«Татмедиа»га – 10 ел
2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы президенты күрсәтмәсе белән “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оешты һәм Федераль салым хезмәтендә теркәлде. “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” хәбәрчесе белән очрашып, медиа-холдингның оешу сәбәпләре, аның уңышлары һәм планнары турында сөйләде.
– Андрей Владимирович, исәнмесез! “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә – 10 ел, һәм бу әңгәмәне башлаганчы, Сезне һәм Сезнең аша бөтен коллективны юбилей белән тәбриклисе килә. “ТАТМЕДИА”га 10 ел, һәм оешканнан башлап бүгенгә кадәр ул һәрвакыт үсештә һәм үзгәрешләр кичерә. Бүген “ТАТМЕДИА”ны ничек тасвирлар идегез?G
– «ТАТМЕДИА» АҖ – Россиядә иң эре төбәк медиахолдингы, аңа 77 филиал керә: татар, рус, чуаш һә удмурт телләрендәге 98 район, шәһәр һәм республика күләмендә чыгучы газета, 15 журнал, 17 телевидение һәм 11 радио каналы, Интернет челтәрендә 87 сәхифә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Моннан тыш, Идел буе төбәгендә иң зур полиграфия-нәшрият комплексы булган “Идел-Пресс” та “ТАТМЕДИА” канаты астында эшли. “ТАТМЕДИА” холдингында барлыгы 2 мең кеше хезмәт куя.
Медиа-холдингның барлыкка килүе күп кенә муниципаль һәм хәтта республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бер котылу чарасы булды. Газета-журналларга язылу кими, алар бөтен Россия буйлап ябылып бара. Районнарда яшәүче кешеләр өчен яраткан газетасының юкка чыгуы – аянычлы хәл: бу зур бер җирлекнең халкы үз төбәгендә нинди хәлләр булганын белә алмый башлый дигән сүз. Әлбәттә, болай булырга тиеш түгел.
Шунысы бик мөһим: Татарстанда без газета-журналларны саклап кала алдык, шул исәптән милли басмалар, әдәби, балалар өчен басмалар да сакланды. Реклама сатып көн күрә торган басмалар арасында көндәшлеккә чыдап, исән калу бу газета-журналлар өчен булдыра алмаслык авыр әйбер иде. Халыкка мәңгелек кыйммәтләрне җиткерүче, рухи тәрбия бирүче бу басмаларга дәүләт ярдәм итәргә тиеш, һәм бу бурычны “ТАТМЕДИА” җәмгыяте үтәп килде, һәм хәзер дә үти.
Шунысын билгеләп узасым килә: “ТАТМЕДИА” бүген – сыйфатлы мәгълүмат контенты эшләп чыгаручы җитди инфраструктура. Сыйфатка юл тоту безгә исән калырга гына түгел, уңышларга ирешергә дә мөмкинлек бирә. Моның шулай икәнен исбатлап, безгә даими рәвештә башка төбәкләрдән мөрәҗәгать итәләр – делегацияләр килә, алар безнең тәҗрибәне өйрәнәләр һәм үзләрендә тормышка ашырырга тырышалар.
– Социаль челтәрләр бүген һәркемнең тормышында торган саен зуррак урын ала бара. Массакүләм мәгълүмат чаралары да моңа торган саен күбрәк игътибар бирә. Белүемчә, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте дә медиаяссылыкның бу өлешенә ныклап тотынды. Чынлыкта, нинди эшләр башкарыла?
– Эшлибез. Һәм бик җитди эшлибез. Бүгенге көндә район басмаларының һәрберсенең Интернетта сәхифәсе генә түгел, социаль челтәрләрдә төркемнәре һәм битләре дә бар. Редакөия эшләп чыгарган бар әйбер – яңалыклар, хәбәрләр, мәкаләләр – сайтта чыгып бара, алар турында социаль челтәрләрдә алдан хәбәр ителә. Хәзер үз контентын тарату өстендә эшләүче, моның өчен бөтен әсбапларны кулланучы басмалар гына уңышка ирешә ала. Монда татар телле басмалар турында да, рус теллеләре турында да сүз бара.
