Тәтешле районында яшәүче ир-ат элеккеге хатынын каз йолкырга чакырган да атып үтергән
Башкортстанның Тәтешле районындагы Аксәет авылында яшәүче ир-ат элеккеге хатынын атып үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Сайтның үз чыганагы белешмәсе буенча, 15 ноябрьдә 63 яшьлек ир-ат 53 яшьлек хатынын атып үтерә. Аннары ул ашыгыч хезмәтләргә шалтырата һәм үз-үзенә кул сала.
Урынга килгән табиблар ир белән хатынның үлемен раслый. Фаҗига олы яшьтәге ир-атның көнчелеге аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Уфа.Лайф хәбәр иткәнчә, пенсионер ир-ат элеккеге хатынын каз йолкырга чакырган. Ир белән хатын быел сентябрьдә аерылышкан булган. Ләкин алар гел аралашып торган.
Каз йолкыган чакта ир белән хатын талаша башлаган. Ир пистолет алган һәм хатынын үтергән. Үзе экстрен хезмәтләргә һәм дусларына шалтыратып барысын да сөйләгән, аннары үзенә кул салган, диелә хәбәрдә.