Татарстаның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциядә катнашмаячак»
2022 елның 1 ноябрендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башлана. Аның нинди үзенчәлекләре бар? Федераль законнарга чакырылыш мәсьәләләренә кагылышлы нинди үзгәрешләр кертелгән? «Татар-информ»ның шушы һәм башка сорауларына Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин җавап бирде.
Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 30 сентябрендәге 691 номерлы Указы нигезендә хәрби хезмәткә чакырылыш 2022 елның ноябрь-декабрь айларында үтәчәк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты узган солдатлар, матрослар, сержантлар һәм старшиналарны 2022 елның 1 октябреннән хәрби хезмәттән азат итү башланды. Безнең республика да искәрмә түгел, чакырылыш чаралары да 2022 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль законда чакырылыш төшенчәсе һәм аның нинди вакытта үткәрелә алуы төгәл билгеләнгән. Бары тик шуны өстәп әйтәм: план буенча, армия гаскәрләренә җибәрү 2022 елда ноябрьнең беренче декадасында башлана.
Быелгы көзге чакырылыш өчен йөкләмә үзгәрерме? Махсус хәрби операция үткәрү хәрби хезмәткә чакырылачак гражданнар санына ничек тәэсир итәчәк?
Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы вәкиле басым ясап әйтүенчә, «алдагы чакырылыш чаралары махсус хәрби операция уздыруга бәйле түгел. Баштагы кебек үк, ул Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм план тәртибендә гамәлгә ашырылачак. Белгечлегенә карамастан, чакырылыш буенча алынган барлык хәрби хезмәткәрләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк».
Көз көне Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәт узу өчен якынча 3 мең кешене чакырырга һәм җибәрергә планлаштырыла, бу – узган елның көзге чакырылышына караганда бераз кимрәк.
Сергей Николаевич, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның норматив-хокукый базасында үзгәрешләр булдымы?
Белгәнегезчә, Россия Президентының 2022 елның 2 мартындагы Указы белән, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүче Россия Федерациясе гражданнарына хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелү хокукы бирелә (бу оешмаларда эшләү чорына). РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 28 мартындагы 490 санлы карары белән кичектереп тору тәртибе билгеләнде.
Бу кагыйдәләр югары белемле 27 яшькә кадәрге гражданнарга кагыла: а) IT-компанияләрдә бер елдан озаграк эшләүчеләр; б) IT-компанияләрдә бер елдан кимрәк вакыт эшләүчеләр, әмма югары уку йортын тәмамлаганнан соң ел дәвамында бу компаниягә кабул ителгәннәр. Кичектереп тору IT-компаниядә эшләүче хезмәткәрләргә түгел, ә конкрет белгечләргә биреләчәк.
Бу максатларда IT-компанияләр, чакырылыш башланырга 50 календарь көннән дә соңга калмыйча, Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына күрсәтелгән категория хезмәткәрләренең исемлеген җибәрергә тиеш. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатында мондый исемлекләр бар, һәм, эшне алга таба оештыру өчен, алар муниципаль хәрби комиссариатларга җибәрелде.
Шунысын да искәртеп үтәм, хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелеп торган һәм сәламәтлеге буенча яраклы гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмаячак. Алар чакырылыш комиссиясенә кичектереп торуны рәсмиләштерү өчен генә киләчәк.
Көллият, техникум тәмамлаган һәм югары уку йортларына укырга кергән яшьләргә нишләргә?
«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль канунда һөнәри белем алу чорына хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерүне бер генә тапкыр бирү каралган. Башлангыч белемне «бакалавриат» буенча алып һәм алга таба магистратурада уку гына искәрмә булып тора. Шулай итеп, элек урта һөнәри белем алу өчен бирелгән кичектерү югары уку йортларына кергән гражданнарга кабат бирелми, һәм алар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Шуны да искәртеп үтәсем килә: хәрби хезмәттән кичектерелеп тору хокукы гражданнарга ординатурада, аспирантурада белем алу өчен бер генә тапкыр бирелергә мөмкин.
Аерым бер гаскәрләргә эләгергә теләүче егетләргә нишләргә? Бәлки, аларга, повестка килгәнен көтмичә генә, мөстәкыйль рәвештә хәрби комиссариатка килергә кирәктер?
Яшь егетләргә беренче чиратта хәрби комиссариатларга килергә һәм хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларны тулы күләмдә үтәргә кирәк. Әлеге чаралар Россия Федерациясе законнары нигезендә каралган. Шулай ук медицина тикшерүен узу зарур, аның нигезендә бәяләмә чыгарыла.
Гаскәр сайлау мөмкинлегенә килгәндә, ул ихтыяҗга, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик сайлап алу нәтиҗәләрен исәпкә алып хәл ителә. Хәрби комиссариатларга чакырылыш башында килгән гражданнар өстенлек тәртибендә карала. Аларга хезмәт итү өчен Кораллы көчләр гаскәрләренең төрләрен сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Гаскәрләрнең һәр төре, төркемендә хәрби хезмәт узу өчен аерым таләпләр бар. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның теләкләрен комиссия дә исәпкә ала.
Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнар хәрби хезмәткә мөмкин кадәр яшәү урынына якын урыннарга җибәрелә.
Хәрби хезмәткә чакырылу билгеләнгән йөкләмәдән чыгып билгеләнүен исәпкә алырга кирәк. Шул ук вакытта Россия ДОСААФ мәгариф оешмаларында катлаулы хәрби-учет белгечлекләрен үзләштергән призывникларга гаскәрләр төрен сайлау хокукы бирелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелның 1 гыйнварыннан законнарга үзгәрешләр үз көченә керде. Алар нигезендә хәрби комиссариат юнәлешендә хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерлек узган призывниклар машина йөртү таныклыгы алган өчен дәүләт пошлинасыннан азат ителә.
Сергей Николаевич, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр үз көчендә каламы?
Хәрби комиссариатларда биналарны дезинфекцияләү һәм армиягә чакырылучыларга Covid-19 авыруына тест үткәреләчәк. Җыелма пунктка килгәч, хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тестлары белән ике тапкыр тикшерәчәкләр. Медицина кирәк-яраклары һәм җиһазлары запаслары булдырылган.
Складларга җыелу пунктыннан китәр алдыннан хәрбиләргә өләшенә торган азык-төлек һәм башка әйберләр китерелгән. Чакырылышны үткәрүгә барысы да әзер.
Бүгенге көндә хәрби хезмәттән качып калырга теләүчеләр күпме?
Күп кенә егетләр хәрби хезмәт үтәргә тели һәм Ватанга хезмәт итү алар өчен авыр булмавын аңлый, бу – мактаулы бурыч. Хәрби хезмәткәрләренең үз вакыты беткәч контрактта калу очраклары еш очрый. Армиядән качып калу үз абруен югалта.
Бу факт хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрүче гражданнарның саны елдан-ел кимүен аңлата. Хәзерге вакытта качып йөрүчеләр чакырылучылар санының 0,1 процентыннан артмый.
Ә Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында альтернатив гражданлык хезмәтен сайлаучылар бармы?
2022 елның көзге чакырылышына әзерлек чорында 50гә якын кеше хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштыруга гариза бирде. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре барлык гаризаларны карады һәм хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштыру турында тиешле бәяләмәләр кабул итте. Язгы чакырылыш чорында бу егетләр альтернатив гражданлык хезмәте үтү урыннарына җибәреләчәк, болар – кагыйдә буларак, медицина оешмалары, шулай ук социаль тәэмин итү оешмалары.
Хәрби комиссариат биналарына һөҗүм итү һәм яндыру очраклары арту турында ни уйлыйсыз?
Чыннан да мондый фактлар бар, шул исәптән телефон терроризмы, биналарны яндыру очраклары. Язгы чакырылыш барышында аерым гражданнарның экстремистик гамәлләрен булдырмау буенча чаралар күрелде. Хәрби комиссариатларны, чакырылыш комиссариатларын һәм җыелу пунктын саклау көчәйтелде. Көзге чакырылыш шулай ук көчәйтелгән, саклау планында, режимында узачак.
Мондый гамәлләр террористлык актлары һәм террорлык гамәлләре кылуга өндәү буларак бәяләнә. Аның өчен җинаять җаваплылыгына тартылу һәм 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Террорчылык юнәлешендәге җинаятьләрнең срогы узу вакыты юк.
Сергей Николаевич, әңгәмә азагында хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның ата-аналарына чакырылыш турында тулырак мәгълүматны кайдан таба алуларын әйтеп узыгызчы.
Россия Федерациясе Саклану министрлыгының «Контакты» бүлегенең «Для граждан» бүлекчәсендә, «Служба по призыву» бүлегенең «Призывникам» бүлекчәсендә хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның якыннары үзләре өчен кирәкле һәм актуаль мәгълүматны таба ала.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Интернет-порталының рәсми сайтында «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» мәгълүмат бүлеге булдырылды һәм эшли.
Электрон кабул итү бүлмәсенә яки сайт аша түгел, ә турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге бармы? Бу юлы традицион туры линия эше оештырылырмы?
Татарстан Республикасы Интернет-порталының «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» бүлегендә 4 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр «Кайнар линия» бүлекчәсе эшләячәк. Анда барлык кайнар линия телефоннары, шул исәптән муниципаль районнардагы хәрби комиссариатларның телефоннары да күрсәтелгән. Шалтыратулар көн саен 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр кабул ителә.