news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның яшь модельләре Казахстанга «Төрки дөнья этномодасы» бәйгесенә килде

news_top
Татарстанның яшь модельләре Казахстанга «Төрки дөнья этномодасы» бәйгесенә килде
Фото: Динә Хәлимова

20-23 июньдә Казахстанның Актау шәһәрендә «Model Cup-2025» – «Төрки дөнья этномодасы» I Халыкара модельләр конкурсы уза. «Илдан-Лик» мода театрының модельләр мәктәбе укучылары әлеге бәйгегә Казахстанга очты.

Конкурсның темасы – «Төрки дөнья этномодасы», ә чара Актау шәһәренә «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» статусы бирелү уңаеннан оештырыла. Әлеге проект төрки халыклар арасында мәдәни багланышларны ныгытуга, яшь талантларны һәм модель индустриясен үстерүгә юнәлтелгән.

Конкурс программасына дефиле, позалар күрсәтү һәм этник мода күрсәтү керә. Шулай ук милли дизайнерлар коллекцияләре дә тәкъдим ителәчәк.

Әлеге бәйгегә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коммерция директоры Динә Хәлимованың улы Амаль Әюпов катнаша. Динә ханым Казахстанннан фото, видеолар белән уртаклашты.

Аэропортта кунакларны милли ризыклар белән каршы алганнар.

Татарстан делегациясе подиумнан милли киемнәрдән узган.

Модель егетнең әнисе дә милли киемнән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар