Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы торт (рецепт)

Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. “Үз кулларың белән пешерелгән торт тагын да тәмлерәк, татлырак була”, – ди Мөслимдә яшәүче Гөлназ Фазлыева. Бүген ул Мөслимнең"Авыл утлары" газетасында үзе яратып пешерә торган торт рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татлы торт (рецепт)

3 йомырканы 1 стакан шикәр комы белән бик әйбәтләп болгатырга. Агарып кабарган массага әкрен-әкрен генә 250 гр каймак салып, болгатуны дәвам итәргә. Аерым савытта 1 стакан он белән 1 пачка көпшәкләндергечне (разрыхлитель) катнаштырабыз, аннары төп массага кушып, сак кына болгатабыз.  

Табага пергамент кәгазе җәябез, шуңа камырны салып, 180 градуслы духовкада 40 минут пешерәбез. Камырның пешкәнен шырпы тыгып карап беләбез.

Пешкән коржны ике яки өч өлешкә бүлеп, баллы сироп белән чылатабыз. Коржлар өстенә үзегезгә ошаган крем сыларга була.

Крем: 500 грамм каймакка 3 аш кашыгы куертылган сөт, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Әзер корж өстенә крем җәеп, матур итеп бизибез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100