news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татлы әтәч (рецепт)

Бүген 1 сентябрь - Белем көне! Балаларны "татлы әтәч" ясап шатландыра алабыз.

news_top
Татлы әтәч (рецепт)
Сироп өчен: 1 стакан шикәр комы, 7 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы лимон согы.
Бер искәрмә: эмаль савыт кулланырга кирәкми.
Салмак утта сиропны болгата-болгата кайнатырга, ул үтә күренмәле алтынсу төскә керергә тиеш. Азык-төлек буяулары салып әтәчләрне кызыл, яшел, кызгылт сары һ.б. төсләргә дә кертә аласыз. Катнашманың әзерлеген белер өчен салкын суга бер тамчы сироп салып карыйбыз, әгәр ул түгәрәккә оешса, әзер дигән сүз.
Әзер булган очракта газны сүндерәбез, куыклар тынычлангач, сиропны махсус формаларга яки пергамент кәгазьгә түгәрәкләр ясап салабыз. Таякчык та куеп калдырырга онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар