Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы-майлы кәтә рецепты

news_top_970_100
Татлы-майлы кәтә рецепты
Фото: Freepik.com

Эченә ак май һәм шикәр салып пешерелгән бу кәтәне әзерләүнең бернинди авырлыгы юк. 

Азәрбайҗан, төрек һ.б. төрки халыклар, шулай ук әрмән милли кухнясында көлчәне «кәтә» («гата») дип атыйлар, аны төрле эчлек белән пешерәләр, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Камыр ясау өчен: 1 кг он, 2 йомырка, 200 г ак май, 1 чәй кашыгы чүпрә, 10 г ваниль шикәре, 10 г камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 0,5 стакан шикәр комы, камыр басарлык сөт.

Эчлек өчен: 1,5 стакан он, 100 г ак май, 1 стакан шикәр комы.

Беренче эш итеп, ак майны эретәбез һәм суытабыз, шикәр комы кушып бутыйбыз. Аннары аерым савытка бераз сөт салып, чүпрәне эретәбез. Шуннан соң барысын бергә кушабыз да йомырка, он һәм ванилин белән камыр көпшәкләндергеч салабыз. Кирәк булса, тагын бераз сөт өстәп, камыр басабыз.

Камырны җылы урынга куеп, 1 сәгать кабартырга кирәк.

Хуҗабикәләр кайвакыт, күмәч һәм пирог пешергәндә, камыр өстенә шикәрле-майлы он сибә, чөнки шулай матур да, тәмле дә була. Ә бу очракта мондый шикәрле-майлы онны кәтә эченә салырга кирәк. Эчлек ясау өчен ак майны шикәр комы һәм он белән уарга (таралып торырлык булсын).

Камыр кабаргач, кисәкләргә бүләргә һәм уклау белән җәяргә (теләгәнчә зурлыкта). Уртасына кашык белән шикәрле-майлы оннан ясалган эчлекне салырга һәм камырның кырыйларын җыеп, тулысынча бөреп-каплап куярга. Бөрелгән ягын аска каратып, камырның өстен тигезләр өчен, уклау белән тагын бераз гына җәяргә.

Табага пергамент кәгазе куеп, кәтә-көлчәләрне тезәргә, өсләрен йомырка сарысы (бераз сөт тә кушып) белән майларга. 4-5 җирдән чәнечке кадап тишкәләргә дә киңәш ителә. Гомумән, хуҗабикәләр кәтәнең өстенә, чәнечке ярдәмендә сырлар ясап, бизәкләр дә төшерә.

Кәтәне газ мичендә 180 градуста пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100