news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәтештә йоклап яткан дус кызын эчке киемнән видеога төшереп тараткан хатын хөкем ителгән

news_top

Татарстанның Тәтеш районында яшәүче хатын дус кызы сурәтләнгән интим видео тараткан өчен хөкем ителгән. Суд аңа штраф салган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Биредә яшәүче хатын-кыз исерек була. Ул йоклап яткан дус кызын эчке киемнән генә видеога төшерә. Аннары кадрларны популяр мессенджерда тарата.

Ул әлеге гамәлләренә ачык кына аңлатма да бирә алмый, аның мотивы да билгесез.

Тәтеш хатынын җаваплылыкка тартканнар. Ул гаебен өлешчә генә таный. Суд аңа 30 мең сум штраф сала.

Әлеге суд карары бар кешегә дә конфиденциальлек һәм шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозуның җитдилеге турында кисәтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар