә уята. Махсус хәрби операциягә кагылышлы материалларны тирәннән уйлап чыгаруны катгый сорыйм. Ялганга иң яхшы җавап булып, авторларның профессиональлеге, дөрес фактлар, рациональ аргументлар, бу сорауларны хәл итүдә оперативлык торырга тиеш.

Елдан-ел кызыграк уза коллегияләр. Экспозиция, күргәзмәләр ошады, чыгышлар да яхшы. Хакимият белән дә тыгыз эшлисез. Республика, муниципаль хакимият органнары белән тыгыз эшчәнлек, дәүләт алдында торган бурычларга карата тулы аңлау булганына сезгә рәхмәтлебез.

Быел «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына 20 ел тула. Мин бөтен коллективны шушы дата белән тәбриклим. Бүген без әйтә алабыз: агентлык булдыру мөһим һәм вакытлы эш булды. Минтимер Шәриповичның бу карарының мөһимлеген еллар исбатлады.

Бүген «Татмедиа» алдында яңа бурычлар тора. Тармак хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләп калабыз. Заманча коммуникациядә республика читендә үзеңне күрсәтү мөһим, ләкин татарстанлыларга сакчыл мөнәсәбәт, аларның ышанычын аклау – тагын да мөһимрәк. Булган вакыйгаларга тирәннән карау кирәк, бурычлар хәл ителешенә креатив карарга, яңа эш шартларында эшләргә әзер тору кирәк, – диде ул.

Шамил Садыйков филология институты белән хезмәттәшлек турында: «Татар җанлы балаларга журналистика өйрәтәбез»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы программалар турында сөйләде.

«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновны «милли җанлы шәхес» дип атады. «Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар мохите бар, аудиторияләрдә татарча сөйләшәләр. Татар егетләре, кызлары бюджет урыннарында укый. Без татар җанлы балаларга журналистика өйрәтәбез», – диде ул.

Әлеге программалар татар һәм рус телләрендә эшли ала торган белгечләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Программалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла.

Әсгать Сәфәровка 3нче курс студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов «Татар-информ»ның Ютуб каналында чыга торган «Таң» проектын күрсәтте. Президент Аппараты җитәкчесе филология институты проектларын югары бәяләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100