Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татфондбанк» җитәкчесеннән 47 млрд сум түләүне таләп итәләр

Гаепләүчеләр Роберт Мусинның барлык дәүләт бүләкләре дә тартып алынырга тиеш дигән фикердә.

news_top_970_100
«Татфондбанк» җитәкчесеннән 47 млрд сум түләүне таләп итәләр
Гүзәл Хөсәенова фотолары

Вахитов районы судында «Татфондбанк»ның элекке җитәкчесе Роберт Мусин эше буенча чираттагы суд утырышы узды.

«Татар-информ» суд залыннан хәбәр итүенчә, Мусин дүрт эпизодта гаепләнә. ДОМО компаниясенә 18 млрд сум кредитны законсыз бирү, «Аида и Д» фирмасының 133 млн сум бурычын кайтармау, алачак әҗәтләрне «БинБанк» ка тапшыру, Үзәк Банктан 3,1 млрд сум кредитны алгандагы махинацияләр.Шулай ук чит илләрә 256 млн сум чыгаруда һәм залоглардан «котылырга» тырышу.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Мусин акчаларны чит ил счетлары буенча күчереп йөрткән, аннары ул суммалар аның кесәсендә утырып калган. Банкир үзе моны банкны коткару өчен тырыштым дип аңлата. Имеш, ул акчаларны кайтарасы булган, банк бөлеп «өлгергән».

Мусин кредитларны банкны популярлаштыру өчен алдым дип аңлаткан. Өлешчә, ул «хаклы» дип тә әйтеп буладыр — чөнки нәкъ менә кредитларны кайтармау аркасында «Татфондбанк» бөлә, лицензия алына һәм дөрестән дә «таныла».

Банкның бөлүе билгеле булгач, Мусин Татарстанның башка предприятиеләрен үз астыннан «өстерәүгә» өлеш кертә. Республикадагы эре предприятиеләрне залогка сала.

Гаепләүчеләр һәр эпизод буенча 8 ел колония, ә гомуми кушып санаганда барлыгы 14 ел һәм 9 айга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Моннан тыш прокурор Мусинны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүне сорады. «Мусин үзенә бирелгән ышанычны акламады. „Ватан алдындагы казанышлар өчен“ медаленең дәрәҗәсен һәм кадерен бетереп, дәүләткә зыян салды. Әхлакый яктан бу дөрес түгел», — дип мөрәҗәгать итте гаепләүче судка. Шулай ук Мусиннан 47 млрд сум акчаны кайтаруны да таләп итәләр.

Мусинга сүз бирелгәч, ул сүздән баш тартты. Адвокаты исә җавап сүзе өчен бер атна вакыт кирәген әйтте. Икенче утырыш 16 июньдә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100