«ТАТМЕДИА» җәмгыятендә социаль челтәрләр белән эшләү бүлеге булдырылды. Аның бурычы – безнең яңалыкларны тарату гына түгел, район басмалары хезмәткәрләрен бу эшкә өйрәтү дә. Текстны язу гына җитми, аны укучыга илтеп җиткерү өчен заманча технологияләрне куллана белү дә кирәк. Хәзер укучыларның күбесе – социаль челтәрләрдә. Без шулай ук веб-мөхәррирләр өчен бу юнәлеш буенча махсус семинарлар да уздырабыз. Россиядә һәм дөньяда танылган белгечләрне чакырабыз. Әле күптән түгел генә Всеволод Пуля белән семинар узды (Russia Beyond The Headlines баш мөхәррире - Т-и искәрмәсе). Аның Татарстанга беренче килүе түгел. Һәм һәр килүендә аның семинарлары зур кызыксыну уята.
Без укыйбыз, өйрәнәбез, заманнан артта калмаска тырышабыз, һәм иң алдынгы тәҗрибәне кабул итеп, үзебездә кертеп җибәрәбез. Безнең белән шулай ук актив эшләүчеләр моның нәтиҗәсен бик тиз күрә: сәхифәләренә керүчеләр саны арта, социаль челтәрләрдә аларга күбрәк язылалар, шулай ук кәгазь басмаларын яздырырп алырга теләүчеләр дә күбәя.
– Интернетта гына чыгучы массакүләм мәгълүмат чаралары басма чаралар белән укучы өчен көрәшә. Республикада басма матбугатның торышы нинди, “ТАТМЕДИА” халыкның кәгазьдә чыга торган мәгълүмат чаралары белән ничек итеп кызыксындыра?
– Ишетеп торабыз: безне газет-журналларга язылу кимүдә гаеплиләр. Тик бу бит бездән генә тормый. Бу бөтен дөньяга хас күренеш. Яшь буынга, мөгаен, мәгълүматны кәгазьдән укып түгел, экраннан карап белү уңайрактыр. Шул ук вакытта халыкның бик зур өлеше газета-журналларны кулга тотып укырга күнеккән. Мондыйлар чыннан да бик күп. Алар яхшы мәгънәдә консерватив, яраткан газетасын яки журналын югалту алар өчен фаҗига булачак – мәгълүмат чыганагыннан мәхрүм кала дигән сүз.
Чыннан да, язылу саны кими. Шулай да бездә, Татарстанда, бу күренеш бөтен Россиягә караганда акрынрак бара: елга 7-8 процент. Һәр басманың редакциясе әбүнәчеләр белән ныграк эшләргә тырыша, ә без бергәләшеп басма матбугатны укучыга җиткерү чаралары эзлибез. Мәсәлән, без хәзер медицина учреждениеләрендә челтәрләрне булдыруга актив ярдәм күрсәтәбез. Иң эре хастаханәләрдә дистәгә якын нокта ачылды. Һәм беләсезме, анда безнең газета-журналларны бик теләп сатып алалар, татарча булсынмы, русчамы. Әйтергә кирәк, бу нокталарда “ТАТМЕДИА” чыгара торган басмалар иң күренеп тора торган җиргә тезеп куела.
Сезнең укучыларда басма массакүләм мәгълүмат чараларының барысы да зыянга гына эшли, дәүләт ярдәменнән башка яши алмый дигән фикер калмасын иде. Реклама бирүчеләр баребер үз игъланнарын интернетта түгел, басма мәгълүмат чараларында чыгара. Һәм күпчелек очракта газета-журнал чыгару шактый уңышлы, үз-үзен тәэмин тә ала торган бизнес ул. Әйе, без бюджет үтәлешен нык контрольдә тотабыз: атна саен видеоконференцияләр уза, аларда баш мөхәррирләр язылучылар саны буенча да, эшләп чыгарылган эчтәлек – контент буенча да хисап тота. Ел ахырында кабул ителә торган бюджетның төп бүлекләре үтәлеше тикшерелә. Тик шул ук вакытта басмаларның күпчелеге шактый яхшы керем ала. Алар чыгымнарын гына каплап калмый, хезмәткәрләренә лаеклы дәрәҗәдә хезмәт хакы түли, хәтта иң яхшы журналистларны үсендереп җибәрү өчен бүләкләү фонды да булдыра. Бер дә икеләнми әйтә алам: басма мәгълүмат чараларының үлеп-бетеп баруы турында сөйләгә әле бик иртә.
