Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы борычтан әзерләнгән ризык рецептлары

news_top_970_100
Татлы борычтан әзерләнгән ризык рецептлары
Гөлүзә Василова

Татлы борыч белән гади иртәнге аш әзерләргә тәкъдим итәм. Борычны боҗралап кисәргә, аның эченә йомырка сытарга, тоз һәм яшеллек сибәргә. Йомырка тәбәсе әзер!

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Тагын да гадирәк ысулы – бутерброд ясау.

Моның өчен икмәк телеменә йомшак сыр ягарга, өстенә петрушка, колбаса яки ысланган ит һәм татлы борыч куярга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Тутырылган татлы борыч – күпләр яратып ашый торган шактый популяр ризыкларның берсе. Аны әзерләү тәртибен аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова тәкъдим итә.

Ингредиентлар: татлы борыч, 600-700 грамм фарш, 1,5 стакан дөге, 2-3 суган, 4-5 помидор, томат согы, кайнаган су, борыч, тоз, яшеллек (укроп, петрушка).

Борычларны юарга, орлыкларын алырга. Эчлек әзерләү өчен ингредиентларны барысын бергә болгатырга һәм борыч эченә тутырырга, кәстрүльгә тезәргә. Борычларны капларлык итеп, су кушылган томат согы салырга.

Табынга каймак яки майонез белән бирергә мөмкин.

 

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

«Сөембикә» журналының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән татлы борыч маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. Бик тәмле килеп чыга!

Ингредиентлар: 3 кг орлыгы алынган татлы борыч, 1 литр су, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус), 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае (кимрәк алырга да була), 1 аш кашыгы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы (лавр), 2-3 зонтик укроп.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Эш барышы:

Суга тоз, шикәр, май белән аш серкәсен салып кайнатып чыгарырга. Шунда ук дәфнә яфрагы белән укропны да салырга.

Борычларның орлыгын алып, дүрт-алты кисәккә генә бүләргә.

Кайнап торган маринадка борычларны порцияләп салып, 3-4 минут пешерергә.

Чәнечке белән эләктереп, борычларны парландырылган банкаларга тутырырга.

Бер порция борычны тутырып бетергәч, икенче порцияне салырга. Барысын берьюлы салмагыз, тутырып бетергәнче, борычлар пешеп китә.

3 кило борычтан 700 граммлы 8 банка чыга.

Кәстрүлдә калган маринадны тагын бер кат кайнатып чыгарырга, борычлар өстенә коярга һәм калай капкач белән ябарга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100