Тәтеш районы умартачысы: «Бал кортлары өй салырга мөмкинлек бирде»
Җәй уртасында умартачылар бал аерту белән мәшгуль. Илдәге вәзгыять умартачылык эшчәнлегенә тәэсир ясадымы? Бал бәяләре күпмегә арткан? Моны ачыклар өчен «Интертат» хәбәрчесе Тәтеш районында яшәүче Равил Заһидуллинның умарталыгына барып кайтты.
Умартачылыкта «мин иренәм» дигән сүз булырга тиеш түгел. Бал кортларын даими рәвештә күзәтеп торырга кирәк. Кайбер кеше, ялкаулыгы аркасында, башлый да ташлый….
Тәтеш районы Алабирде авылында 60 умарта тотучы Равил Заһидуллин сүзләре бу. Умартачылык белән шөгыльләнә башлавына быел 20 ел. Бал корты белән кызыксынуны яшь бабасы Сафиулла уяткан. Ул умартачылыкның барлык серләренә төшендергән. «1994 елда ветеринария институтын бетереп кайткач, яшь бабай миңа бер корт иле бүләк итте. Беренче елны ул илдән 15 килограмм бал алдым. Икенче елны илләр саны дүрт мәртәбә артты», – ди ул.
Равил Заһидуллинның барлыгы ун гектар җире бар. Яртысы пай җире, калганы администрациядән арендага алынган. Шәхси хуҗалык буларак эшли. Тәтештә, Казанда уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашуы өчен ул Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
БИЗНЕСКА ӘЙЛӘНГӘН ШӨГЫЛЬ
Ветеринар булып эшләгәндә бал кортлары белән шөгыльләнүне мавыгу буларак кына кабул иткән. Ике эшне берьюлы алып бару авыр булганга, умартачылыкны сайлаган.
Умартачылык миңа өй салырга мөмкинлек бирде. 2014 елда бал сатып, ярты миллион акча эшли алдым. Яраткан шөгыльне бизнеска әйләндерү – зур бәхет, – ди ул.
Умарталарның паспорты бар. Елга ике мәртәбә балның сыйфатын тикшереп, белешмә алып тора. 60 умартасы булуы белән бик горурлана.
Умартачылык белән кызыксынучыларга: бер оя бәясе – 12 меңнән 15 меңгә кадәр.
БАЛНЫ САЙЛАУ СЕРЛӘРЕ
Узган сентябрь аеннан Равил Заһидуллин шимбә саен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан мэриясе уздырган ярминкәләргә йөри башлаган. Анда Заһидуллинның биш көндәше бар икән – биш палатада бал саталар, ди. Әмма көндәшләр бәяләрне бертөрле куярга тырышалар икән.
Умартачыларга иң ошамаганы – бал сыйфатына дәгъва. «Ярминкәдә шундый очрак булды: бер әбиең балны кабып карады да, тамакны әчеттерми, ди. Балыгыз начар, дигән нәтиҗә ясады. Исегездә калдырыгыз – балның тәме җылы вакытта гына әйбәт сизелә», – ди умартачы.
Балның саклау вакыты булмый диләр. Бу дөресме?
Кайсы гына умартачыга бу сорауны бирсәгез дә, булмый диячәк. Әмма балны саклый белергә кирәк. Кояш нурлары астында торса, дымлылык керсә, балда өч катлам пәйда була. Астына шикәр утыра, өсте күбекләнә. Бал сайлаганда, банканы әйләндереп карарга киңәш итәм. 2-3 куык өскә күтәрелсә, бал яңа дигән сүз, ә 5-10га кадәр булса – киресенчә.
Кайсы балга ихтыяҗ зур?
Юкә һәм чәчәк балын күбрәк сорыйлар. Быел мин махсус донник чәчтем. Бик матур гына үсеп утыралар.
- Донник – тәкәмөгез, кандала үләне, фирештә куагы, чебен кунаксасы атамалары белән билгеле, күп бал бирә торган кузаклы үлән.
Кеше балга шикәр кушкансыз дип канәгатьсезлек белдерергә мөмкин. Бал сатып алучы шуны аңласын: әйбәт бал кристаллашырга тиеш. Балда сахароза күп булса, ул тизрәк кристаллаша. Төрле чәчәктән җыюга карап, шикәр дә төрле дәрәҗәдә була. Аның составында глюкоза, фруктоза, сахароза бар. Төрле чәчәктә алар төрле күләмдә. Сахароза рапс һәм чимәнке (көнбагыш) балында күп. Алар тиз шикәрләнә һәм ката. Ә донник, юкә балында фруктоза белән глюкоза күп. Алар декабрь аенда да утырмый, сыек килеш тора.
КҮРГӘЗМӘЛӘРДӘГЕ БАЛЛАРГА ЫШАНЫРГАМЫ?
Умартачы әйтүенчә, әйтик, мәдәният йортларында узган күргәзмәләрдә балның 1 литры 1000 сум да торырга мөмкин.
Алар балга төрле буяулар, тәмләткечләр куша. Акция ясап, бездән шундый бал алсагыз, сезгә тагын чәчәк балы бушка, дип бирәләр. Минемчә, бу – юкә һәм чәчәк балының дәрәҗәсен төшерү, мыскыллау.
БАЛГА БӘЯЛӘР АРТКАН
Равил Заһидуллин әйтүенчә, быел балның бәясе 20 процентка арткан. Бу умартачы товарларының бәясе артуына бәйле. «Былтыр кәрәз 350 сум торса, хәзер ул 700 сумны тәшкил итә. Умарта оясы 3500 сум иде, хәзер 7000 сум. Элек 25 сум торган бер агач рам бүген 37 сум тора. 35 меңлек бал аерту аппаратын алырга хыялланган идем. Быел аның бәясе 50-60 сумга кадәр җитә. Бәяләр котырып үсте», – ди ул.
Шуңа да карамастан, Равил абый балга бәяләрне арттырмаган.
– Бер литры 500 сум, өч литры 1500 сумнан минем. Былтыргы бәяне калдыргач, кеше шикләнә. Шикәрнең өч килограммы өч мең булганда, ник балның бәясе үзгәрмәгән? Бәяләрне арттырмадым, чөнки миңа сату отышлырак, – дип үз исәп-хисапларын җиткерде Равил Заһидуллин.
Базарда бер кәрәзнең бәясе 550 сумнан йөри. 100 грамм бал икмәге (перга) 200 сум. 25 грамм прополис 50 сум икән.
БЫЕЛ БАЛ КҮП БУЛМАЯЧАК
Быел май ае яңгырлы һәм салкын булды. Умартачылык сезоны ике атнага соңарып бара. Җәй яңгырлы, чәчәкләрдә нектар юк. Чәчәкнең буйга үсүе безгә файда китерми. Шуңа күрә бал да аз булачак. Умартачылык тотрыклы эш түгел. Бер елны оядан 25 кг бал алып була. Сезоны әйбәт булса, 50 кг да чыгарга мөмкин, – ди умартачы.
Бал сезонына 15 августтан тотынырга кирәк икән. Шулай булса, бөтен бал алынып бетә. Ана корт тиешле күләмдә йомырка салып, бала үстерә. Иң мөһиме: ризык җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Язын умартачылар ревизия үткәрә. Кыш чыккан кортлар 20 майларда яңа кортларга алышынып бетә. Май айларында беренче бал күренә башлый.
Ә быел аның умарталыгында кортлар балны 10 июньдә алып кайта башлаган.
Бал кортларына шикәр ашатасызмы?
Кортлар ялкаулана дип кайберәүләр шикәр ашатугы каршы. Кышын ашарга запас булмаса, һичшиксез шикәр ашатырга кирәк. Алайса алар бүленеп чыккан сыекчаны эшкәртә. Ә ул сыекча аларның эчләрен җибәрә...
АНА КОРТ – УМАРТА ИЛЕНЕҢ ПАТШАБИКӘСЕ. Ә СОРЫКОРТ… – ҖЫЛЫТУЧЫ
«Новосибирскида Владимир Кашковский исемле профессор-умартачы бар. Ул умарталыкны ашказаны белән чагыштыра. Ояның уртасында бер ана корт, аның янында яшь кортлар, ә рам кырыенда картлар тора. Рамның кырыенда бал бетсә, алар аны авызлары аркылы икенче якка җибәрә икән. Бер ашказанында яшиләр кебек булып чыга», – ди Равил Заһидуллин.
Умартачы ана кортын «патшабикә» дип атады. Ул һәр ояда бер генә була. Якынча 7-8 ел яши. Төрле сәбәпләр аркасында патшабикә авырып китсә яки умартачы аны ялгыш үтерсә, бал кортлары яңа ана казаны ясый. Шулай итеп, оя югалмый.
Бал кортлары мыеклары белән аралаша. Алар әниләреннән ферамон – биологик актив сыекча ала һәм башкаларга таратып чыга. Шул ферамон исе булмаса, ояда тәшвиш башлана.
«Ана корты ике төрле йомырка сала. Берсеннән эшче, икенчесеннән сорыкортлар (ата корт) чыга. Күпләр соры кортның репродуктив (аталандыру) функциясеннән башка, бүтән бернәрсәгә дә яраклы түгел дип ялгыша. Алай түгел. Эшче кортлар оядан чыгып киткәч, алар ояны җылыта», - ди ул.
БАСУНЫ АГУЛАУ БАШКА КУРКЫНЫЧ ТУДЫРМЫЙ
2017 елда басуларны агулау сәбәпле, Равил Заһидуллин ике тапкыр зыян күргән. «Бу моңсу күренеш. Умарталыкка киләсең – борчак сипкән кебек, җирдә үлеп яталар. Әмма мин тавыш куптарып йөрмәдем. Хәзер барлык хәбәрләр вацап төркемдә языла. Анда умартачылар, авыл хуҗалыгы белгечләре, советлары, җитәкчеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Кисәтү формасында эшлибез – кайда агу сибәсен язып баралар. Бик уңай.
Бал кортлары биш километр радиуска кадәр оча. Минем очракта, якында биш төрле хуҗалык бар. Монда Ямбакты авылы да, Әтрәч тә, Байраш та бар. Агу сибүчеләр 3-5 көн алдан безне кисәтергә тиеш. Тәтеш районында бер тавыш чыккач, агуны да кичкә таба яки төнгә сибәләр. Алдагы елларда иртән яки көндез сибеп, умарталар бик зыян күргән иде. Хәзер бөтен нәрсә контрольдә» - ди ул.
УМАРТА ЧАКСА, НИШЛӘРГӘ?
Равил абый киңәше: «Бал корты чакканнан соң, аның энәсен дөрес итеп алырга кирәк. Бал кортын үтерсәң, агу сытылып чыгып, ныграк таралачак. Агу күп кермәсен өчен, бармак белән тартып чыгарырга ярамый. Энәне пычак белән тырнап чыгарырга киңәш ителә.
Чаккан урынга салкын әйбер куярга кирәк. Ис килмәсен өчен, су белән юып төшерегез. Алайса бөтен умарта иле килеп кешегә ябырылачак. Әгәр бал кортына аллергия булса, супрастин эчәргә кирәк. Сүз уңаеннан, бу очракта «йөз граммның» да файдасы бар.»
Көн саен умарта янында булгач, алар сезне үз хуҗасы дип саныймы?
Бал кортлары табигате белән кыргый. Этнеке кебек хуҗалары юк. Әмма алар таныш искә һөҗүм итми. Мәсәлән, беркөн мин костюмымны химия белән юдырган идем. Анда миңа аны агартып бирде. Киемнән килгән исне бал кортлары кабул итмәде. Порошок исе аларны ярсыта. Өстемә килеп ябырыла башлагач, мин киемемне алмаштырдым. Алайса, килеп була торган түгел. Төтенле, баллы, тир исе сеңгән киемгә гадәтләнгәннәр.
РАВИЛ ЗАҺИДУЛЛИННАН ЛАЙФХАК
«Әгәр каты һәм кристаллашкан балны ашарга яратмыйсыз икән, миксер ярдәмендә балдан крем ясагыз. Бу балны сыеклата һәм тәмләндерә».
УМАРТАЧЫДАН КИҢӘШЛӘР
«Балны умарта ташыганнан да күбрәк ашамагыз»
«Сыерың булса – 20 булсын, ә ояң булса – 60 булсын. Югыйсә, эшеңнең мәгънәсе булмаячак, акча китермәячәк».
ҮЗ КҮЗӘТҮЛӘРЕННӘН:
- Әгәр ояны ярты метрга алыштырып куйсаң, умарта корты адаша, өен югалта. Ул куна торган тактаның да җирдән нинди биеклектә торганыннан исендә калдыра. Бер траектория буенча гына хәрәкәт итә. Ояны биеккәрәк күтәрсәң яки аскарак төшерсәң, шунда ук умарта тишеккә керә алмыйча, азапланачак. Навигацияне ул җирдән ала булса кирәк.
- Ояларны төрле төскә буяу матурлык өчен түгел. Ул умарталарга ориентлашу җиңелрәк булсын өчен кирәк.
- Бал корты кыш көне аю шикелле йокламый. Аларның хәрәкәтләре салмаклана, акрын ашый. Аларны ашатуга гыйнварда 5, февральдә 7, ә март-апрель аенда 10 килограмм бал кирәк. Бу ояда яңа бал кортлары чыгу белән бәйле. Бал булмаса, алар үлә.
- Умартачылык янәшәсендә бал кортларына эчәргә су булуы мөһим. Су таба алмасалар, еракка очып китәләр. Бу бал җыюны тоткарлый.
- Бал кортлары эшләгәндә, хастаханә исе килә, диләр.
- Сыерга ашарга җир кирәк сыман, бал кортына да бал җыярга урын кирәк.
- Бер ояда чама белән 250-300 грамм корт була. 1 килограмм корт – 10 мең данә дигән сүз. Бер умарта илендә 506 килограмм кортың булса, алардан әйбәт бал алып була.
- Кортлар яз көне 12 градуска кадәр җылыткач, оядан чыга.
- Ана корт оча алыр өчен язын махсус ябыга.
- Балны кайнар суда җебетсәң дә, ул бер-ике айдан кире үз халәтенә кайта.
- 38-40 градуста балның файдалы матдәләре югалмый.