Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтештә ун яшьлек малай ачык канализация чокырына егылып төшеп үлгән

news_top_970_100
Тәтештә ун яшьлек малай ачык канализация чокырына егылып төшеп үлгән

Тәтештә 10 яшьлек малай ачык канализация коесына егылып төшеп үлгән.

Малай 22 февральдә мәктәптән өенә кайтмый. Аны эзли башлыйлар. Бер көннән соң аның мәетен табалар. Малай мәктәптән кайтканда юлны кыскартмакчы булган һәм кар баскан мәйданчыктан киткән. Анда ачык калган канализация коесы булган, малай егылып төшә һәм батып үлә.

Җинаять эше кузгатылган. Канализацияне кем ачык калдырганын ачыклыйлар.

Тәтеш төркемендә хәбәр ителгәнчә, бу урында «сәер» төзелеш барган. Төзелеш барган урынны әйләндереп алмаганнар. Бер ел элек инде Тәтеш кешесе Илфат Юсупов, такта белән генә каплап куелган канализациягә балалар егылып төшеп үләргә мөмкин, дип хәбәр иткән булган. Илфат Юсупов бу төзелешне видеога төшерә һәм хакимияткә керә. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков: «Син – эшсез, клоун, синнән аермалы буларак, без эшлибез, синең гамәлләрен «түбән», китмәсәң, полиция чакырабыз!» – дип куып чыгара.

Фото: © Илфат Юсупов койма белән әйләндереп алынмаган төзелеш мәйданчыгындагы шушы канализация коесын апрель аенда төшергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100