news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котладылар

news_top

Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында күренекле җырчы, милли моңыбызны дөнья күләмендә таныткан Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллинаның 80 яшьлек юбилее белән котлаганнар. Бу турыда конгресс хәбәр итте.

Истәлекле очрашуга юбилярның иҗатташ дуслары, мәдәният эшлеклеләре һәм конгресс җитәкчелеге җыелды. Легендар җырчыга татар мәдәниятен, милли җыр сәнгатен һәм рухи кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен тирән рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар теләделәр, чәчәк бәйләме һәм мамык шәле бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 23 сентябрь 2026
    Исемсез
    Төзәтү: ... аерым хөрмәттә булырга тиеш - дип язасы иде.
  • 23 сентябрь 2026
    Исемсез
    Г. Сафиуллина юбилее болай тар урында гына үтәргә тиеш түгел! Йөрәккә үтешле җырчылар бармак белән генә санарлык бит бездә. 80 яшенә кадәр милләткә турылыклы хезмәт итүчеләр аерым хөрмбттб булырга тиеш. Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Рәсәйнең атказанган артисты исемнәре дә артык булмас иде үзенә.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар