«Татлы сабыйларым, хаталарым, тәҗрибәләрем…» — яшь әни хатирәләре
Хәзерге мода буенча «бала табышырга» хатын белән хастаханәгә кереп яту, аннары анда булышам дип сөт шешәсе селкеп утыру, хастаханә боткасы ашап ятуны ир ярдәме дип санамыйм.
Безнең беренче тапкыр әти-әни булганга 15 ел узган икән. Иң озак декрет ялы (1,5 яшь) бүләк иткән улыбыз. Мине туйганчы йоклаткан улым. Беренче тапкыр сәгать 9-10га кадәр икәүләп йоклап карау хыялын чынга ашырган улыбыз.
Ялмы, каникулмы, әти 6.30 сәгатьтә безнең бүлмәдә утны яндыра иде дә: «Сәгать 7дән дә калмый торыгыз. Шөгыль табыгыз, эштә булыгыз», — дип эшкә чыгып китә иде. Дус кызларым кайсы сәгать тугызда йокыдан тордым, кайсы 10да көчкә уяндым, ә мин 12дә генә дип сөйләгәнен мин аптырап тыңлап тора идем. Сәгать 12дә йокыдан тору турында уйламый да идем, «9га һәм 10га кадәр йоклау ничек була икән», — дип аптырый идем. Шулай йоклап карыйсы килә иде… Әти белән әни шулай хезмәт сөючән итеп үстерергә теләгән инде.
Безне күп нәрсәгә өйрәткән, башкача яшәргә өйрәткән улыбыз. Табиб билгеләгән срокны көтмәскә уйлаган, әмма туарга да ашыкмаган улыбыз.
Йөклелекнең соңгы аена кергәч, иремә «бала тапканчы туйганчы карбыз ашыйм әле, зур карбыз алып кайт», — дидем. Ул 14 кг карбыз алып кайткан, шуны күтәреп алып юдым, әллә шул ярамады, төнлә эчем авырта башлады. Әле ай башы гына, ә срок — ай ахырында, табам дип уйламыйм да. Түзәрлек авырту булгач, иртән дә өйдә калдым. Шуннан төшке аш вакытында ирем кайтты. «Ул карбызыңны ашый да алмадың бит инде, тәмле җирен генә тутырып ал бер савытка да, хастаханәгә илтәм», — диде.
Кабул итү бүлмәсендә дистәдән артык хатын-кыз утыра, мин дә шунда көтеп утырырга чират алдым. Абортка килүче хатын-кызларны кабул итеп бетермичә, мине хастаханәгә салмадылар. Эчем дә авыртмый башлады кебек тоелды инде ул вакытта. Шактый озак утырдым…
Кабул иткәч тә берәр сәгать көтеп утырдым, чөнки табиблар җыелышта иде. Табиб карады, тикшерүләр үткәрделәр. Бала ике тапкыр кендегенә чорналган, ашыгыч рәвештә таптырырга дигән карарга килделәр. Алар ашыкса да, бала туарга ашыкмады…
14.00 сәгатьтә кергән идем, укол кадап аптыратып бетерделәр, тулгак та башланмады, бернинди процесс юк. Җитмәсә сменага берүзем идем, гел минем тирәдә кайнады ул табиблар, нәтиҗә генә күренмәде. Аптырагач, кроссворд (бала таптыралар дип уйламадым, хастаханәгә салып куйсалар дип алган идем) чишә башладым, табиб кабат керде дә, миңа шаккатып карап тора. «Син бала табарга җыенасыңмы ул? Эчең ничә секундка ничә тапкыр авырта? Санап бар», — ди. «Җитте инде мине аптыратырга, 40 кереп карадыгыз. Сез карау белән мин санаудан нәрсә үзгәрә. Күрәсез бит срогым җитмәгән», — дидем. «Тагын бер карыйм да, иртәнгә кадәр аптыратмыйм», — диде табиб.
Инде ашыйсы килә башлады, бала таптырабыз дип ашатмадылар да. Ярый әле өйдән карбыз белән печенье алган идем, тәрәз төбенә куйдым да шуны ашадым. Гадәттә мин карбызны кара ипи белән ашарга яратам, монда печенье белән үк булды инде… Ярый табиблар күрмәде, шәфкать туташы су эчкән өчен дә ачуланды.
Төнге 12дә тагын ике укол кададылар да, ял ит, диделәр. Төнге өчтә эчнең каты итеп авыртуына уяндым. Мин йоклаганда бер хатын-кызны китергәннәр. Озын кара чәчле ханым миңа таныш кебек тә тоелды, ул авыртуга чыдый алмыйча стена буйлап шуышып йөри. Мин аптырап карап торам, шул тамаша авырта микәнни дип. Шуннан ул табарга да кереп ятты, и кычкырып та карады. Мин ятам, ник бераз түзем булырга ярамый микәнни дип уйлап. Ярты сәгатьтән мин дә аның янына кереп яттым, һәм кычкыру буенча аны да уздырдым кебек тоелды.
8.30. 18 сәгать азапланганнан соң 3850 граммлы малай туды. Миңа малай дип күтәреп күрсәтәләр. Күзне йөртеп өскә карыйм, малай икәнен таныта торган урынга кадәр генә менде күз, йөзен күрә алмадым.
Янәшә яткан хатынга телефонын китергәннәр иде инде. Миңа исем белән дәште, ә мин «Венера, синме?» дидем. «Мә телефон, шалтырат иреңә», — диде. Мин коры гына итеп «малаең туды», дидем. Бу газаплануларыма иң гаепле кеше ул иде, күрәсең. Ирем җитмәсә, «туды дамыни» диде ачуымны чыгарып, 18 сәгать кенә җитмәгән, 2-3 көн тудырырга идеме аны дип уйлап өлгердем шулвакыт. Мин бу кадәр азаплануга, башка беркайчан да килмим, кирәксә үзе табар дип антлар биргән идем инде.
Без Венера белән бер мәктәптә укыдык, ул бер яшь кече. Әмма мәктәпне тәмамлаганнан бирле 7-8 ел күрешкән юк иде. Мин гел кыска карэ прическасы белән йөргән Венераны билдән түбән чәч үстерер дип уйлаганым да булмады. Икәү генә ике көн бер палатада рәхәтләндек, 7 еллыкны сөйләшеп…
Бала тудыру йортыннан туры авылга әти-әни янына кайтып киттек. Авылга кайтып киттек ни пустышка, ни шешә алырга уйламаганбыз. Табын әзерләп куйганнар, күзем виноградка төште, утырдым да ашадым.
Мунча ягып куйганнар. Әмма баланы мунчага алып керергә әни куркып калды. Шунда ирем «үз баламны үзем алып керәм мин мунчага» диде дә, өчәү кереп киттек. Мин көч хәл белән үземне юып утырам, ул баланың чәчен кыра, юындыра, күтәреп алып та чыгып китә». Шунда бер туганыбыз «кара инде бу галәмәтне, беренче баласы түгелдер ул аның, өйләнгән булгандыр инде ул», — дип әйтеп тә куйган әнигә, шик кертеп. Чөнки туганыбызның кияве баланы өстемә пес итеп куя дип кулына да алмый иде. Шунда ирем, аның яңа туган кызын кулына алып, «анысы да бәхет бит аның, мә тот кызыңны» дип кулына тоттырып куйган иде.
Бала төн уртасында еларга тотынды, иртәнгә кадәр елады да елады, виноград эченә ярамаганын аннан гына белдем инде. Ирем кулыннан төшерми күтәреп чыкты, ә минем хәлем бала күтәреп йөрерлек түгел иде. Мин балага кушылып караватта елап утырдым.
Икенче көнне исем кушарга җыендык. Ә исем юк. Ирем белән китаптан эзләп утырабыз, бер ошаган исем юк.
Өйдәгеләр исем таба алмыйлар әле дип сөйләшәләр. Шунда әтинең «бала алып кайта белгәннәр, исем таба алмыйлармени, исем беткәнмени. Исем тәкъдим итүчеләргә кысылмагыз, үзләре табар», — дип әйткәне ишетелде.
Шул уңайдан, миңа исемне бабай (әтинең әтисе) кушкан. Мине алып кайткач, әти-әнигә «беренче балагызга үзем кушам» калганын үзегез карарсыз дигән. Энемә әтинең апасы кушты. Әти үзе дә малай дип шашып көтте, ә исем табып куймаган булган инде. Шуннан сеңлемә мин исем тәкъдим иткән идем, әти «нәни кызыма үзем кушам» инде диде. Шулай итеп әни бер баласына да исем куша алмыйча калган.
Мин исем тәкъдим иттем, сизәм иремнең үзенең кушасы килә, шулай да ризалашты минем белән. Мулла килгәч, ирем икенче исем тәкъдим итте. Мулла баланың колагына исеме белән әйтә башлады. Әти-әниләр бер-берсенә карашты, чөнки яңа исемне аларга әйтергә өлгермәгән идек.
Яллар бетте, ирем эшкә китте. Мин бала белән авылда калдым. Өйне мунча итеп эссе итеп җылыталар, әнинең апасы белән әни «бала агач яфрагы селкенгән дә туңа дип әйткән борынгылар» дип башта юка чүпрәккә, аннары калынга төреп куялар. Өч көн булды дигәндә баланың тәне катмач бетчәгә батты. Авыл фельдшеры Маша апа килеп карады да, «бу йогышлы чиргә охшаган, Казаныгызга китегез, китмәсәгез район хастаханәсенә салам», диде. И куркуларым… Тумас борын нинди чир инде, җитмәсә йогышлы… Маша апа да инде, мин туганнан бирле авыл фельдшеры булып эшләүче, шуны да белмәгән…
Бала тугач, мин шундый нечкә күңеллегә әйләндем, баладан да күбрәк елый идем ахры… Иремә елап шалтыраттым, ул эштән сорап, кайтып алды, Казанга килеп җиткәндә эш сәгате төгәлләнеп килә иде, поликлиникага килеп кердек, безнең участок табибы эшләми. Башка кабинетка кереп баланы карауларын сорадым, урыннарыннан кымшанмадылар да, үз табибыгыз карар диделәр. Ә мин болай да юл буе елап килгән, күңелем тулышып тора, чыктым да киттем. Ирем коридорда «ни диделәр», дип каршы алды. «Карамадылар», — дидем. Ул баланы алды да, кереп китте. Дуамалланып керүен күргәч табиб белән шәфкать туташы икесе берьюлы торып басты. «Баланы карамыйча мин беркая чыкмыйм», — диде ул, тавышын күтәреп. Табиб белән шәфкать туташы икесе берьюлы бала янына килеп тә бастылар. «Ул кадәр борчылмагыз, яшь әти. Бу артык эсседән, тирләгәннән чыккан бетчәләр (потница). Суга эт тигәнәге үләне (череда), ромашка салып коендырыгыз», — дип озатып калдылар…
Бала тапканнан соң икенче көнне, минем кулларым нык сызлады һәм хәлсезләнде. Әмма табибларга әйтергә уйламадым да, узар әле дип уйладым. Аннары соңрак табибларга баргач та, алар ни әйтергә белмәделәр. Әбием куйган диагноз дөрес булды бугай. «Бала тапканда, кулыңа көч килгән», — дигән иде ул. Кулларыңның хәле булмау сәбәпле, мин баланы күтәреп йөри алмадым, чөнки төшереп җибәрү куркынычы бар иде. Хәзер көне буена бала белән үземә генә калырга кирәк. Ирем эшкә киткәндә баланы диванга алып калдыра, «еласа да диван өстендә килеш кенә күтәр», — дип эшкә китә. Әллә ничә тапкыр шалтыратып, хәлләрне сорый, «диван яныннан ары китмә баланы күтәреп», дип кисәтә. Мин ул кайтканчы шул диван өстендә генә баланы кулымда тибрәтәм, шунда гына бала белән мәш килә идем. Ирем кайткач, бергә юындырабыз. Иртүк торып эшкә барасы бар, елатма ул баланы димәде, төнлә торып, баланы күтәреп йөри иде. Бу бәһасез ярдәм иде. Мин баланы ике айдан соң гына күтәреп йөри башладым, шул вакытта гына кулга көч кайтты.
Хәзерге мода буенча «бала табышырга» хатын белән хастаханәгә кереп яту, аннары анда булышам дип сөт шешәсе селкеп утыру, хастаханә боткасы ашап ятуны ир ярдәме дип санамыйм. Анда ирнең кирәге бар, дип тә уйламыйм. Ул үз «эшен» эшләгән, син үз «эшеңне» эшләп кайт инде. Хастаханәдә табиблар бар, куркырлык берни дә юк. «Бала һәм ана палатасы» да минем өчен түгел. Иң рәхәте — палатада кызлар белән сөйләшү, белгәнең белән уртаклашу, белмәгәнеңне сорау, бергәләп чәй эчү. Баланы имезергә генә кертәләр, алып чыгып китәләр, ә ана кеше көч туплый, хәл җыя. Бу минем фикер, килешергә кирәкми.
Әмма беренче бала имә белмәде. Бүлмәдәш кызларның сабыйлары тәмләп күкрәк сөте ашаганда, минеке елый иде. Өйгә чыккач та ул рәтләп күкрәк сөте имә белмәде, чәйнәп бетерә иде. Бу авыртуга ничек түзгәнмендер, әле дә аптырыйм. Ирем аякларымнан тотып утыра, «түз инде, хатын дип», минем күздән мөлдерәмә яшь тәгәри. Ул бала имезү сәгате җиткәнен куркып көтеп ала идем. Беркөнне бу сабырлык бетте. «Башка имезмим, мә тот малаеңны», — дип иремә бирдем. Ике көн имезмәдем… Боларның берсен дә әнигә дә, кайнанага да сөйләмәдем. Алар борчылганнан ни үзгәрә…
Бөтенләй имезә алмаячаксың, төнлә сөт җылытып йөрүе рәхәт булмаячак», — дип дус кызым ачуланды. Соңга таба улым имәргә дә өйрәнде дә кебек, әмма 11 айда ташлатырга туры килде. Баланың имә алмау сәбәбе 5 яшьтә генә ачыкланды. Анда тел кереше (языковая уздечка) булган. Баланың теле өскә дә күтәрелми, авыздан да чыкмый диярлек иде. Ул баланың ничек теле ачылгандыр, «р» хәрефен әйтә алмыйм дип зарлангач, әбисе «тел кереше бар бит бу баланың», дип күреп алды. Район бала тудыру йортларында бала тугач, тел керешен кисеп җибәрәләр иде, дип сөйләде ул. Ә шәһәр табиблары ничә медосмотр узып та аны карамады. Без яшь әти-әни андый нәрсәнең булганын белмәдек.
Балалар бакчасына 1,8 яшьтә бирдек, салкын тидереп, авырып бер тапкыр бакчаны калдырмадык. Башка чир белән 1-2 көн бармыйча калды. Проблема тугач, сөннәткә утыртырга дип хирургка күренә бардык. Ул өч яшьсез сөннәткә утыртмыйлар дип, ничек дәваларга икәнен язып җибәрде. Икенче тапкыр килгәч тә шул бер сүз, өч яшьсез ясарга ярамый. Безнең дә яшьлек инде, икенче табибка барырга башка да килмәде. Өч яшь тулуга сөннәткә утыртырга киттек, операция ясаган хирург безне ачуланды, «ник иртәрәк килмәдегез, җиңел операцияне катлауландыргансыз», диде. Шул сәбәпле, 3 атна улым белән өйдә яттык, балачакта карамаган мультфильмнарымны компенсацияләдем.
Шулай итеп, беренче улыбызны үз хаталарыбызда өйрәнеп үстердек. Ул искә төшермәсә, энекәш кирәк миңа димәсә, икенче бала да алып кайту турында уйлаган кеше дә юк иде. Биш яшьлек улыбыз балалар бакчасыннан кайта да, «анда барысының да энекәшләре-сеңелләре бар, минеке генә юк», — ди.
Икенчесе баланы алып кайтырга җыенганда барлык кирәк-яракларны алып куйдык. Иремнең отпускын бала туа торган вакытка көйләдек (әмма икенче улыбыз да әтисенең ялын көтмәде. Гыйнварда туасы улыбыз, быелгы эшне киләсе елга калдырмыйлар дигәндәй, декабрь азагында туды һәм 31 декабрьдә хастаханәдән чыгып, Яңа елны бергә каршыладык). Бала тудыру йортыннан туры үз фатирыбызга чыгарга хәл иттек, чөнки үз өеңнән дә рәхәтрәк, җайлырак урын юк. Нәрсәдер кирәксә, кибеткә яки даруханәгә чыктың алдың, табиб чакырту проблема түгел.
Әтисе кебек оста бала караучы да юк, чөнки хәзерге табиблар әбиләр ысулларын кабул итми. Әбиләр башы формалашсын дип, балага гел шапка кидерергә кушалар, табиб килә дә, шапкасын салдырып ата иде. Хәзер дә бала салкын тиеп авыртса, табиблар сөт белән бал бирергә кушмый. Ә безне балачакта гел шулай дәвалыйлар иде, әбиләр дә гел шулай дәвала дип әйтеп тора. Аннары бергә бала карау, ир белән хатынны якынайта, ә бала белән әни янына кайтып китү, араларны ерагайта. Ир заты да бала карауның авыр хезмәт булуын аңлаячак. Аннары үсә төшкәч тә баланы әби-бабайга кайтарып куеп эшкә чыгуга ирем каршы булды. «Баланың үскәнен, яңа шөгыльләрен күрми калабыз, алар үзләренекен үстергән инде», — ди иде. Минем әти дә «үзегез тапкансыз, үзегез үстерегез, безгә сөяргә генә алып кайтыгыз», — дип гел әйтә. Аның сүзләре белән дә килешәбез. Әлбәттә, ике як әби-бабайда кирәктә ярдәм итәргә әзер, әмма без үзебез…
Икенче бала тууга хирурга алып барып тел керешен күрсәттем, ул бар иде, кистердек. Өч айда алып барып сөннәткә утырттык, бала да куркырга өлгермәде, өч көндә төзәлде дә.
Өченче баланы алып кайтырга җыенгач, олы улым «УЗИ»га барасы көнне һәм аннан минем «кыз дип әйттеләр» дигән хәбәр белән кайтуымны көтте. Ә минем күңелем малай икәнен сизә иде. Олы улымны әзерләргә тырышып, «малай булырга мөмкин» дип әйтә идем, ә ул «юк, кыз», дип кырт кисә иде. Узидан кайттым, малай дип әйттеләр дигәч, ул елап җибәрде. «Бәлки алар дөрес әйтмәгәндер, тагын кайчан барасың УЗИга, мин дә барам», — дип елады ул вакытта ун яшьлек улыбыз.
Ә энеләрен күрүгә кыз турында оныттылар…