Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы бизнес: Инстаграмда сатылган торт кибетнекеннән нәрсә белән аерыла?

Кибет тортларын нәрсәдән һәм ничек ясыйлар? Татлы сыйны ничә көндә ашап бетерергә кирәк? Заказга эшләнгән һәм кибеттән алынган тортларның үзкыйммәте нинди? “Татар-информ” агентлыгы бәйрәм табынына нәрсә куярга һәм куймаска кирәген белеште.

news_top_970_100
Татлы бизнес: Инстаграмда сатылган торт кибетнекеннән нәрсә белән аерыла?

Бүген тортларны теләсә кайсы кибеттә сатып алырга була. “Карусель”, “Ашан”, “Пятерочка”. “Магнит”, “Перекресток”, “Бәхетле” челтәре кибетләре булсынмы, кечкенәрәкләре булсынмы - барысына да торт саталар.  

Тортны шулай ук Instagram социаль челтәре аша да алырга була – өйләрендә торт пешереп сатучылар безгә төрле төстәге, авырлыктагы һәм формадагы тортлар тәкъдим итә.

Татарстан башкаласында рәсми төстә эшләүче кондитер студияләре дә бар, мәсәлән, Maryam, «Мари Мадлен», Smorodina, Truffo. Өйдә эшләүче аш-су осталарын һәм кондитер студияләрен юридик статуслары буенча аерып була: студияләр – рәсми теркәлгән оешмалар, алар дәүләткә салым түли; өйдә камыр ризыклары пешереп сатучылар шәхси эшмәкәр булып теркәлмиләр һәм рәсми эшләмиләр.

“Йорт кондитерларының” һәм кондитер студияләренең ассортименты якынча бер төрле. Ләкин бер үк исемдәге тортларның бизәлеше һәм эчлекләре аерылырга мөмкин.

Бер үк исемдәге, әмма төрле җитештерүченеке булган кибет тортлары бер-берсенә охшаган дияргә була.

“Татар-информ” кибет һәм өй тортларының составын чагыштырды.

Нәрсәдән ясалган?

Башта ук билгеләп узарга кирәк: кибет тортларының барысында да диярлек майлар һәм үсемлек майлары кулланыла.

Мисал өчен, әгәр сезнең алда каймаклы, йогуртлы һәм сөтле торт икән, 99 процент очракта аларның составында терлек сөте һәм сөт өсте булмаячак. Арзанайту һәм җитештерүне җиңеләйтү өчен кечкенә заводлар һәм компанияләр, гадәттә, соядан эшләнгән “сөт продуктлары" куллана.

Кибет ризыкларының икенче үзенчәлеге – туңдыру. Күпчелек компанияләр бүген тортларны туңдыру технологиясен куллана: ягъни, әзер торт кибет киштәсенә куелыр алдыннан боз рәвешендә саклана. Җитештерүчеләр закон нигезендә, кайгыртучанлык күрсәтеп, продуктның ярлыгына “эреткәннән соң продуктның куллану срогы 5 тәүлек” дип язалар.

Сүз уңаеннан, табигый продуктлардан һәм консервантларсыз эшләнгән торт 36-48 сәгатьтән дә озак саклана алмый.

Үрнәк итеп Россиядә иң танылган кондитер маркасының “Молочный шоколад” тортын алыйк.

Продуктның составы түбәндәгечә: “”Молочный шоколад” эчлеге, үсемлек майларында ясалган крем, йомырка продукты, су, ак шоколад (сахароза, какао-май, коры сөт, эмульгатор (лецитин), “Ванилин” ароматизаторы), шикәр комы, кондитер пастасы (шикәр комы, майлар һәм үсемлек майлары, майсызландырылган коры сөт, эремчек суы порошогы, эмульгатор (соя лецитины), табигый ароматизаторлар, бодай оны, крем өчен катнашма (модификацияләнгән крахмал, шикәр комы, эремчек суыннан баллы порошок, каты үсемлек мае, куерткыч (кальций альгинаты), эмульгаторлар (май кислоталарының моно-һәм диглицеридлары, май һәм уксус кислоталары һәм глицерин эфирлары, май һәм сөт кислоталары һәм глицерин эфирлары) үсемлек мае, “Черный шоколад” эчлеге, какао-порошок, бисквит эмульгаторы (су, май кислоталары моно-һәм диглицеридлары), шәраб, шоколадлы глазурь, шоколадлы бизәк, камыр көпшәләндергеч, ароматизатор.

Эреткәннән соң куллану срогы – 5 тәүлек, катырылган килеш – 12 ай. Авырлыгы – 900 грамм, бәясе – 599 сум.

Хәзер Татарстанның бер компаниясе җитештергән “Грация” исемле тортның составын карыйк. Сүз уңаеннан, әлеге челтәр горур рәвештә үзен өйдә пешкән, сыйфатлы камыр ризыклары җитештерүче дип атый.

Составы: шикәр комы, “Чия” конфитюры (шикәр комы, җиләк-җимешләр, Е440 стабилизаторы, лимон кислотасы, Е202 консерванты, табигыйга тәңгәл ароматизатор), йомырка, сөтле-кофелы тутырма, үсемлек-май кремы (су, чистартылган, иссезләндерелгән үсемлек мае, шикәр комы, кристаллик глюкоза, Е472б, Е471, Е322, Е339, Е460 эмульгаторлары, Е446 стабилизаторы), бодай оны, атланмай, сироптагы чия, шоколадлы глазурь (шикәр комы, үсемлек мае, какао-порошок, эмульгатор лецитин, табигыйга тәңгәл ароматизатор), какао-порошок, гель (глюкозалы сироп, шикәр комы, су, глицерин Е422, пектин Е400, лимон кислотасы Е330, натрий цитраты Е331), десерт коньягы яки шәрабе, ванилин, табигыйга тәңгәл ароматизатор.

Куллану вакыты – 36 сәгать. Авырлыгы – 1200 грамм, бәясе – 718 сум.

“Татар-информ” Казандагы бер өй кондитерына шундый ук “Өч шоколад” тортына заказ бирде.

Бисквит составы: он, камыр көпшәләндергеч, какао, шикәр комы, ак май, йомырка, ванильле шикәр комы, Бельгиядә җитештерелгән кара шоколад, 33% лы, натураль сөт өсте, желатин, Бельгиядә җитештерелгән сөтле шоколад, Бельгиядә җитештерелгән ак шоколад.

Куллану вакыты – 36-48 сәгать. Авырлыгы – 1500 грамм, бәясе – 1800 сум.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, заказ бирүче “йорт кондитерыннан” тортны “мичтән чыгу белән” ала дияргә була.

“Торт бары тик натураль продуктлардан гына тора, бернинди дә үсемлек, соя юк. Сез аны әзерләнгәннән соң, 4-8 сәгать узгач ук аласыз. Аннан ике көн сезнең суыткычта тора ала. Какао һәм шоколад Бельгиядән, май һәм сөт өсте иң майлысы, буягычлар һәм ароматизаторлар кулланмыйм”, - дип сөйләде заказны кабул итүче кыз.

Һәвәскәр кондитерлар социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен алып бара. Шуңа күрә нәрсәгәдер заказ биргәнче клиент аларның эшләрен күзәтә, өйрәнә ала. Ләкин бу очракта заказчыга беркем дә сыйфат гарантиясен бирә алмый.

“Сәнәгый җитештерүнеке булмаган продукциядә аның составы турында мәгълүмат юк, ул аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин; шулай ук әзерләү датасы, саклау шартлары, куллану вакыты, азык-төлек кыйммәте турында кулланучыга кирәкле мәгълүмат юк. Роспотребнадзор ризыклар әзерләгәндә мәҗбүри санитар таләпләрне саклауны тәэмин итү өй шартларында җиңел түгел һәм кулланучы өчен шактый куркыныч икәненә игътибар итәргә куша”,- дип белдерде кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте хезмәткәрләре.

Шул ук вакытта куллану вакыты чыккан кибет тортыннан да беркем дә сакланмаган. Шуңа күрә баллы ризык сатып алганда продукт турындагы барлык мәгълүматны тикшерергә кирәк.

Күпме тора?

Кибеттә “туңдырылган” тортлар өчен сатып алучыга 300-900 сум түләргә туры киләчәк. Бу купшы бизәксез, авырлыгы бер килограммга кадәр җиткән торт булачак.

Җитештерү технологиясенә катыру кермәгән тортлар Казан кибетләрендә 300-1000 сум тора, ә консервантлар һәм үсемлек майлары 99 процент продуктта булачак.

Казанның кондитер студияләрендә тортлар төрле бәягә йөри – барысы да тортның төренә һәм авырлыгына бәйле. Ләкин барлык төрләрдә дә бер килограмм өчен башлангыч бәя якынча 1300 сум.

Һәм, ниһаять, “йорт кондитерлары” продукциясе: бисквит яки мусс тортының бер килограммы 1200 дән 1800 гә кадәр сум тора.

Үзкыйммәте күпме?

Безнең исәпләүләр буенча, бер кибет тортының үзкыйммәте күрсәтелгән бәянең яртысына тигез. Бәяләрнең мондый бүленеше җитештерүнең масштабы белән аңлатыла – кеше бер торт ясаганда, фабрика унны ясый.

Кибет тортының үзкыйммәтен үсемлек майлары, майлар, консервантлар, шулай ук фабрикага ингредиентларны күпләр сатып алу бәрабәренә бирелгән ташлама очсызландыра.

Йорт кондитеры тортының үзкыйммәте, гадәттә, торт бәясенең 1/3 нә тигез.

Мисла өчен, танылган “Кызыл бәрхет” тортының бер килограммы Казанда 1300-1500 сум, ә аның үзкыйммәте якынча 900 сум (затлы бизәкләрсез – яңа өзелгән җиләкләр, кулдан эшләнгән прәннекләр һәм фигуралар юк).

Бу суммага ингредиентлар, электр да, гуаз һәм су да кергән. Өйдә бер килограммлы торт пешерү өчен 4-5 сәгать вакыт кирәк. Димәк, останың эше өчен сатып алучы 400-600 сум түли.

Кайдан сатып алырга?

Роспотребнадзор хезмәткәрләре тортны сыналган, рәсми теркәлгән кибетләрдән сатып алырга киңәш итә. Ләкин сайлау мөмкинлеге кулланучының үзендә.

Өй кондитерыннан торт сатып алган очракта, кулланучы аның сыйфатына карата шикаять белән күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итә алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100