Татарстанның хәрби комиссары: «Хәрби хезмәткә чакырылучылар яңа төбәкләргә җибәрелмәячәк»
1 октябрьдә көзге хәрби хезмәткә чакыру башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гражданнарны көзге хәрби хезмәткә чакыруның нинди үзенчәлекләре бар? Шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин җавап бирде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин хәрби хезмәткә көзге чакыру турында «Татар-информ» хәбәрчесе Светлана Беловага сөйләде.
Көзге чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 мең кеше китәчәк
Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 29 сентябрендәге 735нче Указы нигезендә хәрби хезмәткә чакыру 2023 елның октябрь – декабрь айларында гамәлгә ашырылачак. Татарстан Республикасында да көзге чакырылыш чаралары 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр үтәчәк.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы вәкиле барлык чакырылучыларның да, хәрби хезмәтне үтү өчен, Россия территориясендә урнашкан даими дислокация пунктларына җибәреләчәгенә басым ясады: «РФ Кораллы Көчләре бүлекчәләренең Россиянең яңа төбәкләрендәге пунктларына – Донецк һәм Луганск халык Республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә, махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар җибәрелмәячәк. Чакырылыш буенча хәрби хезмәттәге һәм билгеләнгән срокларын үтәгән барлык хәрбиләр дә вакытында эштән азат ителеп, үзләренең яшәү урыннарына җибәреләчәк».
Октябрь – декабрь айларында хәрби хезмәт үтү өчен Татарстаннан 3 мең кеше чакырылыр һәм җибәрелер, дип планлаштырыла.
Сергей Николаевич, көзге чакырылышның үзенчәлекләре нидә?
2023 елның 1 октябреннән административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр үз көченә керде. Хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар артты.
18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнар чакырылырга тиеш. Гражданнарны хәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакыру турындагы үзгәреш 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Башкача әйткәндә, 2023 елның 31 декабренә кадәр 27 яше тулган барлык гражданнар да билгеләнгән тәртиптә запаска алыначак.
Сергей Николаевич, безнең егетләрне гаскәрләргә җибәрү кайчан башлана?
Көзге чакырылыш язгы чакырылыштан шул ягы белән аерыла: көзге чакырылышка агымдагы елда чакырылырга тиешле барлык студентлар да укуларын тәмамлаган була. Димәк, хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү дә тәмамлана.
График нигезендә, гаскәрләргә җибәрү 16 октябрьдән башланачак.
Республикада фәнни роталарга сайлап алу эше алып барыламы?
Күптән түгел генә РФ Кораллы көчләренең фәнни роталары булдырыла һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар белән тулылана башлады. Бу – РФ Оборона министрлыгы заказы буенча һәм аның мәнфәгатьләрендә конкрет фәнни-гамәли бурычларны үтәү өчен билгеләнгән штат бүлекчәләре. Фәнни роталарда хәрби хезмәт үтүче хәрбиләрнең бурычы: актуаль хәрби-фәнни тикшеренүләр үткәрү.
Аерым бер төр гаскәрләргә эләгергә теләгән чакырылучылар нишләргә тиеш? Бәлки, аларга повестканы көтеп тормыйча, хәрби комиссариатка килергәдер?
Егетләр хәрби комиссариатка РФ кануннары нигезендә килергә һәм хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле булган барлык чараларны да узарга тиеш. Шул исәптән, хәрби хезмәткә яраклы булуы турында белешмә алу өчен, медицина тикшеренүе дә үтәргә кирәк.
Призывникның хезмәт итәргә теләгән гаскәрне сайлап алуына килгәндә, хәрби хезмәткә чакырылу комиссиясе гаскәрләрнең ихтыяҗын исәптә тотып карар кабул итә. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге, белем дәрәҗәсе, хәрби белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик сайлап алу нәтиҗәләре дә истә тотыла.
Һәр төр гаскәрләр өчен хәрби хезмәт үтүгә үз таләпләре куела. Мондый карар кабул иткәндә чакырылыш комиссияләре чакырылучыларның да теләкләрен тыңлый.
Гадәттә, чакырылучыларның өчтән бере уку берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә озатыла. Биредә алар 5 ай эчендә заманча хәрби техниканы өйрәнеп, хәрби белгечлек алалар. Уку тәмамлангач, алынган күнекмәләре нигезендә, алар заманча корал һәм хәрби техниканы эксплуатацияләү өчен гаскәрләргә җибәрелә.
Балалары, олы яшьтәге яки авыру ата-аналары булган гражданнар, хәрби хезмәт үтү өчен, яшәү урыннарына якын җирләргә җибәрелә. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләр төрләре буенча билгеләү хәрби хезмәткә билгеләнгән биремнән чыгып башкарыла. ТР ДОСААФ мәгариф оешмаларында хәрби белгечлек үзләштергән призывниклар гаскәр төрен сайлау хокукына ия.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары белән эшләүгә Сәрия Харисовна Сабурская җитәкчелегендәге ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты үз өлешен кертә. Ул ТР хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле булган бик күп төрле чараларда актив катнаша.
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, хәрби хезмәт шартлары һәм хәрбиләрнең көнкүреше белән танышу максатларыннан, хәрби командаларны озата барырга планлаштыра.
«Хокукый белем мәктәбе»н («Школы правовых знаний») ТРсының җыелу пунктында призывникларны гаскәрләргә җибәргәндә үткәрү планлаштырыла.
Хәрби хезмәт бурычыннан качарга теләүчеләр күпме?
Яшьләрнең күбесе чакыру буенча хәрби хезмәт үтү яклы һәм Ватанга хезмәт итү алар өчен авыр түгел, ә мактаулы бурыч икәнен аңлыйлар. Кайбер егетләр шунда ук контракт төзеп хәрби хезмәт үтә башлый. Контрактны 18 яше тулганнар төзи ала.
Хәрби хезмәт бурычыннан качу бүгенге көндә матди яктан бик чыгымлы була башлады. Алдарак хәрби хезмәт итү бурычыннан качкан өчен штрафларның артуын да әйтеп үткән идем.
Контракт буенча хәрби хезмәт үтү турында берничә сүз өстәр идем. Хәзерге вакытта контракт буенча хәрби хезмәткә алынган гражданнар саны шактый артты. Контракт буенча хәрби хезмәткә алынучы кандидатларны вакытында теркәү өчен, республиканың барлык муниципаль районнарында махсус төркемнәр эшли. Кандидатлар белән эшләү өчен инструкторлар саны да арттырылды.
Контракт буенча хәрби хезмәткә алу эше җирле хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә дәвам итә.
Татарстан призывниклары арасында альтернатив гражданлык хезмәтен сайлаучылар бармы?
2023 елның көзге чакырылышына әзерлек вакытында, хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштырырга теләк белдереп, 50дән артык кеше гариза бирде. Чакыру комиссияләре барлык гаризаларны да карап, хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштыру турында тиешле карар кабул иттеләр. Көзге чакырылыш вакытында бу егетләр альтернатив гражданлык хезмәте үтү урыннарына җибәреләчәк. Гадәттә, бу – медицина яки социаль тәэмин итү оешмалары.
Сергей Николаевич, әңгәмәбез ахырында хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның әти-әниләренә чакыру турында тулы мәгълүматны кайда таба алуларын искә төшерегез әле.
Ул Россия Федерациясе Оборона министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. «Призывникам» бүлегенең «Памятка призывнику» бүлекчәсендә «От призывника до солдата» дигән инструкция рәвешендәге файдалы мәгълүмат бар.
«Научные роты» бүлегендә шушы бүлекчәләрдә хезмәт итүчеләр өчен барлык таләпләр дә язылган. Шунда ук алга таба сайлану өчен резюме да тутырып була.
«Контакты» бүлегендә («Для граждан» дигән бүлекчәсе) яшьләр һәм аларның әти-әниләре гаскәр төрләре һәм хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүчеләрнең электрон кабул итү бүлмәсенә дә мөрәҗәгать итә алалар.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы интернет-порталының рәсми сайтында «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» мәгълүмат бүлеге эшли.
Соравы туган кешеләрнең электрон кабул итү бүлмәләре һәм сайт аша түгел, ә турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге бармы? Бу юлы инде традициягә әверелгән туры телефон линиясе эшләячәкме?
1 октябрьдән 31 нче декабрьгә кадәр ТР интернет-порталының «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» бүлегендә «кайнар линия» бүлекчәсе эшләячәк. Анда барлык телефон номерлары, шул исәптән муниципаль район хәрби комиссариатлары номерлары да күрсәтелгән. Шалтыратуларны Мәскәү вакыты буенча көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр кабул итәләр.