Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы борычтан салат

"Әлмәт таңнары" газетасыннан татлы борычтан кышка салат ясау тәртибен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Татлы борычтан салат
Салат өчен: 1,5 кг татлы борыч, 1,5 кг кишер, 1,5 кг суган, 1,5 л томат согы, 1 стакан үсемлек мае, 50 мл 9 процентлы аш серкәсе, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр, лавр яфрагы, төелмәгән кара борыч.

Эш тәртибе: кишерне угыч аша чыгарабыз, суганны һәм борычны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз, барысын да бутыйбыз һәм томат соусын салабыз. Әзер массаны кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккан салатка аш серкәсе салабыз. Кара борыч, лавр яфрагы, тоз, май салабыз һәм яңадан 10 минут пешерәбез.
Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып каплап куябыз. 4,5 литр чамасы бик тәмле салат чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100