news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татлы колбаса рецепты

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан татлы колбаса рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Татлы колбаса рецепты
Ингредиентлар: 700 грамм печенье ("топленое молоко") , 3 кап атланмай (сыер мае), 2 аш калагы какао, 250 грамм шикәр комы, ике уч әстерхан чикләвеге, 3 йомырка.

Эш барышы: печеньены нык изми ваклыйбыз, кисәкләре күренсен. Шуңа 3 йомырка сытып чикләвек салып болгатырга.

Кәстрүлдә май, какао, шикәр комы салып, кайнап чыкканчы утта тотабыз. Аннары кайнар килеш печенье янына салып болгатырга.

Пакетларга салып тыгызлап колбаса формасына китерәбез.

"Аның тәме әйтеп бетергесез. Чәйләрегез тәмле булсын!", - дип язган хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар