Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк»

1 ноябрьдән Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш башланды. Быел аны өлешчә мобилизация үткәрү аркасында бер айга кичектерделәр. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ»га яңа чакырылыш үзенчәлекләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Татарстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк»
Сергей Погодин: «Хәрби хезмәт узу өчен Татарстан Республикасыннан якынча 3 мең кешене чакыру һәм җибәрү планлаштырыла».
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Сергей Николаевич, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш алдагыларыннан ничек тә булса аерылып торачакмы?

1 ноябрьдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 49нчы чакырылыш комиссиясе эшкә кереште. Гаскәрләргә 2022 елның ноябренең беренче декадасында җибәрә башларга планлаштырыла.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы вәкиле басым ясап әйтүенчә, «алдагы чакырылыш чаралары махсус хәрби операция уздыруга бәйле түгел. Баштагы кебек үк, ул Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм план тәртибендә гамәлгә ашырылачак. Белгечлегенә карамастан, чакырылыш буенча алынган барлык хәрби хезмәткәрләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Вакытлы хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк».

«Хәрби комиссариатларга чакырылыш башында килгән гражданнар өстенлек тәртибендә карала».

Фото: © © Михаил Захаров 

Бу чакырылышка Татарстаннан ничә кешене җәлеп итү планлаштырыла?

Хәрби хезмәт узу өчен, Татарстан Республикасыннан якынча 3 мең кешене чакыру һәм җибәрү планлаштырыла. Бу сан узган елның көзге чакырылышына караганда бераз кимрәк.

Шунысын да искәртеп үтәм, хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелеп торган һәм сәламәтлеге ягыннан яраклы гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмаячак. Алар чакырылыш комиссиясенә кичектереп торуны рәсмиләштерү өчен генә киләчәк.

Хәрби хезмәткә чакырылучының хезмәт итү өчен кайсы да булса гаскәрне сайлау мөмкинлеге бармы?

Гаскәр сайлау мөмкинлегенә килгәндә, ул ихтыяҗга, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм психологик сайлап алу нәтиҗәләрен исәпкә алып хәл ителә. Хәрби комиссариатларга чакырылыш башында килгән гражданнар өстенлек тәртибендә карала. Аларга, хезмәт итү өчен, Кораллы көчләр гаскәрләренең төрләрен сайлау мөмкинлеге биреләчәк. 

Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнар, мөмкинлек булганда, хәрби хезмәткә яшәү урынына якын урыннарга җибәрелә.

«Хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк».

Фото: © «Татар-информ»

Вакытлы хәрби хезмәткә чакырылучыларны коронавирус инфекциясенә тикшерәчәкләрме?

Хәрби комиссариатларда биналарга дезинфекция үткәрәчәкләр, армиягә чакырылучыларга Covid-19 авыруына тест ясалачак. Җыю пункларына килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тестлары белән 2 тапкыр тикшерәләр. Запас медицина кирәк-яраклары һәм җиһазлар тупланган.

Җыелу пунктыннан китәр алдыннан хәрбиләргә өләшенә торган азык-төлек һәм башка әйберләр складларга китерелгән.

Армиягә чакыру турында тулырак мәгълүматны кайдан алырга була?

Россия Федерациясе Саклану министрлыгының «Контакты» бүлегенең «Для граждан» бүлекчәсендә, «Служба по призыву» бүлегенең «Призывникам» бүлекчәсендә хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның якыннары үзләре өчен кирәкле һәм актуаль мәгълүматны таба ала.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Интернет порталының рәсми сайтында «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» мәгълүмат бүлеге булдырылды һәм эшли.

Чакырылышны уздыруга бар нәрсә дә әзер.

«Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100