Татарстанның үзәгендә урнашкан авылга сәяхәт: «Мамаев әкиятләре», зенитчы хатын-кызлар
Әгәр дә сез Чистай районында булмагансыз икән, димәк, әле сез чын матурлыкны күрмәгәнсез. Һәм без сезгә бераз көнләшеп тә карыйбыз, димәк, сезнең әле барысы да алда – матурлыгы да, чиксез елга киңлекләре дә, болыннары да, Чистайның матур йортлары да, ихлас елмаюлы Чистай йөзләре дә... Иң мөһиме, җыенып, танып белү сәяхәтенә чыгу.
Чистайның матурлыгы белән танышуны Чытырчы авылыннан башлыйбыз. Нигә аннан? Чөнки бу – Татарстанның үзәге.
Үзәк дияргә була
Төгәлрәк әйткәндә, Татарстан җиренең географик үзәге Булдырь һәм Чытырчы авыллары арасында урнашкан: сул якка барасың – Булдырьга эләгәсең, уң якка барасың – Чытырчыга килеп чыгасың. Урын махсус таш белән билгеләнгән. Бу – җирле истәлекле урын, җирле халык моны белеп бетермәсә дә, килгән барлык туристлар таш белән фотога төшәргә тырыша.
Мамай үткән урында
Туристларны табличкалы таш кына үзенә җәлеп итеп калмый. Монда тагын «үткәннән сәлам» бар – Мамаев Шишкасы, кечкенә курган. Җирле бабайлар әйтүенчә, элеккеге заманда, алар әле балалар булган вакытта, алар монда борынгы әйберләр – борынгы корал, ат җигү әйберләре калдыкларын тапканнар. Мамаев Шишкасы икән, димәк, Мамай моннан узган, димәк, аның сугышчыларының әйберләре мондагы җирдә ята.
Кем белә, бәлки, чыннан да шулайдыр!
Дошман уза алмаячак!
Любовь Владимировна Кузнецова бу «Мамаев әкиятләре»нә ышанмый, нәрсә генә сөйләмәсләр, ди. Ул Чытырчы авылына 4нче сыйныфта укыганда килгән.
«Әти-әнием бирегә күченде, мәктәпне монда тәмамладым, кияүгә чыктым, авылда калдым, – ди ул. – Хәзер менә пенсиядә, казлар үстерәм».
Ул безне авыл тарихын һәм аның барлык күренекле шәхесләрен белүче клуб мөдире Любовь Юрьевна Грининага җибәрде.
Ләкин клуб мөдирен без тапмадык.
«Бәлки, эшләр буенча Чистайга киткәндер», – диде күршеләре.
Чистай музейчылары
Соңрак, Чистайда, Чытырчы турында безгә барысын да сөйләделәр. Революциягә кадәр авылда яшәгән ике барин – Чистай музеена нигез салучылар! Болар Петр Булич (аның абыйсы Александр нәкъ менә Чистай өяз шәһәре музеен булдыручы буларак танылган) һәм Савва Аристов. Аларның гаиләләре авыл тарихында шикле эз калдырган. Мәсәлән, чытырчылылар барин Аристовны яратса да, ул үз крестьяннарына хөрмәт белән карап, ярлы гаиләләргә ярдәм итсә дә, революция вакытында крестьяннар, беренче эш итеп, аның йортын яндыралар. Һәм аның хатыны яңа хакимияткә шул дәрәҗәдә нәфрәт итә ки, үзен дә, баласын да агулап үтерә.
Ә менә Буличның йорты исән калган. Чөнки аның кызы Вера Булич (кияүгә чыккач – Брауде), киресенчә, чын революционер була: җирле крестьяннар алдында чыгыш ясый, аларны алпавытларны талап, аларның җир һәм милекләрен тартып алырга чакыра. Ә менә соңрак, Сталин терроры елларында, нәкъ менә ул вакытта югары пост биләгән Вера Брауденың ярдәме белән Александр Булич кулга алынудан котылып кала.
«Тары-бары-растабары»
Нәрсә әле без һаман үткәннәр турында сөйлибез! Без бит матурлыкны карарга килдек.
«Карагыз, нинди матурлык! – дип куллары белән күрсәтә Любовь Владимировна Кузнецова. – Башлангыч мәктәп кенә калды, колхоз таркалды, эшкә Чистайга баралар, монда эш юк».