– Монда рус телле басмалар турында гына сүз барамы, әллә татар теллеләре турында дамы?
– Икесе турында да, әлбәттә!
– «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы “ТАТМЕДИА” АҖнең структур бүлекчәсе булып тора, без дә үзгәрәбез, үсеш алырга омтылабыз. Безнең хезмәтне ничек бәяләвегезне дә беләсе иде.
– «Татар-информ» агентлыгы соңгы ел эчендә нәкъ менә интернетның татар телле өлеше буенча бик көчле үсеш күрсәтте. Мәсәлән, 2016 нчы ел гыйнварында «Татар-информ», «Sntat» һәм «Интертат»ны тәүлегенә 10 мең 600 кеше кереп караган булса, шул ук елның августында куланучылар саны 18 мең 600 дән артып киткән, ә 2017 нче елның августы нәтиҗәләре буенча укучылар саны тәүлегенә 87 мең 654 кешегә җиткән. Без татар телендә чыгучы барлык ресурсларыбызны берләштердек – элек алар аерым иде, мәгълүмат кырында бер үк укучы өчен көрәштеләр. Хәзер алар бөтенесе “Татар-информ” редакциясендә, һәм контент белән бөтен юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек алды. Шул ук вакытта татар телле редакция һич тә тәрҗемә итеп кенә утыручы түгел! Без кызыклы, яңа контент булдыра алучы журналистларны үзебезгә җыйдык. Бары бер ел эчендә редакция сыйфат ягыннан искиткеч көчле алга китте, һәм хәзер татар телле сегментта аларга Татарстанда тиңнәр юк.
Ә инде “Татар-информ” агентлыгының үзенә килсәк, без тәүлегенә бер миллион кулланучы сызыгын узып китә алдык, һәм бу нәтиҗәдән читкә тайпылмыйча, алга барабыз. “Медиалогия” һәм башка рейтингларда иң алдынгы урыннарга чыкканыбыз бар. “Татар-информ” Татарстанның бик саллы ресурсына әйләнде, һәм без алдыбызга республика җитәкчелеге куйган бурычларны уңышлы үтәп киләбез: абруйлы булырга, халыкта киң таралган, күп укылучы, башка мәгълүмат чаралары күчереп бастыра һәм сылтама ясый торган интернет ресурсы булырга.
Мин “Татар-информ” агентлыгының элекке җитәкчеләренә рәхмәтле. Нәкъ менә алар югары һөнәри осталыкка ия булган, югары технологияләр белән эшләүче нигезне булдырып калдырган. Шушы нигез аркасында без алга таба уңышлы эшләп киттек. Ләкин хәзер безнең алда зур бурыч тора: без эшләп чыгарган контент мөмкин кадәр күбрәк кешегә барып ирешсен. Без менә шуның белән шөгыльләнәбез. “Татар-информ” моның белән бик уңышлы шөгыльләнә.
– Бүген тормышка ашырылучы иң эре проектларның берсе - «Татарстан-24». Аның үсеше ничек бара?
– Әйе, бу проект бөтен Татарстан халкынның йөрәкләрен яулап бара. Бу әлегә беркайда да булмаган, уникаль проект. Моңарчы район кешеләренең үз яңалыкларын бөтен республика халкына җиткерә алганы юк иде. Хәзер район башлыклары “егермедүрткә” күчү өчен чират тора! Без торган саен күбрәк районнарда эшлибез. Алай гына да түгел: бик күп районнар хәзер үз телевизион контентларын булдыру өстендә эшли башлады, бу аларга «Татарстан-24» каналына керергә мөмкинлек бирә. Хәбәрче пунктлары ачалар, һәм бу пунктлар мәгълүмат җитештерә.
Бөтен мәгълүмат Казанга агыла, аннан республикага тарала. Тәүлек дәвамында барысын да күз уңында тоту, сәгать саен яңылаклар белән чыгу - искиткеч авыр. Коллектив әйтеп бетермәслек зур эш башкарды. Хәзер төп бурыч – урыннарда техник яктан артта калуны бетерү. «Татарстан-24» HD форматта чыга, ә районнардагы техника иске, 6-7 ел алыштырылмаган. Техниканы яңартырга кирәк, мәгълүмат таратуның заманча форматларына күчәргә, моннан тыш, телесигналны тарату буенча федераль дәрәҗәдә бара торган реформаны әйбәт кенә уздырып җибәрергә. Чынлыкта, «Татарстан-24» район телевидениесе өчен бер котылу чарасы булды, чөнки бик тиздән муниципаль каналларга федераль каналлар программасына кереп, җирле яңалыкларны күрсәтү мөмкинлеге бетәчәк.
Татарстан – алдынгы төбәк, халкының 90 проценттан артыгы кабель телевидениесенә тоташкан. Бар шәһәрләр, район үзәкләре – йә кабельдә, яисә спутник телевидениесы карый. Эфир аркылы чыга торган телевидениены караучы юк диярлек. Татарстан-24 каналы ачмаган булсак, элек федераль каналлар белән хезмәттәшлек иткән безнең каналлар әллә кайдагы – йөзенче, ике йөзенче кнопкага калып, безнең тамашачы күз алдынан югалыр иделәр. Җирле яңалыклар, шулай итеп, шул ук җирле халыкка барып җитә алмас иде.
«Татарстан-24» каналын эшләтеп җибәреп, без берьюлы ике максатка ирештек: барлык җирле телеканалларны саклап калдык, һәм республиканың һәр районына үз яңалыгын бөтен Татарстанга ишеттерергә мөмкинлек бирдек – рәхим ит, сюжетлар төшер, җибәр, һәм алар бөтен республикага чыгачак. Бу бит телевизион яңалыкларга гына кагылмый. «ТАТМЕДИА» район матбугат чараларына үзара мәгълүмат алмашу мөмкинлеге бирде, кызыклы, мөһим яңалыкларны республика дәрәҗәсенә күтәрергә дә мөмкинлек туды – мәсәлән, бу яңалыкларны “Татар-информ”да чыгару аша.
– Киләчәккә планнар турында да сорамый калып булмый. 10 ел уңышлы эшлисез – ә “ТАТМЕДИА”ның киләчәген нинди итеп күрәсез?
– Киләчәк үсешебезне социаль челтәрләрдә күрәбез. Ә моның өчен без укучыларыбыз, кулланучыларга, тамашачыларга үзебез барып җитәргә тиеш – уникаль контент белән. Шуңа күрә уникаль контент булдыру – ТАТМЕДИА га керүче безнең мәгълүмат чараларының төп бурычы. Контент юк икән – син кызыклы түгел.
Алдыбызда торган тагын бер бурыч, һәм без нәкъ аны үтәү өчен булдырылган да идек – контентны республика халкына илтеп җиткерү. Без башка каналлар кебек кешене куркыта торган, җыен начар хәбәрләр белән, криминал белән җәлеп итәргә тырышмыйбыз. Безнең яңалыклар – кеше тормышын чагылдыручы, яхшы хәбәрләрдән тора. Без республикада ниләр булганын сөйлибез һәм күрсәтәбез. Бездә көн саен һәм һәрбер районда ниндидер яхшы вакыйгалар булып тора. Безнең Президентыбыз, хөкүмәт тырышып эшли һәм дистәләрчә яңалык өчен сәбәп булып тора. Кешеләргә бу мәгълүматны вакытында, мөмкин кадәр тулырак, тәфсилләбрәк җиткерү мөһим, республикада яшәүче һәр кеше төбәкнең җитәкчелеге ни белән шөгыльләнгәнен белеп торырга тиеш. Белү генә түгел, бу эштә катнашырга да тиеш. Кешеләр республиканың нинди юнәлештә үсүен аңлап торырга тиеш, шулай булганда һәркем Татарстан һәм Россиянең үсешенә үз өлешен, көчен кертеп җибәрә алыр. Мәгълүмат җиткерү – нәкъ менә шушы бурычны без үтәргә тиеш.