Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтешле районында «Хәния Фәрхи көне» узган

news_top_970_100
Тәтешле районында «Хәния Фәрхи көне» узган
Фото: Фирүзә Ибәтуллина

Тәтешле районында «Хәния Фәрхи көне» узган.

Ул район үзәгендә Хәния Фәрхи һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланган. Аннары мәдәният йортында бәйге узган, соңыннан гала-концерт үткәрелгән.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина килгән тамашачыларны «Безнең Кояшыбызның туган көне!» дип сәламләгән. «Кибеткә керәм – Хәния җырлый, эшкә керәм – Хәния җырлый, машина үтеп китсә – Хәния җырлый. Бу – Хәния яши, дигән сүз», – ди ул.

Фирүзә Ибәтуллина бәйгедән һәм гала-концерттан видеолар куйган.

«Хәния апаның рухы да сәхнәдә булды: без моны белеп, сизеп тордык. Шуңа тамаша көтелгәннән дә уңышлырак килеп чыкты! Кайчак концерттан соң төне буе сәхнәдәге хезмәтеңә бәя биреп чыгасың: менә бу урында болай әйтәсе калган, бу сүз урынлырак булыр иде, ә монысын әйтми калырырга иде, шигырь укыганда бу урында интонацияне болайрак эшлисе икән лә... Ахыр чиктә чыгышыңның бик аз өлеше белән генә канәгать каласың. Ә кичә рәхәтләнеп, «йөзеп» алып бардым. Сәхнәдәге хезмәттәшем – алып баручы Гөлзадә, монда, әлбәттә, синең өлеш әйтеп беткесез! Бер-беребез белән концерт башланырга санаулы гына минутлар кала танышсак та, тамашачылар әйтүенчә, «сәхнәдә аерылгысыз бербөтенгә» әйләндек. Сәхнәдә бер-беребезне күз карашларыннан аңлап эшләдек (бу – алып баручылар өчен бик мөһим!). Иҗатыгыз – уңышлы, уңышларыгыз дәвамлы булсын, рухташлар!» – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100