news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татлы рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан татлы рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Татлы рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: как – 250 г, өрек, йөзем – 250 шәр г, караҗимеш – 150 г, бал – 200 г, атланмай – 100 г, әстерхан чикләвеге – 80 г.

Эш барышы: Йөзем, өрек, караҗимешне юып, өсләренә кайнар су коябыз. Өрек белән караҗимешнең төшләрен алабыз. Кипкән җимешләргә, иттарткычтан чыгарганнан соң, бал, йомшартылган атланмай, вакланган әстерхан чикләвеге кушабыз да яхшылап болгатабыз.

Әзер эчлекне как өстенә ягып, рулет итеп төрәбез. Плёнка белән каплап, туңдыргычка яисә салкын урынга куябыз.

Әзер татлыны чәй янына кисеп чыгарабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар