
Тукай районының Иске Ерыклы авылында кичә, көндезге сәгать икеләрдә Лесная урамында янгын чыккан, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә зур борыс йортны тулысынча ут камап алган була. Чардагы да булган 120 квадрат метр мәйданлы йорт янып беткән. Янгын чыкканда 69 яшьлек ир һәм хатын өйдә булган, түшәм яна башлаганын күргәч, урамга йөгереп чыкканнар. Беркем дә зыян күрмәгән.
Янгын сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Йорт иминиятләштерелгән булган. Йорт-җирсез калган өлкән яшьтәге хуҗаларны туганнары сыендырган.