news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татлы күмәчләр

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан татлы күмәчләр рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Татлы күмәчләр
Камыр өчен: 2 стакан сөт, 4 йомырка, 50 г чүпрә, 120 г эретелгән атланмай, 1 г ванилин, 10 аш кашыгы шикәр комы, йөзем җимеше, тоз.

Барлык ингредиентны бергә салып камыр басарга, җылы урынга куярга. Кабарып менгәч, кулга сыек май сөртеп тагын басып төшерергә. Аннары янә кабаргач, бәләкәй шарлар ясап табага ара калдырып тезәргә.

Күмәчләр кабаргач, артык кызу булмаган мичкә куярга, кабару процессы тәмамлангач, утны көчәйтеп пешереп бетерергә.

Мичтән алуга каймак соусы (кибет каймагы һәм шикәр комы) белән майлап чыгарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар