news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татмедиа» җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова язган җырга клип төшергәннәр

news_top
«Татмедиа» җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова язган җырга клип төшергәннәр
Эльвира Әхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтованың җырына клип төшергәннәр.

«Уклы йөрәк» җырының көен Гүзәлия иҗат иткән.  Аны Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән Лэйна дуэт итеп башкара. Клип укучы кыз белән укытучы абый мәхәббәте турында.

Эльвира Әхмәтова – бик күп җыр сүзләре авторы. Аларны Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар, Зәйнәп Фәрхетдинова, ИлСаф, Гүзәлия, Гөлназ Асаева, Әнвәр Нургалиев, Идел Нургалин, «Дустар» төркеме һәм башкалар үз репертуарына алган.  Гүзәл Уразова башкаруындагы «Кунак кына җирдә» һәм Ришат Төхвәтуллинның «Сула» җырлары исә замана хитларына әверелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар