Татарстанның атказанган артисты Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира (Ришат аны Тәтишка дип йөри) социаль челтәрләрдә авыл тормышына булган мәхәббәте турындагы пост урнаштырган.
«Эх, Ришатны иртәрәк очраткан булсам… Ул миңа авыл тормышын бөтен матурлыгы белән күрсәтте. Биредә тыныч кына, беркая да ашыкмыйча яшәргә була. Әйе, мин шәһәр кызы, әмма авыл тормышы җаныма якын», – дип язган ул.
Хәзерге вакытта шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итүче Тәтишка киләчәккә матур хыяллары белән дә уртаклашкан.
«Пенсиягә чыккач, Аллаһ боерса, урман янындагы авыл йортында яшәп, балаларым һәм оныкларымны кунакка көтәчәкмен. Бер көнгә булса да очып кайтам авылга», – дип язган ул сторисларына.