Шулай да матурлык бар, аны таркалган колхозлар белән генә яшереп булмый. Чытырчы Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан. Урыны бик матур – урманы да, Прость елгасы да, болыннары да бар... Дөрес, быелгы Африка җәеннән соң елга корыган диярлек, бик тарайган. Көймәләр судан бик еракта, коры җирдә утырып калган.
Табигый матурлыклардан монда тагын дүрт күл бар: Зур Чишмә, Пычрак, Плоцкий һәм.. Тары-бары.
«Нинди Тары-бары?» – дип сорыйбыз сыерын фотога төшерергә рөхсәт итмәгән ир-аттан.
«Тары-бары кебек Тары-бары», – дип аңлата ул канәгатьсезлек белдереп һәм, ачуы чыгып: «Минем сыерымны фотога төшермәгез!» – дип өсти.
1678, 1720 еллар...
Чытырчы авылы 1670 елдан бирле билгеле, 1678 елгы халык санын алу мәгълүматларына Чытырчы рус авылы буларак кергән. Урыслар килгәнче, аның урынында Чытырык татар торак пункты булган. Рус крестьяннарының шунда күченүе турында 1671 елгы язмада әйтелә. Шул язуда «Мәскәү аръягы дворяннары һәм бояр балалары» икмәк запаслары һәм ат азыгына ихтыяҗлары турында зарлана. Чөнки аларның кешеләре һәм крестьяннары «төрле урыннарга качып китә». Качып китүчеләрнең күбесе Чытырчыга килеп урнаша. Алдагы җанисәп мәгълүматлары буенча, 1720 елга «урыс ясакчылары торак пункты 27 йорттан тора, ә халык саны 177 кеше». Монда халыкның төп шөгыле һәрвакыт икмәк үстерү, терлекчелек, балык тоту, аучылык булган.
«Ильич васыятьләре»
Узган гасырның 30нчы елларында Чытырчыда «Ильич васыятьләре» колхозы оештырыла; рәис итеп, авылдашлары Николай Лазаревны сайлыйлар. Ул вакытта яшәү яхшырак, күңеллерәк булуын искә төшерәләр. Кичләрен яшьләр гармун һәм балалайкада уйнап күңел ача.
1938 елда Чытырчыда кичке мәктәп барлыкка килә. Эштән соң өлкәннәр парта артына утыралар, көндез шул ук парта артында аларның балалары һәм оныклары белем ала. Мәктәп буларак, Буличның ике катлы, матур, зур бакчалы йорты кулланыла... Кызганыч, шундый матурлык янып көл булган.
Дуняша зенитчылары
Безгә шулай ук Чытырчы зенитчылары турында сөйләделәр – алар белән барысы да горурлана, барысы да хәтерли. Туганнан туганнар Евдокия Петрова һәм Евдокия Левашина Бөек Ватан сугышында зенитчылар була. 1944 елда алар Белоруссиянең Коростень шәһәре янында дошман «Юнкерс»ларын бәреп төшерә! Алар якты дөньяны күптән калдырып китсәләр дә, исемнәре стелада мәңгеләштерелгән.
Таң ату һәм кояш бату
Сугыштан соң колхозга «Восход» исеме бирелә, һәм авылның иң чәчәк аткан еллары башлана. Балалар бакчасы, мәктәп, икмәк пешерү комбинаты, тегермән, фураж тегермәне төзелә, газ үткәрәләр... 1990 елда Чытырчы халкының саны 1600-1700 кешегә җитә!
Хәзер монда иң күбе 300 кеше яши. Ә менә башка тереклек күп!
Ничек барырга:
Иң мөһиме – Чистайга барып җитү. Шәһәрдән урау юл буенча Чытырчыга кадәр 21 км.
Нәрсә эшләргә:
Татарстан җиренең үзәге янында фотога төшәргә. Прость елгасын күрергә, җәй көне Тары-бары күлендә су коенырга. Көтүчегә кунакка керергә – калкулыкта бер бүлмәле шалашмы дисәк, әллә аскетик офисмы дисәк, такта йорт бар: аның эчендә өстәл дә, карават та, мендәр белән юрган да бар…
Нәрсә тыңларга:
Чытырчы талантларга бай, диләр. Хорда да җырлыйлар, төрле конкурсларда призлы урыннар да алалар, «Каравон»да да чыгыш ясыйлар...
Татарстан җире үзәгенең икенче ягында Булдырь авылы бар. Анда август аенда гадәттә «Булдырь-фест» автор җырлары фестивале уза. Ләкин бу инде – башка хикәя. Монысы турында икенче юлы сөйләрбез.
«Татарстан» журналыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Татьяна Вафина