Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татлы» кабартма рецепты

Кабартма камырына куертылган сөт салына.

news_top_970_100
«Татлы» кабартма рецепты
Гөлүзә Василова

Кабартма камыр өчен: 2 йомырка, 1 банка куертылган сөт (сгущенка), ярты бал калагы сода, тоз, чама белән он.

Барысын бергә кушып болгатырга. Камыр бераз ябыша торган була. Камырны берничә кисәккә бүләргә, куна тактасына он сибеп, 1 см калынлыкта җәяргә. Стакан яки төрле фигуралар белән кисәргә.

Үсемлек маена салып әкрен утта ике ягын да кыздырырга. Кабартмаларның артык мае саркысын өчен калын салфеткага салып торырга. Кабартмалар өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин.

Өлкәннәр дә, балалар да кабартманы яратачак. Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100